Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда атыш оештыручының адвокаты: «Аны нәрсәгәдер борчыла димәс идем»

Аның кыяфәте әйбәт күренә, сөйләшә, гадәти кебек күренә, дигән атыш оештыручының яклаучысы.

news_top_970_100
Казанда атыш оештыручының адвокаты: «Аны нәрсәгәдер борчыла димәс идем»

RT Казанның 175 гимназиясендә атыш оештыручының адвокаты белән сөйләшкән.

Лилия Шәрәпова әйтүенчә, ул психологик-психиатрик экспертиза уздыруга кагылышлы докумнетларга кул куйган.

«Кичә генә аның белән экспертиза уздыруга кагылышлы килешүгә кул куйдык. Аны Сербский институтына кайчан җибәрәчәкләре әлегә билгесез, бу тиз генә булмаячак», — дигән Шәрәпова.

Ул аның хәле турында да сөйләгән.

«Ул зарланмый, гадәти СИЗОда, бер камералы бүлмәдә утыра. Минем белән, тикшерүчеләр белән аралаша, чөнки әлегә тикшерү эшләре бара. Аның кыяфәте әйбәт күренә, сөйләшә, гадәти кебек күренә. Гадәти кеше кебек кыяфәттә, аны нәрсәгәдер борчыла димәс идем», — дигән адвокат.

11 майда Казанның 175 гимназиясендәге атыш вакытында 9 кеше һәлак булды һәм 23 кеше хастахнәгә эләкте.

Атыш оештырган Илназ Галәвиев кулга алынды, ул үз гаебен тулысынча таныды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100