Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 21-22 яшьлек биш кыз, җиде егет суррогат аракыдан агуланган, өчесе авыр хәлдә

Студентлар коттедж арендалап, туган көн бәйрәм иткәндә, биш литрлы шешәдә суррогат аракы сатап алган.

news_top_970_100
Казанда 21-22 яшьлек биш кыз, җиде егет суррогат аракыдан агуланган, өчесе авыр хәлдә

Казанда суррогат аракы эчеп агуланган 12 кеше хастаханәдә ята. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кичә кич белән 1999-2000 елда туган студентлар Салмачы бистәсендә арендага алынган коттеджда туган көн бәйрәм итәргә җыела. Алар биш литрлы баллон белән суррогат ала һәм метил спирты белән агулана.

Метанол белән агуланган яшьләрне бүген 7 хастаханәгә китерәләр. Хәзерге вакытта биш кыз, җиде егет биредә ята, өчесе авыр хәлдә. Mash Iptash каналы хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә барлыгы 19 кеше булган.

Агуланган яшьләрнең унысы Башкортстан кешеләр, икесе Казанныкы. Алар барысы да Казан вузларында укучы студентлар, диелә матбугат чараларында чыккан хәбәрләрдә.

Бәйрәмдә булган кызларның берсе Мәскәүгә китәргә өлгергән, аның хәле билгеле түгел.

Татарстан прокуратурасы әлеге вакыйганы тикшерә. Казанда студентларның агулануы турындагы белешмәне тикшерү хакында ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, яшьләр әлеге аракыны танышларыннан сатып алган. 5 литрлы канистрада бернинди маркировка да булмаган. Алар аракыны эчүгә хәлсезләнгән.

Салмачы бистәсендә унике кеше метанол белән агуланганнан соң, «Сатып алучыларның сәламәтлегенә һәм тормышы иминлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар сату» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Якынча версия буенча, студентлар билгесез сатучыдан алкоголь сатып алган. Тикшерү эшләре бара. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

  • Узган җәйдә Татарстанда үсмерләр өйдә ясалган коньяк эчеп агуланган, ике кыз үлде
  • Оренбург өлкәсендә ун кеше ялган аракы эчеп үлгән.
  • Ялган аракы эчеп үлгән ир белән хатынның биш баласы ятим калган
  • Екатеринбургта ялган аракы эчеп 18 кеше үлгән
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100