Казан вертолёт заводының яшь эшчесе Алмаз Абдуллин: «Хыялым тормышка ашты»
Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дәвам итә. Бу уңайдан булдыклы яшь белгечләр, тырыш, хезмәт сөюче шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәбез.
Алмаз Абдуллин – техник-авиация техникумыннан Казан вертолёт заводына эшкә килгән. Ул максатчан рәвештә белем апа. Алмаз һөнәрендә беренче адымнарын фрезерлы механик эшкәртү цехында ясый. Алмазга нибары 19 яшь.
Һөнәрем нык ошый. Техникумда машина төзелеше технологиясе буенча белем алдым. Монда практикларны да уздым. Хәзер инде бер ел эшлим заводта. Балачактан ук инженер буласым килде, барыбер дә охшаш өлкә. Димәк, хыялым тормышка ашты. Әтием һәм абыем да бу заводта эшли. Әнием банк системасында эшләде, – ди Алмаз.
Алмаз әлегә буйдак егет, бар күңеле белән эшкә бирелгән. Һөнәрендә уңышлары да бар. Алмаз исә «Профессионаллар» дип аталган Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендәге катнашкан һәм «Металл белән слесарь эше» компетенциясендә икенче урынны алуга ирешкән. Шулай ук команда зачётында «Автомобиль кузовы ремонты» номинациясендә беренче урынга чыккан.

Бәйге Санкт-Петербургта үтте. Ярыш киеренке барды. Медаль, диплом, сертификат һәм акчалата бүләк бирделәр. Мин мәктәптә, колледжда укыганда да мондый бәйгеләрдә катнаша идем, җиңүләр дә яуладым, – дип сөйләде ул.
Алмазның хоббилары һәм мавыгулары күбрәк һөнәри кызыксынуларга барып тоташа.
Көне-төне эш белән үтә вакыт. Мин хәзер 4 курста белем алам, укуга да вакыт кирәк. Укып беткәч, югары белем алуга да омтылышым бар, – дип йомгаклады сүзен Алмаз.
Җиң сызганып эшләүче уңган егеткә яңадан-яңа уңышлар гына телисе килә.

- Казан вертолет заводында эшләүче Азат Сибгатуллин: «Завод – ул тотрыклылык»
- Казан вертолёт заводында эшләүче Дамир Касыймов: «Иң мөһиме – эшеңне яратып башкару»