Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда «асты өскә әйләнгән» йорт хуҗабикәсенә өч көн эчендә өеннән күченергә кушканнар

news_top_970_100
Казанда «асты өскә әйләнгән» йорт хуҗабикәсенә өч көн эчендә өеннән күченергә кушканнар
видеодан скриншот

Казанда «асты өскә әйләнгән» йорт (дом-перевертыш) хуҗасының кызы Светлана өйдән өч көн эчендә күченергә кушуларын әйткән. Моңа кадәр Казан мэры Илсур Метшин бу йорт сакланып калачак дип ышандырган булган. Бу турыда «Татарстан – 24» хәбәр итте.

Бинаны Горький шоссесының дублер-юлын төзү өчен сүтәргә җыеналар.

Бакчачылык ширкәтендәге бу бинаны 54 яшьлек фронтовик Анатолий Калинкин кызы Светлана өчен төзи башлаган. Ул чакта кызга 2 яшь булган. Светлана сүзләренчә, ул шушы йорт белән бергә үскән.

Агач өйне юл төзү өчен сүтәргә җыенгач, күршедә яшәүче бакчачылар да ризасызлык белдергән.

Бу участок һәм йорт исә хәзер муниципаль милеккә сатып алынган. Хәзер Светланага хат килгән, аңа өч көн эчендә өйдән күченеп китәргә кирәк. Бу таләп үтәлмәсә, киләсе һәр көн өчен 5 мең сум түләргә кирәк була.

«2021 елның августында Сергей Миронов һәм Александр Батманов килде. Алар йорт кала, диде. Миңа биредә яшәргә, йортны сакларга куштылар. Бераздан бирегә «шәһәрдән» кешеләр килде. Алар косметик ремонт ясарга тәкъдим итте. Мин аларны көтмәдем, буяулар алдым да үзем эшне башладым. Аннары алар койма куйды. Безгә өмет бирделәр. Һәм кичә миңа хат килде, өч көндә күченергә кушалар. Өлгермәсәм, һәр көн өчен 5 мең сум түлисе була», – ди Светлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100