Оренбург өлкәсендә ун кеше ялган аракы эчеп үлгән
Үлүчеләрнең иң яшенә 36, иң өлкәненә 73 яшь.
Кичә һәм бүген Оренбург өлкәсенең Домбаровский районнарында тугыз кеше ялган аракы эчеп үлгән.
Үлүчеләрнең барысы да Красночабанский бистәсендә яшәгән. Кайберләре үз өйләрендә үлгән, кайберләрен хастаханәгә китергәннәр, әмма бер кешене генә коткарып кала алганнар. Ул реанимациядә ята. Үлүчеләрнең иң яшенә 36, иң өлкәненә 73 яшь.
Губернатор Денис Паслер ашыгыч киңәшмә уздырган. Ялган аракыга каршы көрәшү турында сөйләшкәннәр.
Җинаять эше кузгатылган. Ялган аракы сатучыларны эзлиләр.