Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә атыш оештырган Илназ Галәвиев үзенең үкенмәвен әйтте

Илназ Галәвиевне адекват кеше түгел иде дип язалар.

news_top_970_100
Мәктәптә атыш оештырган Илназ Галәвиев үзенең үкенмәвен әйтте

Бүген Казанның Совет районы суды Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевне кулга алу турында карар кабул итте.

Суд залына үтерүче башын югары күтәреп, нык адымнар белән керде, матбугат һәм закон вәкилләреннән битен яшермәде. Журналистларның үз гаебен таныймы яки үзен Аллаһ дип саныймы дигән сорауларын игътибарсыз калдырды. «Битлек астыннан елмая» диде кайбер журналистлар.

Илназ Галәвиев үзен үз акылында булуын, ә гамәлләрен хаклы дип санавын һәм үкенмәвен әйтте. Кулга алу карары белән риза булуын әйтте.


Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Гәләвиев турында кичә беркем дә ниндидер истә калырлык сүз әйтмәде. Начарны да, яхшыны да. Күпчелек кеше аны күзгә бәрелеп тормаган кеше дип искә алды, дип яза Московский комсомолец сайты.

Илназ Гәләвиев Туганлык урамындагы фатирында үзе генә яшәгән. Әти-әнисе — Ринат Нурхәммәт улы һәм Наилә Хатыйп кызы олы уллары Инсаф белән (Инсаф һәм Илназның яшь аермасы ике ел) яңа өйгә күченгән. Ә кече уллары иске фатирда яшәп калган. «Ул адекват түгел, шуңа күрә туганнары аннан читтә яшәргә теләгән дигән уй калды бездә», — дип сөйләде күршеләре.

Гаилә башлыгын шул тирәдә яшәүчеләр яхшы сүз белән искә алды. Бәйрәмнәрдә ул баянда уйнаган. Салыштырып та алган, әмма артыгын кыланмаган. Чүп ташу белән шөгыльләнгән. Хатыны банкта эшләгән. Кичләрен машинада хатынын эштән алып кайта торган булган.

Инсаф та, Илназ да — шактый йомык кешеләр. Төрле маркалы кораллар турында языша, сөйләшә торган махсус форумнарда олы абыйсының «эзләрен» табарга була. Мондый форумнарда мәсәлән Калашников яки М-16 автоматлары турында фикер алышалар. Өстәвенә, аралашу яшерен, читтән карап торышка әңгәмәдәшләр страйкбол кораллары турында сөйләшкән кебек.

Тикшерүчеләр әлеге атышта Инсафның нинди роль уйнавын ачыкларга тели. Ул корал сатып алдыннан энесенә киңәшләр биргән булырга мөмкин.

Илназ мәктәпне 2017 елда тәмамлаган, анда ул әллә ни истә калырлык берни дә эшләмәгән. Мәктәптән соң ул ТИСБИ идарә университеты колледжында айтишник булырга укырга кергән. Әмма ул гыйнвардан дәресләргә йөрми башлый һәм апрель ахырында аны укудан куалар.  

Илназ Гәләвиев 2001 елның 11 сентябрендә — Америкада террористлар һөҗүме булган көнне туган. Ул моның белән әллә ни масаймаган, кайвакыт сөйләшкәндә өстән-өстән генә телгә алып киткән. Әмма аның сүзләрендә «шутингка» бернинди дә ишарәләр булмаган.

Илназ Гәләвиевнең үз-үзен тотышы быелның февралендә кисәк үзгәрә. 19 яшьлек үтерүченең Туганлык урамындагы күршеләре аны наркотиклар кабул итә башлаган дип тә шикләнә. Аңа кадәр гел тыныч, ачык йөзле булган егет күршеләре белән исәнләшми башлаган, кайвакыт үзен дорфа тоткан. Һәм бик еш кына ишекләрен дөбердәткән. Хәтта шуның арасында күршеләренең берсе Илназның әтисе Ринатка да зарланган. Шуннан соң әтисе килеп, Илназны кыйнап та киткән булган, дип сөйли күршеләре.

Илназ Галәвиевне судта закон тарафыннан билгеләнгән адвокат яклый. «Татар-информ» журналистының «мондый кешене ничек яклыйсыз» дигән соравына ул: «Мин аның теләсә нинди фикерен яклаячакмын. Мин аны судка кадәр кулга алу-алмау буенча гына яклыйм. Аның фикерен якларга миңа закон куша», — дип җавап бирде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100