Ярминкәләр гөрли, иптәшләр: бәрәңге, кишер, суган һәм ит ничә сумнан сатыла?
Дөньяларыбыз мул, өстәлләребез сый-нигъмәттән сыгылып торса да, халкыбызның матур традицияләрен саклап, республикабызда ел саен, уңышлар җыеп алынгач, ярминкәләр оештыру дәвам итә. Казанның Агросәнәгать паркында узучы көзге уңыш, көзге муллык ярминкәсендә журналистыбыз Юлай Низаев та булып кайтты.
Көз җитә икән, Татарстаныбыз халкы ярминкәләрне көтә. «Кайчан ярминкәләр башлана икән?», «Кайсы урыннарда була икән?» дигән сораулары белән укучыларыбыз безгә – журналистларга шалтырата, яза башлыйлар.
Быел Россиянең бөтен төбәкләрендә дә ярминкәләр 14 сентябрьдә җанланып китте. Халык елдагыча аларны зарыгып көтеп алды. Нигә дисәгез? Ярминкәләрдә товарлар да кибетләрдә сатылганнарга караганда шактый сыйфатлы, бәяләргә дә тел-теш тидерерлек түгел иде, сатуга куелган товар халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерде. Бәяләр дә чагыштырмача кулай тоелды.
Ярминкәләрдә бәяләр билгеләнгәннән күтәрелми
- Сөякле сыер ите – 480-500 сум/кг;
- Дуңгыз ите – 300 сум/кг;
- Ун йомырка (тавыкныкы) – категориясенә карап 90-95 сумнан;
- Атланмай – 770 сум/кг;
- Шикәр комы – 60 сум/кг;
- Он – 27 сум/кг;
- Карабодай ярмасы – 45 сум/кг;
- Бәрәңге – 25 сум/кг;
- Кишер – 25 сум/кг;
- Чөгендер – 24 сум/кг;
- Башлы суган – 30 сум/кг;
- Кәбестә – 25 сум/кг;
- Сөт – 50 сум/л;
- Бодай – 14 сум/кг;
- Арпа – 12 сум/кг;
- Арыш – 10 сум/кг;
- Солы – 10 сум/кг.
- Тозланган, маринадланган гөмбәләрне түбәндәге хакларга алып булды: 0,7 литрлы банка гөмбәне 300 сумга, 3 литрлысын 1200 сумга саттылар.
- Киптерелгән мәтрүшкәләр 100 сум гына булды.
- Консервацияләрне 80-90 сумга да табып булды.
«Ярминкә – халык өчен чын бәйрәм»
Казанның Агросәнәгать паркындагы ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, консервация, бал продуктлары һәм көнкүреш товарлары тәкъдим ителде.
«Хәерле иртә, хөрмәтле казанлылар, килгән кунаклар! Без сезне авыл хуҗалыгы һәм халык сәнәгатьчелеге эшләнмәләренең республика ярминкәсендә күрүебезгә шатбыз! Биредә сез иң яхшы һәм сыйфатлы товарларга ия була аласыз. Монда авыл хуҗалыгы продукциясен, бакча өчен товарлар, көнкүреш кирәк-яракларны, текстиль һәм кулинария әйберләрен сатып алырга була. Продуктларны мәгариф оешмалары һәм уку-укыту комбинатлары тәкъдим итә. Санаулы минутлардан соң сәхнә түрен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең үзешчән сәнгать коллективлары биләр. Сезгә уңышлы сатып алулар һәм кәеф күтәренкелеге телибез», – дип, алып баручылар тантаналы төстә ярминкәне ачып җибәрделәр.
Ярминкә барышын карарга җитәкчеләр дә килгән иде.
«Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсендә бик күп мәгариф оешмалары катнаша. Халык биредә ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә ала. Көз җитсә, халык ярминкәләрне көтеп ала. Бер матур традиция ул. Мәгариф оешмалары катнашуы аеруча әһәмиятле, яшь буында эшмәкәрлеккә дә кызыксыну уяна», – дип бәян итте Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистлар белән аралашканда.
Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да ярминкәнең яхшы оештырылуын, халык күплеген билгеләде. «Ярминкә – халык өчен чын бәйрәм! Матур, соклангыч итеп оештырылган, сатучылар да, сатып алучылар да күп. Мәгариф оешмалары, бөтен иҗади потенциалларын эшкә җигеп, күргәзмәләр эшләгәннәр», – диде ул.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов ярминкәдә муниципалитетлар актив катнашуын ассызыклады. «Ярминкәгә 43 районыбыз килде. Монда кишер, кәбестә, суган, бәрәңге, шулай ук ит белән сөтне дә чагыштырмача арзан бәядән алып була. Сөенечле күренеш, уку йортларыбызда укыган балалар үз куллары белән үстереп, үзләре үк сата. Яшьләр хезмәтнең, авылның кадерен белергә өйрәнә», – дип сөйләде ул.
Быелгы уңыш муллыгын ничек бәяләр идегез? Көенерлек яки сөенерлекме, Гөлүс Сәлимович?
Авыл хуҗалыгының аграр тармагын һава торышы кырыслыклары янә сынады. Иң башта корылыклар интектерсә, аннан соң яңгырлар китте. Ашлык буенча югалтулар да булды. Шулай да, хезмәтчәннәребез игеннәрне вакытында җыеп алуга иреште. Республика күләмендә 3 миллион 800 тонна ашлык урып сугылды. Хәзер бәрәңге җыю дәвам итә. Уңыш мул, Татарстан хуҗалыкларының келәтләре буш түгел. Ил табынын баетуга лаеклы өлеш кертелә. Ит һәм сөт җитештерүдә дә эшләр көйле бара.
Ярминкә сату итте: Котырып үскән бәяләргә ярминкә буйсынмый!
Чыннан да шулай ул. Кибетләрдә, супермаркетларда һәм Казан базарларында «ат бәясенә» сатылган азык-төлекне һәм бүтән кирәк-яракны монда шактый арзан бәягә алып булды. Ә инде сатучыларны хакны бераз төшерергә кыстасаң, тагы да отышлырак бәядән аласың.
Менә үз бакчамда үскән бәрәңге, чөгендер, татлы һәм әче борыч, кәбестә, төрле яшелчәләр алып килдем. Быел бакча-ындыр уңышы төрлечә булды инде. Иң башта корылык, аннан соң койма яңгырлар иште… Кибеттән ашламалар алып җирне тукландырганым юк. Гаиләм дә бакча нигъмәтләрен үстерешергә ярдәмләшә, – дип бәян итте Татарстан Республикасының атказанган агрономы, «Фидакарь хезмәт өчен» медаль иясе, бар гомерен Лаеш район җирлеге авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә багышлаган Илгизәр Яруллин.
Умартачылык нигъмәтләрен, балны һәм аңардан ясалган сыйларны сатучылар да, сатып алырга теләүчеләр дә шактый күп иде биредә.
Һәвәскәр, булдыклы умартачы Марсель Мөхәммәтов Саба районыннан булып чыкты.
Безнең авыл яныннан бик матур елга – Мишә җәйрәп ага. Ярминкәгә умарталыгымда булган барлык продукцияне алып чыгарга булдым. Прополис та, перга да бар. Бәяләр быел зарланырлык түгел. Әби-бабайларым да, әти-әнием дә умартачылар иде. Нәселдән килгән шөгыль инде. Ярминкә миңа ошый. Халык күп. Борынгыдан ук авыл шәһәрне ашаткан, яшәткән бит. Менә ярминкәләр белән шулай дәвам итә дә бу эш. Рәхмәт яусын оештыручыларга, рәхәтләнеп сату итәбез. Иминлек булсын, – ди ул.
Әңгәмәдәшем янына килгән сатып алучылар бертавыштан:
Баллары һәрвакыт югары сыйфатлы була, искиткеч тәмле була, менә карагыз әле, гәрәбәдәй бит. Чәчәк балы бармы, тагы ниндиләре бар? Бик тәмле бит сезнең бал!
Яхшы, намуслы һәм вөҗданлы умартачыларга халыкта шулай хөрмәт инде ул! Борынгыдан килгән хикмәт инде бу.
Балтач якларыннан чөгендер, кишер, суган, кабаклар алып килдек. Хаклар бик нык арзан. Менә киптерелгән гөлҗимеш алып җибәрегез, 70 сумнан гына, – ди Балтач районының Яңгул мәктәбе укытучысы Фирая Хәйруллина.
Иң матур бизәлешле сәүдә нокталарының берсен, әлбәттә, Актаныш районы әзерләгән иде. Шуңа күрә дә мондагы дусларны, таныш-белешләрне күбрәк тә сөйләтергә, фикерләрен белешергә омтылдым.
Данлы Актаныш якларының Шырлык әрәмәләреннән шифалы үләннәр җыеп ясалган чәйләремне алып килдем. Кырлыган (иван-чәй), бөтнек, чамбыр, мәтрүшкә, юкә һәм, әлбәттә, гөлҗимеш чәйләре тәкъдим итәбез. Казан халкына гөлҗимештән такта чәй алып килдем. Аңа алма, бөтнек кушылган. Барыбызга да тәмле чәйләр эчеп, рәхәт итеп яшәргә язсын! Ярминкә гөрли, кәефләр дә шат! Ярминкә – көзге уңыш һәм байлык бәйрәме! Бәйрәм котлы һәм дәвамлы булсын, – дип бәян итте Казан Агросәнәгать паркындагы ярминкәдә Актаныш үзәк яңа буын китапханәсе директоры, абруйлы умартачы Гөлназ Әхмәдишина.
Безнең техникум инде менә ничәмә еллар ярминкәләрдә бик теләп, яратып катнаша. Ел саен уку йортыбызның бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне алып киләбез. Икмәкләргә кадәр алып киләбез. Халык бик нык көтеп ала. Техникумга да өстәмә керем, – ди ресурс үзәкле Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова.
Актаныштан ярминкәгә шатлык хисләре белән килеп җиттек. Кәефләр бәйрәмчә. Менә даны еракларга таралган Актаныш чәк-чәген, өй токмачларын алып килдек. Балалар үз куллары белән ясаган курчакларга, брелокларга һәм сумкаларга да ихтыяҗ бар. Сатулар әйбәт бара. Актанышның бренды бар бит инде. Шуңа күрә дә, халык «былтыр да сездән алган идек» дип безгә килә. Кайда сатачакбыз икәнне белеп торалар. Ярминкә – муллык вә шатлык бәйрәме, – диде Актаныш балалар иҗат үзәге мөгаллимәсе Илүзә Мулләхмәтова.
Тозланган һәм маринадланган помидорлар, башка төр яшелчәләр дә алып килергә булдык. Гөмбәләрдән «җилләр исте» дә инде. Кайнатмаларны да халык сорап кына тора. Мин үзем, шәхсән, тәүге тапкыр. Район үзәгендә дә, мәктәпләрнең үзләрендә дә ярминкәләр даими төстә үтә. Бала-чага кечкенәдән үк финанс яктан грамоталы булып үсә, – дип сөйләде Әтнә мәктәбе сәркатибе Алина Бәйрәмова.
Апас аграр көллиятеннән елдагыча ярминкәгә җитди рәвештә әзерләнеп килдек. Төрле бакча нигъмәтләрен, повар-кондитерлыкка укучы студентларның камыр ризыкларын сатуга чыгардык. Аны беренче курс студентлары пешергән. Иң башта гадәттә, арпа белән бодаебыз бетә безнең. Безнең урын ярминкәдә һәрчак билгеле. Фотозоналар да ясап куйдык, – дип фикерләрен җиткерде көллият директоры урынбасары Рәйлә Вилданова.
Сарман районының Җәлил Бистәсе гимназиясе директоры Гөлнара Булатова әйтүенчә, сарманлылар да елдагыча актив катнаша ярминкәдә, нык әзерлек белән киләләр. Сарманның сәүдә ноктасында ул шундый ихлас, матур итеп «Саубуллашу» дигән легендар җырны да башкарды.
Ярминкә бик матур, бик ошый. Борчак, бәрәңгеләр алдым. Бәяләр дә «тешләми». Бик очсыз. Мин гел ярминкәләргә йөрим, көтеп алам. Гадәттә, Ямашев урамындагы ярминкәгә бара идем. Бүген монда мәктәпләр дә килүен ишеткәч, борчакка Агропаркка килдем. Товарлар бик нык сыйфатлар. Әле Советлар Союзы чорыннан ук безнең буын өчен ярминкә – зур бәйрәм. Шулкадәр матур концерт гөрләп тора. Сатучылар да киң күңеллеләр, – дип фикерләрен әйтте лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Ваҗиһә апа Газизова.
Еллар дәвамында ярминкәләрдә сатып алучыларның ышанычын яулаган сатучылар үз продукцияләрен 1-2 сәгать эчендә сатып бетерүгә иреште. Ә иң сөендергәне: продукция үзебездә җитештерелгән, бәяләр – кулай.
Ә хәзер Татарстан Республикасының Фотографлар берлеге әгъзасы Юлай Низаевтан махсус фоторепортаж