Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда атыш оештыручы бер укытучының үзен кыерсытуы хакында сөйләгән

Хәзер тикшерүчеләр бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә дөрес икәнлеген ачыклый.

news_top_970_100
Казанда атыш оештыручы бер укытучының үзен кыерсытуы хакында сөйләгән

Казанның 175 гимназиясендә атыш оештыручы укыган чакта бер укытучының үзен кыерсытуын сөйләгән. бу хакта «Комсомольская правда», үз чыганакларына таянып хәбәр итә.

Бу хакта җинаятьче сораштыру вакытында әйткән. Ул хәтта аның исемен дә атый алмаган, 7-9 классларда укытканын гына әйткән. Имеш, бу укытучы аны кыерсыткан, «ахмак» дип атаган, беркайчан да унынчы класста укый алмаячаксың дигән.

Хәзер тикшерүчеләр бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә дөрес икәнлеген ачыклый.

175 гимназиядәге атышның сәбәпләрен ачыклау максатыннан атышны оештыручыдан көн саен сорау алалар. Шулай ук укытучыларны, укучыларны да сорау алуга чакыралар. Җинаятьченең бу сүзләренең дөреслеген ачыклау максатыннан укытучылардан өстәмә сорау алачаклар.

9 кешене үтерүдә, ике дистәдән артык кешегә тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнүчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Беренче сораштыру вакытында атыш оештыручы мондый укытучы булуы хакында берни дә сөйләмәгән иде. «Мин куркытырга түгел, үтерергә килдем» дигән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100