Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан вокал мәктәбенә нигез салган бөек педагогны соңгы юлга озату тыйнак булды

Күренекле вокал педагогы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Лазькога тагын дүрт айдан – 2018 елның 23 февралендә 100 яшь туласы иде. Бүген укучылары аны соңгы юлга озатты. Бер гасырга якын гомер яшәгән педагогны озатырга нибарысы унбиш-егерме кеше – нигездә аның укучылары булган, аны белгән өлкән буын килгән иде.

news_top_970_100
Казан вокал мәктәбенә нигез салган бөек педагогны соңгы юлга озату тыйнак булды
Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт консерваториясе, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжы җитәкчелеге күренмәде, яшь буын вәкилләре дә юк иде.

Бүген Казан шәһәренең Журналистлар урамындагы 5нче номерлы йортның икенче катындагы җыйнак кына фатирдан бер гасыр яшәгән олы шәхесне мәңгелек юлга озаттылар. Валентина Лазько - Казан вокал мәктәбен барлыкка китергән бөек педагог – тыйнак кына яшәп, тыйнак кына мәңгелеккә юл алды. Күренекле вокал педагогы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Лазькога тагын дүрт айдан – 2018 елның 23 февралендә 100 яшь туласы иде.



Бер гасырга якын гомер яшәгән, соңгы көненә кадәр үз аңында булган, укучылары бөтен дөнья буйлап таралган педагогны озатырга нибарысы унбиш-егерме кеше – нигездә аның укучылары булган, аны белгән өлкән буын килгән иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт консерваториясе, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжы җитәкчелеге күренмәде, яшь буын да юк иде. Валентина Андреевна бөек эш башкарып тыйнак кына яшәгән дә, җитәкчеләрнең пафослы сүзләреннән башка, әмма укучылары җылысын тоеп, тыйнак кына якты дөнья китеп барган. Аны озатырга килгән матбугат вәкилләре арасында "Татар-информ" хәбәрчеләре генә бар иде.

Валентина Андреевнаның бердәнбер кызы Мәскәүдә яши. Ул инде олы яшьтә һәм юлга чыгар дәрәҗәдә сәламәтлеге юк. Педагогны соңгы юлга озатырга хатынын улы һәм күршеләре карамагында калдырып кияве генә кайта алган. Соңгы елларда Валентина Андреевна янында караучы булган. Ә укучылары – Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллиналар кырык ел дәвамында аның янына килеп йөргәннәр. “Без килгән саен ул безне сыйларга тырышты. “ Юк, чәй эчмичә китмисез”, дия иде. Үзебез йөгерә-йөгерә өстәл корып, үзе белн бергә чәй эчеп китә идек. Валентина Андреевна соңгы ай ярымны гына ятып торды...”



Клара Хәйретдинова: “Казан вокал мәктәбе – ул Лазько мәктәбе”

“Соңгы көненә кадәр үз аңында булды, – ди гел ярдәмләшеп торган, соңгы сулышын алганда укытучысының янында булган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова. – Аның кебек укытучылар Россиядә берничә генә. Валентина Андреевнаның республика сәнгатенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ул укытканда, аның классына эләгү бәхет иде. Валентина Андреевна, кем генә мөрәҗәгать итсә дә, һәрвакыт бөтен кешегә булышты. Күпме кешенең тавышын торгызды, көйләде. Аның укучылары меңләгән. Ул бөек педагог иде. Казанда вокал мәктәбен булдырган кеше. Казан вокал мәктәбе – ул Лазько мәктәбе”.

Хәдичә Гыйниятова: “Валентина Андреевна изге җан иде, бик тыйнак кеше иде”



“Аның сәләте Ходайдан. Кеше буларак та, профессионал буларак та. Бик мәрхәмәтле изге җанлы кеше иде. Чын мәгънәсендә. Инде укытмый башлагач та гел консультацияләр бирә иде. Валентина Андреевна чиста-пөхтә кеше иде. Бик тәмле пешеренә иде. Бик тыйнак иде”, - ди ничектер югалып калган Хәдичә Гыйниятова. Алар Валентина Лазьконы соңгы юлга озатырга ире, үз заманында танылган фотограф Наил Курамшин белән бергәләп килгәннәр иде.

Хәдичә Гыйниятова Валентина Лазьконың яраткан студенткасы булган. “Җиһанов мине аңа тапшырды. Валентина Андреевна икенче курстан ук театрга стажер төркеменә куйды. Аның мәктәбе гомерлек. Казан опера сәхнәсендә татар җырчылары җырламый башлагач та бик каты борчылды”, - ди кырык елдан артык сәхнәдә булган Хәдичә Гыйниятова.

Зилә Сөнгатуллина: "Валентина Андреевнаның вокал мәктәбе тамырлары Италиягә – иң бөек укытучы Эверардига барып тоташа" 



“Валентина Андреевнаның вокал мәктәбе бик көчле һәм бик дөрес итеп куелган иде. Аның тамырлары Италиягә – иң бөек укытучы Эверардига барып тоташа. Татарстан өчен опера җырчыларын Лазько гына әзерләде, дисәң дә ялгыш булмас, - ди Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина. – Аның укучылары бөтен дөньяга таралган. Валентина Андреевна безгә дә укучыларыгызны алып килегез дип әйтә иде. Аның гомерен озайту өчен укучыларыбызны алып килеп аны сөендерә идек. “Сезнең вокал мәктәбенең кайда барып тоташуын сез белергә тиеш”, дия идем. Ул аларны тыңлап, телевизордан булсынмы, радиоданмы – концертларын карап бик сөенә иде. Ул Ходайдан бирелгән чын укытучы иде”.

Зилә Сөнгатуллина моннан сигез-тугыз ел элек Валентина Андреевнага үз укучысы Филүс Каһировны да алып килгән. Лазько Филүсне опера сәхнәсендә җырларга тиешле җырчы бит ул дип бәяләгән. Аның опера сәхнәсендә җырламавы өчен бик борчылган.

Филүс Каһиров: “Валентина Лазьконы озатырга бара алмавыма үкенәм”

“Күптәннән булган очрашу иде инде ул. Мин консерваториядә укыган вакытларда Зилә Даяновна мине укытучысы янына алып барды, - дип искә ала бу очрашуны Филүс Каһиров. - Ул вакытта да Валентина Андреевна өлкән яшьтә иде инде. Мин аның шушы яшьтә дә вокалның нәрсә икәнлеген аңлата да гына түгел, дөрес итеп күрсәтә дә алуына гаҗәпләнгән идем. Минем өчен бак шаккатмалы нәрсә булды инде ул. Аңлату – бер нәрсә, ә күрсәтә алу... Тавыш та картая бит. Ә Валентина Андреевна шушы яшьтә дә тавышы белән ничек кирәк, шулай күрсәтә ала иде. Ул заман укытучылары - сәхнә кешесенең нинди булырга тиешлеген дә аңлатып бирә алган укытучылар алар. Минем Ленский партиясен өйрәнеп йөргән чагым иде. Ленский образын сәхнәдә ничек тудырырга кирәклеген дә әйбәтлеп аңлатып җибәрде”.

“Валентина Андреевнаның вафаты турында кичә Әлфия апа Авзалованы искә алу концертында Зилә Даяновна әйтте. Бүген Башкортстанга гастрольләр белән чыгып киттем – бара алмадым. Дөресен әйткәндә, үкенәм дә”, - диде Филүс Каһиров.

Татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров быел үзе дә Казан дәүләт консерваториясендә укыта башлаган. “Зилә Даяновна киңәше белән быел бер укучы алдым”, - диде Филүс Каһиров.



Казанда Лазько мәктәбе дәвам итә

“Валентина Лазько пенсиягә киткәч, Җиһанов миңа: “Валентина Андреевна мәктәбен сез дәвам итергә тиеш” диде. Үземнең бик тыгыз вакыт булса да, аена унбишәр спектакль җырлаганда да килеп ике генә укучы алып булса да, консерваториядә эшләдем, - ди Зилә Сөнгатуллина. – Хәзер консерваториядә минем укучыларым да эшли, димәк, Лазько мәктәбе дәвам итә”.

Мәгълүмат өчен. Валентина Лазько Казанга 1942 елда килгән. Хәрби госпитальдә, заводта эшләгән. Җиңү көннәрен дә Казанда каршылаган. Казанда консерватория ачылгач, вокал факультетына – вокал кафедрасы мөдире, профессор К.Е.Цветова классына укырга кергән. Әмма хезмәт юлын театрда түгел, ә педагог буларак дәвам иткән. “Безнең бәхеткә”, - диләр танылган татар җырчылары һәм укытучылар Клара Хәйретдинова белән Зилә Сөнгатуллиналар.

Лазько мәктәбе ул - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара, Казан дәүләт консерваториясе доценты Клара Хәйретдинова, А.Г.Шнитке исемендәге Мәскәү дәүләт музыка институтының вокаль сәнгать кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең атказанган артисты Алевтина Белоусова-Фадеичева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Казан ммәдәният һәм сәнгать институтының академик вокал кафедрасы мөдире, профессор Венера Ганиева, Казан дәүләт педагогика университеты доценты, Татарстанның атказанган артисты Хәдичә Гыйниятова, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты, профессор Мөнир Соколов, Башкортстанның һәм Россиянең халык артисты, Уфа сәнгать институты доценты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт премиясе лауреаты Салават Аскаров, Башкортстанның халык артисты Ринат Башаров, Марий Эл Республикасының халык, Россиянең атказанган артисты Людмила Хохлова, татарстанның халык артисты Эдуард Трескин, Татарстанның халык артисты Сәет Рәенбәков, Чувашиянең халык артисты Ю.Прокопьев, Вологда музыка училищесы укытучысы Н. Мәгафурова, Удмуртиянең атказанган артисты М. Трофимова һәм башкалар.


Валентина Лазьконың укучылары бихисап: аңа Америкадан да, Чехиядән дә, Латвиядән дә, Израильдән дә укучылары гел шалтыратып торган. “Без бит аның туган көненә ел саен җыела идек. Без – укучылары - аның гаиләсе булып яшәдек, - ди Зилә Сөнгатуллина. - Йөз еллыгына җыелырга хыяллана идек. Үзе сабыр гына: “Яшик әле, күз күрер”, дия иде..."


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100