Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казан ханлыгы чорына караган һәйкәлләр булган зиратларның күбесе ташландык хәлдә»

Тарих институтында авыл зиратларындагы борынгы кабер ташларын саклау турында сөйләшү булды. Кабер ташының нинди әһәмияте бар? Кайсы районда борынгы ташлар күбрәк? Аларны ничек сакларга? Бу теманы «Интертат» хәбәрчесе өйрәнде.

news_top_970_100
«Казан ханлыгы чорына караган һәйкәлләр булган зиратларның күбесе ташландык хәлдә»
Илнар Төхбәтов

Татар авыллары зиратларындагы борынгы кабер ташлары татар тарихы өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Аларда, гадәттә, мәрхүмнең тууы һәм үлеме турындагы мәгълүматтан тыш, җәмгыятькә керткән өлеше, шигъри юллар һәм гыйбрәтле сүзләр языла. Борынгы ташларның бизәлеше сәнгать әһелләренә яңа идеяләр, үрнәкләр бирергә мөмкин. Кызганыч, ташъязмалар көннән-көн күбрәк таркала, юкка чыга бара.

Фото: © Айдар Гайнетдинов фотосы

Шушы көннәрдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, галимнәрне, журналистларны, борынгы ядкәрләр өчен битараф булмаган белгечләрне җыеп, Татарстан Республикасының эпиграфик (таш язмалар) мирасын саклау һәм өйрәнү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы уздырды. Көнүзәк тема буларак Казанның Яңа татар зиратының бүгенге хәле каралды. Күптән түгел Яңа татар зиратында XIX гасырның данлыклы сәүдәгәре Ибраһим Юнысовның кабер ташы җимерелүе билгеле булды. Казанның Юнысов мәйданы аның исемен йөртә.

Фикер алышуда Тарих институты галимнәре Марат Гыйбатдинов, Айдар Ногманов, Хәлим Абдуллин, Искәндәр Гайнуллин, Айдар Гайнетдинов, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Илһам Гомәров, Азат Ахунов, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, нәкышчы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш һәм башкалар катнашты.

«Интертат» хәбәрчесе түгәрәк өстәлдә яңгыраган кайбер фикерләрне җиткерә.

Фото: © Рифат Каюмов

«Химик элементлар сеңдергән явым-төшемнәр ташны эретә»

Марат Гыйбатдинов:

Татар тарихы өчен эпиграфик мирасыбыз аеруча зур әһәмияткә ия. Борынгы чорлар буенча язма чыганаклар бик аз. Кайбер очракларда ташъязмалар бердәнбер язма чыганаклар булып кала. Кызганыч, эпиграфик һәйкәлләр табигый рәвештә дә, саксыз кеше кулы тиюе аркасында да юкка чыгып бара. Киң җәмәгатьчелек бу мирасның әһәмиятен аңлап бетерми, шуңа күрә кыйммәте булмаган иске таш яки чүп урынына күрә. Изгелек эшләү нияте белән, бөек шәхесләрнең борынгы ташларын галимнәр белән киңәшләшмичә генә алыштыру очраклары бар. Кызганыч, мондый гамәлләр тарихи урынның тарихи кыйммәтен бетерә. Яңа таш куелган очракта да, искесе сакланырга тиеш.

Азат Ахунов:

Болгар һәм Казан ханлыгы чорларына караган һәйкәлләр елдан-ел күбрәк югала. «ТАССРның археологик һәйкәлләре» каталогына кергән ташларны гына йөреп чыксаң да, аларның бер өлеше юкка чыкканын күрәсең. Алар бит – татарның тарихи һәм мәдәни чыганагы. Монда күбесенчә экологик фактор зур роль уйный. Ничә гасырлар буе сакланып килгән ташлар, соңгы 60-70 елда нык таркалган. Бигрәк тә соңгы 20-30 елда. Сәнәгать үсеше һавада зыянлы матдәләр күп туплануына китерә. Химик элементлар сеңдергән явым-төшемнәр чынлап торып ташны эретә. Аеруча кыйммәтле һәйкәлләрнең өсләрен нәрсә белән булса да капларга кирәк. Чагыштыру өчен, җир астыннан табылган ташлар яхшырак сакланган.

Фото: © Рифат Каюмов

Икенче проблема – авыл зиратларының борынгы өлеше күбесенчә ташландык хәлдә. Ауган агачлар да ташларны җимерә. Питрәч, Биектау, Балык Бистәсе районнарында Болгар һәм Казан ханлыгы чорларына караган һәйкәлләр күп, ләкин зиратларның күбесе ташландык хәлдә. Беренчедән, аларны тәртиптә тотарга авылның акчасы юк. Икенчедән, кешеләр зиратта агач кисәргә курка. Шуңа күрә зиратларның борынгы өлеше урманга әйләнгән. Аларны чистарту мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелсә генә уңай үзгәреш булырга мөмкин. Беренче чиратта, тарихи яктан аеруча кыйммәтле зиратларны булса да чистартасы иде. Ул һәйкәлләрне сакламасак, татар фән һәм мәдәнияте өчен зур югалту булачак, ә аларның әһәмияте зур. Мисал өчен, 2021 елда Питрәч районы Татар Казысы авылында 1600 елгы кабер ташы таптык. Анда «Килай улы Ураз-Мөхәммәдкә куелган. Казак отряды белән Чабаксарга китеп һәлак булган» дип язылган. Кечкенә генә язмадан болганчык еллар турында мәгълүмат алырга була. Троицкида 3-4 метр биеклектә эшләнгән ташлар да бар. Аларда тарих язылган.

Болгар, Казан ханлыгы чорларына күз салсак, ташъязмалардан кала, башка язма чыганаклар сакланмаган. Кабер ташларыннан күп нәрсәне өйрәнергә була. Мәсәлән, татар теленең үсешен. Болгар чорындагы язма тел бүгенге татар теленә охшаган.

Болгар чорындагы язма тел бүгенге татар теленә охшаган.

«Борынгы ташларны «серебрянка» кебек буяулар белән буярга ярамый»

Илһам Гомәров:

Кайбер кешеләр ядкәрләргә сакчыл карарга тырыша, һәм аларны чистарта, «серебрянка» кебек буяулар белән буйый. Тора-бара буяу куба, ә купканда, язуның бер өлешен имгәтә. Шул рәвешле борынгы ташка ныграк зыян салына. Һәйкәл бер торган килеш, торсын иде. Халыкка шуны аңлатырга кирәк.

Айдар Гайнетдинов:

Кайбер кешеләр тарихи кыйммәткә ия ташларның өстен поликарбонат белән каплый. Яшел Үзән районында Габделхаликъ Хатаи атамалы галимнең кабер өстен кирпеч төрбә белән әйләндереп алганнар. Мондый очракта ядкәргә кар-яңгырлар, кояш нурлары куркыныч түгел. Төзелештә кулланыла торган грунтовка белән буялган ташларга да юлыккан бар. Грунтовканың файдасы бар. Аны кулланырга мөмкин. Ел саен шуның белән эшкәртеп торсаң, ул ташны җимерелүдән саклый. Шулай ук ташларга мүк тә куркыныч тудыра. Мүк һәйкәлнең язулы катламын ашый. Аны йомшак щетка белән чистартып тору хәерле.

Фото: © Айдар Гайнетдинов фотосы

Фото: © Айдар Гайнетдинов фотосы

Ауган ташларны урынына бастырып куярга кирәк. Ул аугач, яфрак, үлән белән каплана. Аннары аның өстеннән йөри башлыйлар. Ярылып яткан ташны җыеп, цементлы раствор белән ябыштырырга мөмкин. Шул рәвешле ядкәрләрне саклап калырга була.

Иң күп борынгы кабер ташлары Әтнә районында булып чыкты.

Ташъязмаларны кабинетта утырып кына өйрәнеп булмый. Аның өчен экспедицияләргә чыгарга, ташларны тотып карарга кирәк. Кайвакыт күзгә күренмәгән хәрефләрне бармак сизә. Кайбер ташлар ватылган була. Аларның кыйпылчыкларын җыеп, мозаика кебек төзегән чаклар бар. Хәзер без аерым зиратка гына барып кайту түгел, ә районга кергәч, бөтен авылларны йөреп чыгу яклы. Без, Тарих институты галимнәре, Әтнә, Арча, Биектау, Яшел Үзән районнарын, Самараның Камышлы районын йөреп чыктык. Алар арасыннан иң күп борынгы кабер ташлары Әтнә районында булып чыкты. Анда без гарәп телендә язылган һәм 1939 елга кадәр куелган 1567 таш ачыкладык.

Фото: © Айдар Гайнетдинов фотосы

Нәҗип Нәккаш:

Тарих институтының эпиграфик һәйкәлләргә якын килүе – бик яхшы күренеш. Бу – үзебезнең тарихи, мәдәни мираска яңача караш.

Яңа татар зиратын милли пантеонга әйләндерүне хәл итәргә кирәк. Яңа каберләргә урын җитмәгәнгә, яхшы каллиграфия үрнәкләре белән язылган күп кенә XIX гасыр ташларын кырыйга чыгарып куйдылар. Аннары алар югалды. Борынгы ташларга хәзер бераз игътибар бар бугай. Шулай да, табигый рәвештә таркалып ятканнары җитәрлек. Борынгы ташларны тел ягыннан, сәнгати яктан тикшереп, яңа фәнни хезмәтләр язарга кирәк.

Минем кулда «Казан ханлыгы ташъязмалары» дигән китап бар. Ул кабер ташлары ясаучылар өчен бик яхшы үрнәк булып тора. Мин – практик нәкышчы. Миңа биргән заказларга Казан ханлыгы чорындагы язу формаларын, орнаментларны кертеп җибәрергә тырышам.

Фото: ©

«Ибраһим Юнысовның ватык ташы Яңа татар зиратындагы гомуми вазгыятьне чагылдыра»

Айдар Ногманов:

XIX-XX гасырларда яшәп, бакыйлыкка күчкән татар зыялыларының күпчелеге Яңа татар зиратында җирләнгән. Ул татарлар өчен күптән милли пантеон булып исәпләнә. Аны «ачык һавадагы музей» дип тә әйтергә була. Аңа дәүләт тарафыннан саклана торган статус бирергә кирәк.

Фото: © Рифат Каюмов

Күп зиратларның борынгы яки яңа өлешләре бар, ә Яңа татар зиратын тарихи яктан мөһим булмаган зоналарга бүлеп булмый. Аның һәр өлешендә тарихи ядкәрләр саклана. Аның территориясе дә XIX гасырда зират өчен бүленеп бирелгәннән соң әллә ни үзгәрмәгән.

Яңа татар зиратында дәүләт тарафыннан саклануга лаеклы, танылган шәхесләр җирләнгән 720 кабер исәпләдек.

2017 елда Тарих институты галимнәре Татар бистәсе зиратының кабер ташларын барлап чыкты. Күптән түгел җимерелгән Ибраһим Юнысов кабере ул вакытта төзек булган. Аның фотосы бар. Без аны 2021 елда да фотога төшергәнбез. Ул чакта да бөтен булган әле. Хәзер таш җимерек хәлдә. Фотодан күренгәнчә, ул табигый рәвештә таркалмаган. Аны кем ватканын ачыкларга кирәк. Ибраһим Юнысовның ватык ташы зираттагы гомуми вазгыятьне чагылдыра. Аның кабереннән ерак түгел яңадан берничә таш ауган, мүкләнгән, борынгы каберләр чүп белән күмелгән. Бу күренеш зиратны карап торучылар үз вазифаларын ничек үтәгәнен күрсәтә.

Без «Ибраһим Юнысов каберен мәдәни мирас объекты буларак теркәргә кирәк» дигән тәкъдим белән чыккан идек. Кызганыч, теркәргә җитешмәделәр. Сүз уңаеннан, зиратта дәүләт тарафыннан саклануга лаеклы, танылган шәхесләр җирләнгән 720 кабер исәпләдек.

Аларны аерым-аерым исемлеккә кертү – катлаулы процесс, шуңа күрә зиратны тулаем дәүләт сагына алырга кирәк.

«Әгәр Яңа татар зиратына мемориаль комплекс статусы бирелмәсә, анда тәртип булмаячак»

Ильяс хәзрәт Җиһаншин:

Без Яңа татар зиратына 25 ел элек шәкертләр белән йөри башладык. Совет чорында онытылган хәзрәтләрнең каберләрен табып, исемнәрен торгыздык. 100гә якын шәхестән торган исемлек тупладык, кабер урыннарын билгеләп куйдык.

Кабер ташларына кадер булырга тиеш, чөнки ул – безнең тарих. Эпиграфияне, эпитафияне өйрәнү турында күп сөйлибез, күпме китаплар бастырылды, ә аларны саклау бөтенләй юк! Саклау ысулын дәүләт тарафыннан күптән инде күтәрергә кирәк иде.

Шиһабетдин Мәрҗанинең кабер ташын алыштырдылар. Аның искесе кая икән? Искесенең өстендә шар кебек тулган ай тора иде, ә яңасына ярымай куйганнар. Беренче таш Тукай шигыренә нигезләнеп ясалган булган. Яңасын ясаучылар моны исәпкә алмаган. Ни өчен искесен сакламаганнар? Андый ташларны алыштырганда галимнәр белән киңәшергә кирәк иде. Мондый эшләр белән шөгыльләнүче комиссия төзергә кирәк. Әгәр Яңа татар зиратына мемориаль комплекс статусы бирелмәсә, анда тәртип булмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100