Казан үзәгендә җиде туй күрсәттеләр: кияү пәрәмәче, мари зары, 3 көнлек туй
Казанның Горький исемендәге паркта милли туй йолаларын күрсәттеләр. Анда Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашты. Тамашачылар арасында «Интертат» журналисты да бар иде.
Казан мэриясе вәкиле Айсылу Лерон: «Җиде туй йоласы» – күбрәк мәгърифәти рухтагы проект
Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Татарстан халыкларының җиде туе» бәйрәме узды. Күңелле кичә «Тормыш агачы» («Байтирәк») проекты кысаларында оештырылган. Казан мэриясенең Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон әлеге чараның гаять әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Әлеге чараны Казан шәһәре мэриясе һәм ТР Халыклар ассамблеясе үткәрә. Ул Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә гамәлгә куелды. Проект өченнче ел рәттән оештырылды. Быелгы чараларны РФ Президенты Владимир Путин указы белән барган «Гаилә елы»на багышларга булдык. Әлеге чара, күңел ачуга караганда, күбрәк мәгърифәти рухтагы проект, – диде Айсылу Лерон.
Татар, керәшен, башкорт, мари, мордва һәм башка халыкларның туй йолаларыннан тыш, чара барышында төрле остаханәләр эшләде. Чара барышы белән Казан мэры Илсур Метшин да танышты һәм халык белән аралашты.
Тамашачылар өчен остаханә нокталары, фольклор коллективлары чыгышлары һәм халык уеннары әзерләнгән иде. Мәсәлән, бәйрәм кунакларының үз куллары белән «кияү пәрәмәче» ясап, шунда ук кыздырып алып сыйлану мөмкинлеге дә бар иде.
Әлбәттә, һәр милләтнең туй элементларын сәхнәләштерүчеләр ныклап әзерләнгән иделәр, иң зур программа татар белән башкорт ишегалларында булгандыр, мөгаен. Сәхнәләштерүдә әллә никадәр яшьләр катнашты, ә мэрия вәкилләре катнашучыларга Рәхмәт хатларын тиз-тиз таратып чыкты...
Хәер, мин бу чарада белешергә булдым: чынлап та бу милли йолаларны халык беләме, туйлар районнарда, авылларда шуларга нигезләнеп үтәме? Әллә инде бу чара сувенирлыкка кайтып каламы?
Татар, башкорт, рус туйларында булганым бар инде. Әйтә алам, гадәттә бер генә дә милли гореф-гадәт исәпкә алынмый! Хәтта аларның җөе дә юк... Кайбер туйларда инглизчә җырлар акыртуга колаклар түзмичә интеккән дә бар әле... Бәлки, башкаларда бардыр әле, саклангандыр, дигән фикергә килгән идем.
Кукмарадан мари бабае: «Бу традицияләргә нигезләнеп туй үткәрүче юк инде хәзер»
«Марилар туе аеруча шаулап-гөрләп, рәхәтләнеп биеп үтә, гадәттә. Аның үзенә генә хас булган гореф-гадәтләре вә үзенчәлекләре бар. Безнең Кукмара районында барлыгы 3 авылда гына мари милләте вәкилләре яши. Элеккеге традицияләргә нигезләнеп туйлар үткәрүчеләр юк. Монда күрсәткәннәр сәхнәдә генә инде, «музейный» кебек», – дип сөйләде миңа Кукмара районының Поч Кучук авылыннан хезмәт ветераны Николай Гаврилов.
Милли колоритлы туйларны тергезү кирәк, дип саныйсыздыр, бәлки?
Әлбәттә, кирәк, әмма җирлекләребездә яшь буын бик аз кала. Мари телендә сөйләшүче яшьләр бик юк. Рус, татар телендә аралашалар.
Авылыгызда эш урыннары, яшәр, дөнья көтәр өчен мөмкинлекләр бармы соң?
Авылларда күбрәк пенсионерлар инде, үз күңелебезне үзебез күрәбез. Мәсәлән, фольклор коллективлар белән «Балкыш» республика ветераннары иҗаты фестивалендә катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз. Элек бик көчле сәхнә коллективларыбыз бар иде, талантлы яшьләр белән авыл гөрләп торган чакларны сагынып искә алам… «Дружба» дигән колхозыбыз да бар иде, ул да юк хәзерге көндә, кызганычка.
Алга таба бик яхшы танышым – этнолог, Казан федераль университеты доценты, Татарстандагы этномәдәни проектларның җитәкчесе Елена Гущинаны очраттым.
Безнең республикада, Казанда мондый чаралар оештырылуына бик шатмын. Монда казанлылар да, шәһәр кунаклары да төрле милләт туйларының мәдәни үзенчәлекләре, кызыклы яклары белән таныша ала.
Ил Президенты Владимир Путин фәрманы белән барган РФ «Гаилә елы»нда әлеге чара аеруча әһәмиятле. Туй – гаилә башлангычы. Монда халыклар туйга кәләш бирнәсе җыю, кеше тормышындагы бу мөһим чарага әзерлекне тулысынча күрсәтәләр. Минемчә, туйларның гореф-гадәтләрен белү кирәк, ә инде милли яки заманча туй уздырыргамы, аны һәркем үзе хәл итә. Әлбәттә, традицияләрне санга сугып үткәрелгән туйлар матур, – дип сөйләде этнолог.
ТР атказанган табибы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, башкортларның Казандагы милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гали Хәсәнов белән дә сөйләшеп алырга булдым.
– Түбән Кама шәһәренең «Сал Урал» ансамбле белән берлектә Казанда гомер иткән башкортлар милли туйны сәхнәләштерделәр. Без импровизация ясап, алдан әзерләнмичә чыгыш ясадык. Әлбәттә, арабызда яшьләр булуы да куандыра. Гомумән, татарлар, башкортлар һәм башка бик күп милләтләр Казаныбызда үзара дуслыкта, бердәмлектә гомер итәләр, – дип сөйләде әңгәмәдәш.
Бу чара – чын-чыннан традицияләрне халыкка яңадан кайтару, саклау булып тора. Һәр халыкның туй традициясе тирән фәлсәфәле, эчтәлекле. Аларны оныту – тамырларны югалту белән тәңгәл. Аларда милләтнең характеры чагылыш таба. Керәшеннәрдә туй 3 көн дәвамында бара, ул кара-каршы җырлашуга бәйле. Туйга килеп җиткәнче әле димчелеккә тукталып үтсәк тә була. Борынгыдан ук димчеләр бик авторитетлы кешеләр булганнар авылларда. Алар авылның бөтен халкын, нәселләрен белгән. Яшьләр матур йолаларыбызны онытмасын иде, – дип фикерләре белән уртаклашты Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.
Туй үпкәсез булмый, дигәндәй… Милли туйлар бармы соң?
Бәйрәм чарасын тамаша кылучылар арасында төрле яшьтәге халыкны күрдем. Әлбәттә, аларның кайсы туйларның үзенчәлекләрен белергә, аңларга теләсә, кайберәүләр фотоларга төшеп калырга ашкынды… Шулай да, өметләнәсе килә, бәйрәмдә булган яшьләрнең бер 50 проценты булса да халкыбызның туй традицияләрен тергезергә тырышыр ул. Сувенир-чарадан – модага әверелсеннәр милли туйлар!
Ә чара чыннан да яхшы оештырылган иде. Бай мәдәни программалы булды, «туйда тукмак та бии» дигәндәй, җыелган халык та кушылып биеде дә, җырлады да.