news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда дөньядагы иң зур чәкчәк манарасы төзелде

Бүген Казанда Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта 10 метр һәм 14 сантиметрлы чәкчәк манарасын җыйдылар. Шулай итеп, иң биек чәкчәк буларак яңа рекорд куелды, моннан тыш, авырлыгы ягыннан да 4 тонна һәм 509 килограмм тәшкил итеп, дөньяда иң авыр чәкчәк булган.

news_top
Казанда дөньядагы иң зур чәкчәк манарасы төзелде
Фото: © «Татар-информ», Александр Хевронин

Гастро-гигантны әзерләүдә катнашкан танылган кондитер Ренат Әгъзамов билгеләп үткәнчә, десерт биеклеге дүрт катлы бинага тәңгәл.

Чәкчәк манарасы төзелешендә профессиональ пешекчеләр генә түгел, үзләре теләк белдергән Казан халкы да катнашкан. Мисал өчен, шундыйлардан Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараеның иҗат коллективларыннан да вәкилләр булган. Алар арасында «Татар-информ» журналисты Александр Хевронин да булган.

Проблемаларсыз да булмаган: манараны төзегәндә, кояш кызуы аркасында чәкчәк эри башлаган һәм манарага әкрен генә җимерелү куркынычы да янаган. Әмма пешекчеләр командасы тиз генә чарасын күреп, кечерәк блоклар ясый башлаган һәм аларның һәркайсын азык-төлек пленкасына төргән.

Манараны төзү тәмамлангач, Россия гастрономия рекордларының рәсми хөкемдары, аның биеклеген теркәү өчен, иң югарыга күтәрелгән. Ә чәкчәкнең авырлыгы төзелеш барышында теркәлеп барган. Нәтиҗәдә күрсәткечләре буенча бу чәкчәк белән рекорд куелган.

«Бу рекорд – халыкныкы, дип ышанып әйтергә була. Һәм барысы да сезнең, Татарстанда яшәүчеләрнең ярдәме белән», – дип белдергән Ренат Әгъзамов Казан халкына мөрәҗәгать итеп. Ул ассызыклаганча, барлык катнашучыларның исемнәре ирешелгән рекордны раслый торган документка кертеләчәк. Әгъзамов, шулай ук, Татарстанга карата җылы сүзләр әйткән, республикада яшәүчеләрне бердәм һәм хезмәт сөючән халык дип атаган. «Мондый рекордлар нәтиҗәсендә, Казан тагын да танылачак. Мин бу якты, искиткеч матур шәһәрнең үсешен телим», – дип белдергән кондитер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар