Казан үзәгендә 2 балалы ананы йортыннан куалыйлар: «Стенаңны җимерәбез, диделәр»
«Юлай юллый» проектының төп максатлары гаделсезлекләрне вакытлы матбугат сүзенең көче белән фаш итү һәм хаклык, дөреслек юллау булып тора. Журналистыбыз Юлай Низаев Казанның Калуга микрорайонындагы Пугачёв урамында милекче, аның туганнары һәм эшмәкәр арасында килеп чыккан низаг белән танышты.
Казанның «Калуга» дип аталган урынында – шәһәрнең уртасында шәхси йортлардан торган торак комплекс бар. Конфликт та шунда килеп чыга.
Казан шәһәренең Совет районындагы «Вино и кухня» рестораны хуҗасы, эшмәкәр Александр Валк шушында яшәүчеләрнең шәхси йортларын сүтеп, шунда коттеджлар төзи башлый. 1029 кв.м. мәйданлы гомуми кишәрлекнең 1/3 өлешен сатып, ала соңыннан аны сүтеп, 2 катлы коттедж төзи.
Участокның калган өлеше белән эш катлаулырак. Андагы йорт ике өлешкә бүленгән – һәрберсенең аерым керү ишеге бар. Йортның бер ягында Алина Балдина яши, ул Алина һәм аның туганы Ольга Прокопенко исемендә. Калган ягында кеше яшәми, анысы Андрей Козлов һәм Нина Гаврилованыкы.
Валк хәзер шушы йортны дүрт кешедән алып, 2 катлы коттедж салырга ниятли. Билгеле, әгәр сатучы бар, алучы тиешле суммасын түли икән – берние дә юк, үзара килешәләр… Ә бу очракта йорт хуҗасы Алина Александр Валкны йортны арзан хакка сатарга мәҗбүр итүдә гаепли. Ул аңа башта йортын арзан хакка сатарга кушкан, аннары инде төрлечә җәберли башлаган. Бу хакта Алина безгә тәфсилләп сөйләде.
Ике бала анасы Алинә урамда калырга тиеш түгелдер бит, җәмәгать?!
– Элек күршеләребез әйбәт иде. Күршеләрдә туганнарның йорты иде. Мин яшәгән йортның икенче ягы милекчеләргә мирас булып калды. Аларның фатирлары бар, шунда яшиләр. Мин инде аларны да аңлыйм, бу йорт кирәкми бит ул милекчеләргә, алар өчен сатып, акча алу отышлырак. Ә минем башка яшәр җирем юк. Бу – минем бердәнбер торагым. Йорт-курам төзекләндерелгән, бик матур, пөхтә. Канализация ясаттык, тәрәзәләрне алмаштырдык, идәннәрне яңарттык. Йорт нык, аны минем дәү әтием төзеп калдырган, – дип сөйләде Алина Балдина.
Эшмәкәр өч милекчене йорттагы өлешне сатарга ризалаштырган. Алай гына да түгел – ул хәзер шул кешеләр аша Алинага басым ясый икән. Шул өч милекченең берсе, инде искәртелгәнчә, Алинаның апасы. Алина аннан йорт өлешен үзе сатып алырга тели, әмма апасы аның телефонын да алмый икән. Барысы да коттеджлар хуҗасы Валк яклы.
Алина, инде әйтелгәнчә, бердәнбер йорты булу сәбәпле, моннан китәргә теләми.
– Александр Валк – йортның бер өлеше өчен 3 миллион тәкъдим итә. 3 миллионга Казанда мин нәрсә сатып ала алам? Мин бит балалар белән урам уртасында утырып кала алмыйм, – ди Алина ханым.
Алина әйтүенчә, килешә алмагач, эшмәкәр аны китәргә мәҗбүр итә башлаган. Янаулар, куркытулар да Алинә Валерьевнага карата бар... Ул аларны аудиотасмага, диктофонга яздырган икән.
– Синең өлешеңне туганыңнан сатып алам да, шунда уголовникларны, мигрантларны кертәм диде. Янап кына калмадылар – йортның икенче өлешенә бер гаиләне керттеләр. Атна буена яшәп торган ул гаиләнең башлыгы куркыныч йөз-кыяфәтле иде, утырып чыкмаган микән дип курыктым. Шулай да, алама, начар ниятле кеше булып чыкмады. Ул гаилә берәр атна чамасы яшәде. Дөресен әйткәндә, гаепләрен танытып керделәр миңа. Аларны уртадагы стенаны җимерергә үгетләгәннәр һәм уртак стенага химик сыеклык сибәргә кушканнар – без искә чыдый алмасын өчен. Алар башкага килешкән булса кирәк, аннары баш тартканнар, бәлки курыкканнардыр, мондый эшкә баруның начарлык белән тәмамланачагын чамалаганнардыр. Бу гаиләгә, миңа яшәмәслек шартлар тудырыр өчен, 150 мең сум да вәгъдә иткәннәр, – дип сөйли Алина.
Аның бөтен курыкканы – тагын берәр нинди начарлык, мәсәлән, янгын чыгару ихтималы.
– Ут чыгара күрмәсеннәр, бу хакта уйласам да куркыта. Балаларым әле кечкенә. Кызым бик нык борчыла бу хәлләргә...
Алина шуңа гаҗәпләнә – зур-зур коттеджлар сату белән шөгыльләнгән, торак белән үзенең бернинди проблемасы булмаган кеше ике балалы гаиләне урамга куып чыгарудан тайчанмый.
– Валк әйтә: «Әйдәгез, сез фатир арендалап яшәп торыгыз. Ә мин йортыгызны сүтеп, анда коттедж төзеп саткач, сезгә түләрмен», – ди. Мин урамга чыгып китәргә тиеш, ә ул минем исәпкә баергамы? – дип өсти Алина.
Алина үзенә янаганнарны аудиога да яздырып алган. Хокук саклау органнарын кызыксындырса, без бу аудиоларны тиешле органнарга җиткерергә әзер.
Әлбәттә, мондый тәкъдим «көләрсең дә, утырып еларсың да» дигәндәге шикелле. Эх сез, Александр әфәнде, андый юмарт җан булсагыз, ялгыз ана булган хатын-кызны интектергәнче, аны йортлы итегез. Саваплары үзегезгә булыр.
Адвокат Лаврентий Сичинава: «Җинаять өчен җәза булырга тиеш»
Закон буенча, милекчеләр берничә булганда, уртак йорттагы өлешләрне сату кыен – калган милекчеләрнең ризалыгы кирәк. Алина Балдина адвокат Лаврентий Сичинавага мөрәҗәгать иткән, юрист әйтүенчә, монда җинаять билгеләре бар. Ул бу хакта прокуратурага мөрәҗәгать тапшырды. Адвокат белән прокуратура бинасы янында сөйләштек.
– Юридик тел белән әйткәндә: Россиянең Җинаять кодексының 179нчы маддәсе буенча җинаять эшенә нигез бар, – дип аңлатты Балдина хокукларын яклаучы адвокат Лаврентий Сичинава.
- РФ Җинаять кодексының 179нчы маддәсе – «Сату-алу башкарырга мәҗбүр итү» (Принуждение к совершению сделки) – дип атала. Бу – көч куллану, чит милеккә зыян китерү, җитди зыян китерергә мөмкин булган мәгълүматларны тарату юлы белән килешү төзергә яки аны башкарудан баш тартырга мәҗбүр итү. 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ә инде оешкан төркем тарафыннан башкарылган, яки көч куллану чыннан да булган очракта – 10 елга кадәр.
– Монда ачыктан-ачык кешенең хокуклары бозылганын, кануннарны санга сукмауларын күрәбез. Нигә берәүнең ниндидер җир алырга теләге булган өчен башкалар каядыр күченергә тиеш? Мондый эшләр бер 20 ел элек күренә торган хәл иде, – дип бәян итте адвокат.
Йортны күрдем, хәл-вакыйгаларны тулысы белән белдем: йортның тирә-ягы пөхтә, каралган, тик хуҗаларның тормышы гына «карайган»
Безнең иҗат төркемебезне Алинәнең әнисе Ирина Газизова каршылады. Ирина Алексеевна безгә ишегалларын күрсәтте, бер йортка, бер ихатага ике капка ясалганын билгеләп үтте…
Ирина Газизова сөйләгәннәрдән:
– Бу йортның без торган ягында минем әти-әнием яшәде. Ә икенче ягында – әтинең апасы. Туганнар, гаиләләр белән электән үк бик дус-тату гомер иттек тә бит! Кешене акча ни генә кыландырмый шул! Мин дә бу өйдә туып үстем, кызым да монда яши, оныклар да биредә матур итеп кенә үсеп киләләр.
Минем әтием Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Һәм 1951 елны сугыштан кайткач, бөтенебез өчен дә шушы олы йортны салган. Әнием миңа 7 яшь булганда үлгән. Безгә үги әни яхшы тәрбия бирде. Безнең участок – Пугачёв урамы 2нче йорт иде. Шуннан соң абыебыз шушы ук ишегалдында тагы бер йорт төзеде. Ә приватизация, шәхси милек белән эш башлангач, аның йортының адресы – Пугачёв урамы, 2а булды. Абыебызның кызы Ольга күрше йортны сатты. Ул инде гел әйтә торган иде «Калугага «аяклар бармый» дип… Аларны су да баса иде шул. Без гел истә калган, канау чокый идек. Йортын сатуын-сатты Ольга, тик менә участогыбыз бер. Валк коттедж төзегәч, уртадан койма күтәрде. Койма бик биек, безгә терәлеп тора. Ул яктагы тәрәзәләрдән кояш яктылыгы керми. Бик кыен хәл. Оныкларыма да андый шартлар җиңел түгел. Безне ничек булса да шушы йортыбыздан чыгарып җибәрмәкчеләр. Тик бу бит – безнең туган өй, туган нигез, – дип сөйләде Алинаның әнисе.
– Кичә Андрей Козлов әнә шундый хат җибәрде «Ватсап» мессенеджерыннан, – дип, Ирина ханым туганы нәрсәләр язганын укыды. Алар өчен Авиатөзелеш районыннан 1 бүлмәле фатир караганнарын, күчәргә әзер булмасалар, йортны икегә аерып торган уртак стенаны җимерәчәкләрен әйткән. Билгеле, шәһәр үзәгендәге йортта яшәгән, бакчасы булган урыннан Алинаның Авиатөзелеш районындагы 1 бүлмәле фатирга китәсе килми.
Алина Балдина бу йорттан тизрәк китсен өчен, «Выселяем-быстро.РФ» оешмасын да яллаган булганнар.
Элек туганнарыгыз белән нинди мөнәсәбәтләрдә идегез соң?
– Нина апам белән безнең яшь аермаларыбыз да бик аз булгангамы, бик дус-тату үстек. Әниләр исән чакта әле, Нинага Татарстан урамында яшәгән дәү әниебезнең фатиры калды. Ә миңа йорт мирас булып калды. Ул вакытта без Бөгелмәдә яши идек әле. Шул якларга кияүгә чыктым да, 20 ел анда гомер иттем. Шуннан соң балаларым үсте, кызым һәм улым Казанга укырга китте. Үзем дә 2006 елны башкалага күчтем. Улым Казанда 2000 елдан бирле яшәде, ә кызым Алинә 2003 алып. Кияүгә чыккач кына, берникадәр фатирга чыгып яшәп алды ул.
Мин Казанга кайтканда, әниебездә онкология чире иде. Аны операцияләрдән соң да карадык, дәваладык. Ул 2011 елда вафат булды. Беләсез, кеше картаеп чирләгәч, аның холкында ниндидер сәерлекләр пәйда була башлый, – дип сүзен дәвам итә Ирина ханым.
Ул әнисеннән йортны үзенә бүләк итү турындагы килешү төзүен сорый. Тик мондый үтенече аркасында әнисенең үзенә үпкәләвен сизә. Әнисе туганнары белән киңәшләшергә тотына. Һәм икенче кызына – Нинага да өлеш яздыра. Шуның аркасында хәзер Алина иза чигә.
– Нинаның 40 яшендә тормыш иптәше дөнья куйды. Аны ничектер жәллиләр иде инде. Ире вафатыннан соң, 2 кыз баласын берүзе үстерде. Без аңа фатирында ремонт ясарга да булыштык. Аннан соң аның иреннән калган дачасы да, 2 фатиры да бар. Арендага биргән фатирына квартирантлар да табыштык, – ди Ирина. – Әни үлгәч, нотариуска барырга вакыт җиткән чаклар истә. Ул өйне карап торалмаячагын, аңа кирәкмәячәген әйткән иде. Нотариуска кергәч кенә йорттан баш тартмый икәнен белдем. Алдан ук сөйләшеп куйган булсак та, мондый кыланмышы «нож в спину» булды. Әлеге көндә ул безгә «сез минем өчен беркем дә түгел», ди.
«Йортны Уфа хоккейчысы Григорий Панин сатып алырга тели?»
– Без сөйләшүләргә, киңәшүләргә әзер, – ди Алина. – Туганыбыз Нина Алексеевна Гавриловнадан өйдәге үзебез яшәгән яктагы өлешен сатып алырга телибез. Тынычлыкта яшисебез килә. Беркая китәргә дә, ипотека алырга да ният юк! Йортның икенче өлеше бик нык искерде, чөнки аны карап торучы һәм төзекләндерүче юк. Аның түбәсе бик нык какшады. Узган ел ихатаны тазарткан идек, аларга да үземнең ярдәмемне тәкъдим иттем. Туганнарыбыз Валк аша безгә тәэсир итәргә тырышалар. Үзләре аралашырга теләмиләр. Кичә, 5 сентябрьдә, көн буена миңа Валк язды. Хәзер исә йортны аның дусты, Уфада шактый танылган хоккейчы Григорий Панин сатып алырга тели. Үзенең төзелешләре бик күптер, шуңа күрә дусты аркылы эш итмәкче. Ул бит Уфада яши, гаиләсе анда бит. Казанга нишләп күченсен инде?!
Туганнарым сүгенү сүзләре белән миңа карата бик ямьсез сүзләр әйтәләр, шаккатам, – дип сөйли Алина.
Әйтергә кирәк, өлешләр алай рәсмиләштерелгән булмагач, йортны иминиятләштереп тә булмый икән, ләбаса. Ә әңгәмәдәшләрем әйтүенчә, аларга хәтта ут төртү белән дә янаганнар… Шулай ук, Валк Алинә Балдинага Васильевога да күченергә һәм помидорлар үстерергә дә «киңәш биргән».
Күршеләр: «Урамыбызда берничә йортка Александр Валк хуҗа булды...»
Күрше-күләннән дә кешеләрне яхшырак кем белсен инде?! Бар әйбердә бит аларның күз уңында. Менә мин дә күршеләре белән сөйләшеп алырга булдым. Хезмәт ветераннары Надежда Хөснетдинова һәм Любовь Ефимагиналар белән аралашып алдым.
– Без Ирина белән бер чор кешеләре. Бу гаиләнең бар тормышы безнең күз алдыбызда. Иринаның әтисе дә – үрнәк шәхес иде, балаларны бик нык яратты. Әнисенә минем апам уколлар да ясап йөрде. Үзем күрше урамда туып үстем, Хоровод урамында, хәзер инде 40 ел биредә яшим. Без менә апам белән туган йортыбызны абыйга калдырдык. Нина бит сатасы килсә дә, иң тәүге чиратта, үз өлешен сатып алырга Алинәгә тәкъдим итәргә тиеш. Менә урамыбызда берничә йортка Александр Валк хуҗа булды һәм зур-зур коттеджларны бер-бер артлы төзи. Иң башта бер 4 ел элек Хоровод урамында шәхси балалар бакчасы төзүдән башлап җибәргән иде. Һәм, ни хикмәт: йортларын сатканнар Юдино, Дербышки кебек җирләргә күчеп китәләр. Элек Калуга бик начар булып санала иде, ә хәзер менә ничек үз итәләр җирлегебезне! Монда төп калугалылар бер 5 кенә гаилә калды кебек, – ди Надежда Хөснетдинова.
– Ирина да, аның кызы белән оныклары да – бик яхшы кешеләр, әйбәт күршеләр һәм урамдашлар. Бер зыяннары да тигәне юк. Ничектер кешелеклек сыйфатларын халык югалмасын иде! Ике балалы ананы чын-чыннан мыскыллау бит бу, – ди Любовь Ефимагина.
Кем ул Александр Валк?
Александр Валкның үзе белән танышырга вакыт җиткәндер, дигән уй белән аңарга да элемтәгә дә чыктым. Интервью бирергә теләмәде, бу хакта гомумән язмау яклы икәнен белдерде. Үзен гап-гади сатып алучы, эшмәкәр булуын гына билгеләп үтте. Үзенең бу конфликтка бернинди катышы булмавын әйтеп, моны туганнар арасындагы конфликт дип күрсәтергә тырышты.
Участокны мөмкин кадәр арзан бәягә сатып алырга теләвен әйткәч, әңгәмәбез туктады… Валк кискен генә сөйләште дә туктады.
Әмма Валкның массакүләм мәгълүмат чарасы һәм Алина Балдина белән сөйләшүләре бөтенләй үзгә. Ул анда арендага чыгып китүен, «теләсә ничек килешүен» сорый. Адвокат фикеренчә, бу язышуларга хокукый бәя бирергә кирәктер.
Әйткән сүз – аткан ук: акча эшләү максатына ирешергә тырышып, булганыннан колак какмагыз!
Әлеге ситуацияне ныклап, җентекләп өйрәнгәч, хәтта, ни киңәш итеп була, дип тә уйлап куйдым... Монда бит әле конфликтта туганнар да бер-берсен җәберли булып чыга. Шуңа өстәп бу гаиләгә чит кеше булган эшмәкәрне дә бутыйлар... Эх сез, ханымнар вә әфәнделәр, аз булса да шәфкатьле булсагыз иде! Үзегезнең фатир, дача, машиналарыгыз була торып, туган йортны ничек отышлы сатып булуы турында уйлаудан туктарга вакыт җиткәндер... Әрвах якыннарыгызга хөрмәт хисеннән, туганнарыгыздан да якынрак кешеләр булмауны да аңлау – хәерле күренеш булыр, иптәшләр.
Тик менә, Ирина ханымның апасы Нина Гавриловага да йортның өлеше бүләк итеп калдырылмаган. Шуңа күрә, акча эшләү максатына ирешергә тырышып, булганыннан колак какмагыз!
Шулай итеп, «Юлай юллый»ның һәр чыгарылышында шикелле, темага нокта куймыйбыз, ә чишелешен көтәбез. Хәл-вакыйгалар республиканың төп мәгълүмат агентлыгы журналистының үткен күзлегеннән дә күзәтелеп барачак!