Казан ханлыгын яулаучыларга каршы торган Япанчага һәйкәл куелырмы?
Казан ханлыгы чорының безгә билгеле булган татар шәхесләре бик сирәк. Алар арасында Казанны яулаучыларга зур каршылык күрсәткән атлы гаскәр башлыгы Япанча би дә бар. Һәвәскәр тарихчы Фәргать Әхмәтшин Япанчага стела куярга тәкъдим итә. «Интертат» Япанча хакында мәгълүмат туплады.
Соңгы елларда тарих белән кызыксынучы татарлар артканнан арта бара. Күпләрнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнүдән башлаган эшләре авыл тарихын язуга китерә, һәм инде бу мавыгу аларны киңрәк даирәгә өстерәп чыгара. Күптән түгел миңа шундый һәвәскәр тарихчыларның берсе белән танышырга насыйп булды. Дөресрәге, ул үзе «Татар-информ» редакциясенә тарихи дөреслекне эзләп килде.
- Япанча – «Епанча» язылышы да очрый, Ябынчы, Япанчы дип тә язалар – Казан ханлыгындагы гаскәр башлыклырының берсе. Исеме (Кушаматы?) «ябынчы» – Шәрыктан кергән капюшонлы киң плащтан барлыкка килгән дигән фараз бар. 20-30 меңлек җирле гаскәр, шуларга өстәп 2000 кешелек нугай атлылары җитәкчесе. Туган һәм үлгән еллары турында мәгълүматлар юк.
Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Фәргать Гариф улы Әхмәтшин Казан ханлыгын яклаганда батырлык күрсәткән Япанча бинең исемен мәңгеләштерергә тели. Аның хыялы – Лаеш районы Атабай авылында Япанчага стела яисә истәлек тактасы кую. 8 ел буе профессиональ, ягъни хезмәт хакы алып эшләүче, тарихчыларның, төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең ишекләрен шакып йөрсә дә, бу мәсьәләдә алга китеш күрми.
Мин Лаеш районы Мишә Тамагы (русча – Епанчино) авылында туганмын. Авыл 1955-1957 елларда Куйбышев сусаклагычын төзегәндә су астында калган, – дип башлады үз тарихы белән таныштыруны Фәргать Әхмәтшин. – Су басуга эләгәсе якын-тирә авыллар өскәрәк – Атабай авылына күченә. Минем туган авылым тарихи шәхес – Казан ханлыгының атлы гаскәре башлыгы Япанча би исеме белән бәйле булырга тиеш. Галим Марсель Әхмәтҗанов анда Япанча бинең утары булуы, ханлыкның атлы гаскәре тотылуы турында яза. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының элеккеге директоры Рафаил Хәкимов та бу фараз белән килеште. Бу авылда гомер-гомергә почта булуы, Сөембикә ханбикәнең Япанча кичүе аша Казанга килүе, авыл яныннан каторжаннар юлы узуы халык хәтерендә саклана иде.
- Әтнә һәм Кайбыч районнарында да Япанча исеме белән бәйле авыллар бар. Монда бер үк шәхес турында сүз барамы, ханлыкның атлы гаскәре тотылганмы, Япанча би нәселенә бәйле кешеләр яшәгәнме – билгесез.
Мин 5-6 ел буе Казан архивларында, фәнни институтларда эзләнеп, Япанча би турында бернинди мәгълүмат таба алмадым. Тарихчылар «Россия дәүләт борынгы актлар архивында булырга мөмкин» диделәр, ләкин анда эзләнергә 100-500 мең сумнар кирәк. Мәскәүдә яшәүче тарихчы Рәис Яушев та Япанча би турында мәгълүмат эзләргә теләктәшлек белдергән иде, тик архивтан документлар бушлай гына бирелми, – ди Фәргать Әхмәтшин.
Тарихчы Мәскәүдән рухланып кайткач, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән ярдәм сорап хат яза. Хат Лаеш администрациясенә җибәрелә. Фәргать Әхмәтшин, зур өметләр баглап, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов янына бара һәм аннан Мәскәү архивында документлар эзләргә акчалата ярдәм, Атабай авылында Япанча бигә стела, яки истәлек тактасы куюны сорый.
Җавапта миңа Мәскәү архивында үземә эзләнергә кушылды, ә такта куярга районның акчасы юклыгы әйтелде. Шуннан соң, галим Энгель Таһиров киңәше белән, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка да мөрәҗәгать итеп карадым. Ул хатны Мәдәният министрлыгына төшерде. Министрлыктан да ярдәм булмады. Тарихыбыз түрәләргә кирәкме икән, дигән уйлар килә башлады. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр, – дип, борчуын белдерә Фәргать Әхмәтшин.
«Рус тарихчылары Япанча бине таный, ә татарлар белергә дә теләми»
Япанчаның тарихи шәхес икәнен дәлилләр өчен, ул тарихчы Николай Карамзин язып калдырган сүзләрне дә укып күрсәтте. «Тут явился из Казани беглец Мурза Камай и донес государю: что Царь Едигер, Кульшериф молна, или Глава Доховенства, Князья Изенеш Ногайский, Чапкун, Аталык, Ислам, Аликей Нарыков, Кебек Тюменский и Дербыш умели одушевить народ злобою на Христиан; что никто не мыслит о мире; что крепость наполнена запасами хлебными и ратными; что в ней 30000 воинов и 2700 Ногаев; что Князь Япанча со многочисленным отрядом конницы послан в Арскую засеку вооружить, собрать там сельских жителей и неперестанными нападениями тревожить стан Россиян», – диелгән Карамзин хезмәтләренең берсендә.
Фәргать Әхмәтшин сүзләренчә, Казан чолганышта калгач, Япанча би 30 меңләп атлы гаскәре белән Арча кырыннан дошманга һөҗүм итеп торган. Явыз Иван, Япанчаны тар-мар итмичә, Казан ханлыгын яулый алмаган.
Рус тарихчылары Япанча бине таный, ә татарлар белергә дә теләми. Мине шул борчый. Тарихчыларыбызны аңламыйм мин. Бер мәгълүматны бер-берсеннән күчереп утырудан башканы булдыра алмыйлар, яңа чыганакларны өйрәнмиләр. Бүгенге көндә алып укырга китап юк. Аларга татар тарихы кирәкме соң, дигән сорау туа.
Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл куярга кирәк, дигән тәкъдимнәр булды. Ул бит – Чыңгыз хан токымы, безнең кеше түгел. Безнең җирләрне басып алган кешегә ни өчен һәйкәл куярга? Оят бит бу! Олуг Мөхәммәт 1437 елда Казанга килмәгән булса, без бүген татар түгел, болгар булыр идек. Идел буе Болгар дәүләте чорында Алмыш хан булган. Ул зур дәүләт төзегән, Биләр шәһәрен күтәргән. Аның турында бер китап та күргәнем юк. Татар тарихының 7 томлыгында да тапмадым. Казанның берәр урамына Алмыш хан исеме бирелдеме? Юк, – дип сукрана Фәргать Әхмәтшин.
«Казан ханлыгында Табай дигән атаклы дипломат булган»
Тарихчы сөйли башлагач, тагын бер киң танылмаган тарихи шәхескә – Табай бигә тукталды. Казан ханлыгында Табай дигән атаклы дипломат булган. Николай Карамзин һәм Һади Атласи әсәрләрендә аның турында язылган икән.
Атабай авылы да Табай исеменнән килеп чыккан. Авыл атамасы «Ата бай» сүзләреннән ясалган дип уйлаучылар ялгыша, ди тарихчы.
1953 елгы картада авыл Табаево дип язылган. Авыл атамаларының исемнәре күп очракта кеше исемнәренә бәйләнгән. Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алгач, олы елга ярларына, зур юлларга 30 чакрымнан якынрак торган татар авылларын бетергән. Мишә Тамагы белән Табай авыллары халкы чукындырылмый да, куылмый да. Уйлап карасаң, Кама белән Идел тоташкан мөһим урында бер татар авылы да калмаска тиеш. Табай би Явыз Иваннан үз җирендәге халыкка тимәүне сорагандыр, дип уйлыйм. Моны тарихчылар өйрәнсен иде. Сезнең ярдәм белән бу фикерләрне тарихчыларга җиткерәсе иде. Табайның исемен дә күтәрергә кирәк, – ди Фәргать Әхмәтшин.
«Япанча Казанны җайлы гына басып алырга ирек бирми»
Фәргать Әхмәтшинның гозерен тыңлаганнан соң, Япанча турында күбрәк мәгълүмат алу максаты белән һәм тарихи шәхеснең исемен Лаеш районында мәңгеләштерү мөмкинме-юкмы икәнен белү өчен, мин Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына мөрәҗәгать иттем. Минем сорауларга институтның фәнни хезмәткәре Әнвәр Әксәнов җавап бирде.
Әнвәр Әксәнов сөйләгәннәрдән:
– Казан ханлыгы чорында язылган һәм бүгенге көндә мәгълүм булган бөтен чыганакларны карасак, Япанча елъязмаларда гына искә алына. Елъязма ханлык алынганнан соң 2-3 ел үткәч языла. Явыз Иван хакимлеге чорында ул берничә мәртәбә төзәтелә.
Елъязма буенча, Казан ханлыгының атлы гаскәре башлыгы Япанча би, Яуш морза белән, Мәскәү патшасына каршы тору өчен сугышчылар тупларга дип, Арча ныгытмасына китә. Казан чолганышта калгач, Япанча җитәкчелегендәге гаскәр Биектау ягыннан чыгып, дошманнарны «борчып» тора. Шул рәвешле алар Казанны җайлы гына басып алырга ирек бирми. Казанны алу походында катнашкан полководец, князь Андрей Михайлович Курбский Япанча яулары аркасында үзләренең өч атна буе ипигә туена алмаганнарын яза. Кремльдә әләм күтәрелүгә, бер үк вакыттан эчтән сугышчылар чыга, һәм арттан атлы гаскәр һөҗүм итә. Әләм һөҗүм сигналы була.
Казанны яулаучылар, атлы гаскәрне юк итмичә, шәһәрне алып булмаячагын аңлый. Воевода Горбатый-Шуйский, иң яхшы сугышчыларны туплап, Арчага таба китә. Анда Япанчаның атлы гаскәре белән берничә бәрелеш була. Атлы гаскәр тар-мар ителгәннән соң, воевода Арчаны һәм берничә башка авылларны талап, Казанга ризык туплап кайта. Азык-төлек бик кадерле була, чөнки аннан алда ризык төялгән суднолар давыл вакытында суга бата. Горбатыйның уңышлы походыннан соң, патша гаскәре бөтен көчен Казанны алуга юнәлдерә.
Казан артындагы бәрелештән соң, Япанча бүтәнчә телгә алынмый. Һәлак булганмы ул, юкмы – билгесез.
Япанча исемле тагын бер шәхес
Мөхәммәт Әмин (1487-1495, 1502-1518 елларда Казан ханы) чорында да ханлыкның Япанча исемле илчесе булган. 1535 елга караган рәсми документларда ул үзе һәм аның дәүләт хезмәтендә мөһим вазифа башкарган уллары телгә алына. Казан ханлыгы турында тарихи мәгълүматлар аз булуына карамастан, без ике Япанча булганын беләбез. Бәлки, морзалар арасында андый исемле башка кешеләр дә булгандыр, һәм алар турында документлар сакланмагандыр.
Япанча атамасын йөрткән авылларга килгәндә, алар берничә. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр әйтмешли, алар, бәлки, Япанча бинең биләмәләре булгандыр, ләкин моңа 100 процентлы дәлилләр юк. Бәлки, ул җирләр башка Япанчалар белән бәйле булгандыр. Төгәл әйтер өчен тарихи документлар кирәк. Архивларда эзләнүләр бара. Япанча белән бәйле чыганаклар булмагач, аның биографиясен аерым өйрәнү нәтиҗә бирмәячәк. Ул чорны комплекслы өйрәнергә кирәк, ә Тарих институты тарафыннан андый тикшеренүләр бара.
«Шиһабетдин Мәрҗани, Казан ханлыгы турында чыганаклар бик аз һәм аларның күбесе ялган, дип язып калдырган»
Россия дәүләт борынгы актлар архивында Казан ханлыгы буенча документлар бик аз. Булганнары өйрәнелгән. Аны күп буын тарихчылар тикшергән инде. Ул чорның чыганаклары белән Интернетта да танышырга мөмкин.
Шиһабетдин Мәрҗани дә Казан ханлыгы турында чыганаклар бик аз һәм аларның күбесе ялган булуын язып калдырган. Шул сәбәпле Мәрҗани бу темага алынмаган.
Борынгы актлар архивындагы документларның күпчелеге XVII гасырга карый, чөнки дәүләт дәрәҗәсендә архивлар XVI гасыр азагында туплана башлаган. Архивта 17нче йөзгә караган документлар бик күп һәм аннан кирәклесен сайлап алырга зур хезмәт һәм вакыт кирәк.
Комплекслы тикшеренүләр нәтиҗәсендә Казанны яклаган Япанча бинең Уфа янында – Башкортстанның төньяк-көнбатышында – җирләре булуы ачыкланды. Үзләрен Япанчаның нәсел дәвамчылары дип исәпләгән Уфа татарлары XVII гасырда Япанча җирләрен нәсел буенча рәсмиләштергән документ табылды. Бәлки, киләчәктә Лаеш районы җирләре белән бәйле булган документлар да килеп чыгар.
«Тарих институты Казан ханлыгы буенча зур монография тупларга кереште»
Без шулай ук татарлар белән бәйле төрки-татар һәм гарәп-мөселман чыганакларын ачыклау һәм бастыру буенча эш алып барабыз. Монда да яңа материаллар барлыкка килде, тик әлегә Япанча исеме күренми.
Күптән түгел Зәки Вәлидинең Төркиядәге архивыннан алынган «Кара таварих» дастаны тәрҗемә ителеп бастырылды. Монда Тарих институты хезмәткәрләре актив катнашты. Чыганакта Казан ханлыгы буенча кызыклы мәгълүматлар күп. Дастанда бик күп тарихи исемнәр телгә алына. Без бу әсәр буенча яңа мәкаләләр язачакбыз.
Хәзер Тарих институты Кадр Алибекның «Джами ат-таварих» әсәрен бастырырга әзерли. Татар елъязмасы XVII гасыр башында Касыймда язылган. Аның татарча варианты дөнья күргән иде инде. Яңа басмага кулъязманың тулы күчермәсе, рус теленә тәрҗемәсе, сүзлек һәм фәнни комментарийлар керәчәк.
Тарих институты Казан ханлыгы буенча зур монография тупларга кереште. Анда тарихчылардан тыш, археологлар, филологлар, эпиграфистлар катнаша. Бу эшкә Россия Фәннәр академиясе галимнәре дә җәлеп ителә. Төрле фәнни өлкә галимнәре катнашып эшләгән уңышлы булыр дип уйлыйм. 2-3 ел эчендә яхшы гына китап чыгарырбыз, дип өметләнәм.
Казан ханлыгы буенча соңгы зур хезмәт – Михаил Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» дип аталган монографиясе 1923 елда чыккан булган. 1990 елларга кадәр бу тема өйрәнелмәде. Хәзер безнең шактый материал тупланды.