Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда Донецк һәм Луганск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды

«Бердәм Россия"нең һәм «Яшь гвардия»нең Татарстан бүлеге Донецк һәм Луганск республикаларыннан вакытлыча күчеп килүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю пункты ачты. Битараф булмаган татарстанлылар булдыра алганча ярдәм күрсәтә ала.

news_top_970_100
Казанда Донецк һәм Луганск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды
Михаил Захаров

«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев журналистларга ил буенча Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләр өчен гуманитар ярдәм штаблары ачылуын хәбәр итте.

«Хәзер беренче кирәк булган әйберләр җыябыз. Көнкүреш химиясе, шампунь, теш щеткалары ише әйберләр кирәк. Кешеләр ашыгыч рәвештә үз йортларыннан чыгып киткәннәрен барыбыз да яхшы аңлый», — диде иҗтимагый оешма җитәкчесе.

Хәзер Татарстанның «Яшь гвардия»се ике төп юнәлеш буенча эшли. Берсе — Ростов өлкәсенә җибәрү өчен гуманитар йөк тулау булса, икенчесе — Татарстан территориясенә күчеп килүчеләр өчен көнкүреш кирәк-яраклары җыю. Азык-төлек продуктлары, беренче чиратта, Ростов өлкәсенә җибәреләчәк, чөнки Татарстанга күчеп килүчеләр санаторийләрдә урнашачак.

«Әгәр мөмкинлегегез булса, ярдәм итүегезне сорыйбыз. Көнкүреш кирәк-яракларын, гигиена әйберләрен, озак саклана торган ризык китерергә мөмкин. Мөмкин булганча, яңа яки яхшы хәлдәге әйберләр тапшыруыгызны сорыйбыз. Хәтта бер дәфтәр, балаларга буяу альбомы да китерергә мөмкин. Теләсә нинди ярдәм әһәмиятле», — диде Динар Бариев.

Динар Бариев эвакуацияләнгән кешеләр арасында бик күп балалар барлыгын билгеләп үтте. Без балалар китаплары, уенчыклар, рәсем ясау өчен кирәкле әйберләр җыябыз», — диде ул.

«Яшь гвардия» оешмасы Татарстанда Донецк һәм Луганск халкы урнашачак урыннарда «балалар почмаклары» ачарга планлаштыра. «Безнең өчен балаларның уен белән вакыт уздыруы һәм шул рәвешле аларның игътибарын читкә юнәлтү мөһим», — диде Динар Бариев.

Әйберләрне иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр, шул исәптән ял көннәрендә дә, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» штабына китерергә була. Адресы — Казан шәһәре, М.Горький урамы, 12 йорт.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100