«Казанда эш бар» – тагын бер Башкортстан җырчысы Казанга күченә
Рәдиф, хәерле көннәр. Сез социаль челтәрләрдә Казанда фатир алуыгыз турында язган идегез. Казанга күченәсезме?
Без ике республикага йөрибез инде шулай. Барлык артистлар да бүгенге заманда шулай эшли бит. Фатир алдым, әйе.
Нәрсәсе белән җәлеп итә сезне Казан?
Казан күңелемә якын. Салават Фәтхетдинов классында укыдым. Студент еллары шунда узганга да якын. Анда минем туганнарым, иҗатташ дусларым бик күп. Казанда эш бар, эшлибез, ешрак бу якларда булабыз, банкетларда чыгышлар ясыйбыз. Шуңа, бер фатир кирәк, дип исәпләп, алырга булдым. Штаб-фатир була инде бу. Казанда да, Уфада да яшибез.
Гаиләгез дә бирегә күченәме?
Бу сорауга җавап бирмәсәм әйбәтрәк булыр иде.
Фатирны кайсы районда, күпмегә алдыгыз?
Яңа торак комплекстан 2 бүлмәле фатир. Бәясе 6 миллион.
Рәхмәт, фатирыгыз котлы булсын, Рәдиф!
Рәдиф Зарипов күптәнге хыялы чынга ашу – Казанда фатир алу турындагы яңалык белән социаль челтәрләрдә дә уртаклашкан иде. Аның посты янында виртуаль дуслары кызыклы комментарийлар язып калдырганнар.
«Нигә «купил» ул? «Купили» түгел?» – дигән бер ханым.
«Купил, потому что. Сез булыштыгыз әллә?» – дигән аңа Рәдиф.
«Причем монда мин? Хатыныгыз булышмадымыни?» – дип соравына каршы сорау биргән тамашачысы.
«Купил дигәч, купил! Үзем», – дип өзеп куйган җырчы.
«Хм, нигә барлык артистлар Казанга китә? Башкортстанда туган җырчылар. Хакимият уйланмыймы икән?» – дигәне дә бар.
Узган ел башкорт җырчысы Раил Өметбаев та «иҗатта үсү өчен» Казанга күченергә җыенуын хәбәр иткән иде.