Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда «асты өскә әйләнгән өй»нең язмышы билгеле булды

news_top_970_100
Казанда «асты өскә әйләнгән өй»нең язмышы билгеле булды
видеодан скриншот

Казанда «асты өскә әйләнгән» (перевернутый) йорт хуҗабикәсенә карата суд булды. Аның әтисе төзегән йортны юл төзү өчен сүтәргә җыенганнар иде. Светлана исемле хатын әтисе төзегән уникаль корылманы яклап, судка мөрәҗәгать итте. Бу турыда «Татарстан 24» яза.

Июньдә Казанда «асты өскә әйләнгән» йорт хуҗабикәсенә өч көн эчендә өеннән күченергә кушканнар, дип язган идек. Бакчачылык ширкәтендәге бу бинаны 54 яшьлек фронтовик Анатолий Калинкин кызы Светлана өчен төзи башлаган. Ул чакта кызга 2 яшь булган. Светлана сүзләренчә, ул шушы йорт белән бергә үскән.

Агач өйне юл төзү өчен сүтәргә җыенгач, күршедә яшәүче бакчачылар да ризасызлык белдергән. Бу участок һәм йорт исә хәзер муниципаль милеккә сатып алынган. Хәзер Светланага хат килгән, аңа өч көн эчендә өйдән күченеп китәргә кирәк. Бу таләп үтәлмәсә, киләсе һәр көн өчен 5 мең сум түләргә кирәк була., дип хәбәр иткән идек.

Бүген суд  йортны башка участокка күчерү турында карар чыгарган. Хәзер аны күчерү мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100