Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда Данил Салиховны отставкага җибәрүләрен таләп иткән ялгыз пикет узды

Күптән түгел Татарстан язучылар берлеге рәисенең Мәскәүдә «Россия язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасына килеп, аңа Татарстандагы берлекне кушу турындагы сөйләшүдә катнашканы билгеле булды.

news_top_970_100
Казанда Данил Салиховны отставкага җибәрүләрен таләп иткән ялгыз пикет узды

Бүген Казанда Татарстан мәдәният министрлыгы бинасы каршында Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховны отставкага җибәрүне таләп иткән ялгыз митинг үтте.

Пикетчы «Данил Салиховны отставкага! Без Татарстан Язучылар берлегенең мөстәкыйльлеген югалтуга каршы», дигән шигарь күтәреп торды.

Пикет инициативасы Данил Салиховның, күптән түгел Мәскәүдә «Союз писателей России» гомумроссия иҗтимагый оешмасында булып, аңа Татарстандагы берлекне кушу турындагы сөйләшүдә катнашуы белән бәйле. Россия язучылар берлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтында язылганча, әлеге сөйләшүдә ике як моңарчы булган вазгыятьне төзәтү омтылышын һәм теләген белдергән, ике берлекне берләштерү буенча конкрет адымнар билгеләнгән.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм социаль челтәрләрдә милли темаларга актив фикерләшүче татар төркемнәре әгъзалары Татарстан язучылар берлегенең "Россия язучылар берлеге" белән кушылу ихтималына карата ризасызлык белдерәләр, бу кушылу Татарстан язучылар берлегенең мөстәкыйльлегенә зыян салачак дигән фикер җиткерәләр. Шул ук вакытта капмы-каршы фикерләр дә бар.

Вазгыять турындагы аналитик мәкаләне "Интертат" сайтында укып була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100