Казан уртасында тирмә: бар да кулдан ясалган, шөреп-кадаклар урынына күн, өч кат киез
Каюм Насыйри урамындагы тирмәне күпләр күргәне бардыр. Ул «Тамырлар» проекты буларак та билгеле. Әлеге тирмәнең хуҗасы Марат Рамазанов «Интертат»ка проект идеясе, эш барышында килеп чыккан кыенлыклар һәм киләчәккә хыяллары турында сөйләде.

«Максатыбыз – кунакларны борынгы төрки чор мохитенә кайтару иде»
Тирмә – Казанда гына түгел, Татарстанда да мондый форматтагы беренче туристик объект. Әлеге проектны булдыру идеясе ничек килде?
Элек минем бер дә тарих белән кызыксынганым юк иде, мәктәптә дә бу фәнне бик яратмадым. Идея үземнең гаиләм шәҗәрәсен өйрәнгәндә барлыкка килде. Шәҗәрәбезне төзегәч, «мин бит татар егете, ә үз тарихымны белмим» дигән уй туды. Татар халкы тарихы белән кызыксына башладым. Шуннан китте: Татарстанда тарихны кайда өйрәнеп була, дигән сорау куйдым – Болгарда. Анда баргач, мин шок хәлендә идем, тарихи җирләрдә энергетика бик көчле, шуның белән рухландым. Казанга кайткач, татар халкы белән бәйле булган төрле музейларга, күргәзмәләргә йөрдем. Башымда татар халкының тулы тарихын күзаллыйсым килде. «Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге музее»нда пазл төзелеп бетте. Анда XVI гасырга кадәр татарлар тарихында булган төгәл 4 зур чор аерылып күрсәтелгән, аларның һәрберсе – аерым тарих, һәрберсенең йөзе бар.
Болгарда тарихка тулаем чумган кебек буласың, Казанда да шундый урын булсын, дигән теләк барлыкка килде. 4 чор – һәм әлеге һәрбер чорны тулаем сизү, күрү, ишетү булырга тиеш. Шулай эшләгән очракта гына, хисләрне кеше барлык органнары аша кичерә, һәм аларны онытуы кыен. Шуннан уйлый башладык – Идел буе Болгары турында без бик күп сөйләшәбез, Алтын Урда, Казан ханлыгы турында да мәгълүмат күп. Борынгы төрки чор турында мәгълүмат юк диярлек, без аның турында аз сөйләшәбез, ә ул бит бик зур чор. 1 мең ел гына да түгел, берничә гасыр. Максатыбыз – кунакларны борынгы төрки чор мохитенә кайтару иде. Тирмә кирәк, дигән уй килде, һәм без аны булдырдык.

«Болгарда тарихка тулаем чумган кебек, Казанда да шундый урын булсын, дигән теләк барлыкка килде».
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Тирмәне куеп, берничә көн узгач, Казан мэрына 2 шикаять хаты килгән»
Тирмә дигәндә, кайбер тарихчыларның фикерләре аерыла, күпләр татар халкы тарихында тирмә булуны кире кага.
Тирмәне куеп, берничә көн узгач, Казан шәһәре мэры исеменә 2 шикаять хаты килгән. «Ничек инде Казан уртасында тирмә торачак, аның татарлар тормышында бернинди роле дә юк бит», – дип язганнар, без әлеге фикерләр белән килешмибез. «Тамырлар» проектын булдырганда, без галимнәр белән киңәшләшеп эшләдек, тарихчылар, кием, дизайн буенча белгечләр белән сөйләштек. Биредә тарихчы Искәндәр Измайлов «Татар халкы тарихында тирмә» дигән темага лекцияләр уздыра, анда ул барысы турында да кызыклы итеп, тарихи чыганаклардан өзекләр китереп сөйли.
Әгәр Казан ханлыгын алсак, анда тирмәләр аристократия вәкилләрендә сакланып калган була. «Җәйләү» – дигән термин бар, ул бүгенге дачага бару кебек. Шәһәр байлары җәй көне тирмәләр җәеп чыкканнар. Карл Фукс истәлекләрендә «татарлар XIX гасырга кадәр Сабантуй вакытында хөрмәт йөзеннән үзәктә тирмәләр куялар иде» дип яза.
Әстерхан татарларының бер төркемен «юртовские татары» дип йөртәләр, аларның XIX гасырга кадәр тирмәләрдә яшәгәне билгеле. Себер татарлары арасында бараба татарлары шулай ук тирмәләрдә яшиләр. Казан татарлары тарихта беренчеләрдән булып өйләргә күчә, һәм алар аңа кадәр булган тарихны бик теләп онытырга тели.
Кыргызлар белән чагыштырсак, аларда даими урынлы йортларга күченү 1920 елда була. Октябрь революциясе вакытында әле алар тирмәдә яшәгәннәр. Ә гомуми күченү бөтенләй 1940 елларда гына була. Кыргызлар фатирларга 100 ел элек күченгән булса, татарлар 1100 ел элек күченгән. Шуңа күрә 1000 ел үткәч, тирмә бездә берникадәр онытылган. Ләкин тарих барыбер сакланып калган.

«Тамырлар» проектын галимнәр белән киңәшләшеп эшләдек».
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Барысы да кулдан ясалган, шөрепләр һәм кадаклар урынына – күн»
Әлеге тирмәне кайда ясадылар?
Тирмәне кыргыз осталары ясап бирде. Әйткәнемчә, кыргызлар тирмәдән өйләргә күчкән соңгы халык булып санала, һәм аларда традицияләр яхшы сакланган. Монда барысы да кулдан ясалган. Шөрепләр һәм кадаклар урынына тире кулланыла. Казахлар бу мәсьәләдә күпмедер алга киткән, аларда тирмәләрне станоклар ясый. Аларда инде ул – аерым тулы җитештерү эше. Ләкин, минемчә, алар күңел биреп эшләнелмәгән, аны бит машина ясый, ул барыбер башкача була. Ә монда күпме кул көче кергән, күңел биреп эшләнелгән.
Киезгә килсәк, Татарстанда киезне Кукмарада гына ясыйлар, ләкин ул тирмәләр өчен туры килми. Шуңа күрә монда да башка җирдән эзләргә туры килде. Төрле җирдә төрлечә ясыйлар, хәтта һәрбер гаиләнең, нәселнең – үз киез ясау ысулы. Ак, кара киез бар. Биредә 3 катлам киез кулландык – ак – кара – ак, аны шулай ук Кыргызстаннан кайтарттык. Музыкаль инструментларны Фарат Ханбеков ясады, бизәлеш, орнаментларны Гүзәл Вәлиева-Сөйләйманова киңәшләре буенча эшләдек.
Төсләргә килгәндә, сез күбрәк көрәнгә игътибар биргәнсез. Нишләп нәкъ әлеге төскә тукталдыгыз?
Мондый төсне башка җирләрдә очратып булмый. Кыргыз тирмәләре кызыл төстә, төрекмәннәрдә – яшел. Борынгы төрки чорда буяу кебек әйберләр булмаган, барысы да табигый, шуңа күрә бездә дә барысы да табигый төсләрдә булсын, дидек. Мин төрле илләрдәге тирмәләрне карадым – 4 ай эчендә Башкортстан, Алтай, Казахстан, Кыргызстанда һәм башка берничә төрки илдә булдым. Миңа төрки халыкларда тирмәләр нинди, нәрсәләре белән аерылганын аңларга кирәк иде.
Табигать шартларын чагыштырсак, монда кыш башкача бит, әлеге үзенчәлекләрне ничек җайлаштырдыгыз?
Әйе, бездә табигать шартлары бераз үзгә, тирмәне урнаштырганда, әлеге үзенчәлек ачык сизелде. Кыргызлар Казанга килеп, тирмәне куйганда, ярыклар калды, алар – шулай калсын, җилләнер, яхшы гына була, диләр. Без көлдек инде – әйбәт тәкъдим дә, ләкин бездә 2 метр кар ява бит, дидек. Кыш көне тирмә электр белән эшли торган махсус җайланма белән җылытылды, бик салкын булмады, халык җыелса, аеруча эссе була, киез җылыны яхшы саклый, моны татарлар яхшы белә инде.
Киез – бик үзенчәлекле материал, әлеге тирмә якынча ничә елга чыдаячак?
Төгәл җавап юк, иң озак кулланылган тирмәләр Кыргызстанда, анда алар 12 ел тора. Далада кар юк, яңгыр яуса, киез яңгырны үзенә сеңдерә, кояш чыккач, ул кибә. Җил чыккач, бөтенләй яңгыр яумаган кебек була. Ләкин бездә һава шартлары башкарак, шуңа күрә без, тирмәне саклар өчен, су үткәрми торган махсус материал белән капладык. Далада табигый вентиляция бар, бездә бина тыгыз урында урнашкан, яңгыр яуган саен киез бозылыр, сасыр гына иде.
Киез – яңгыраш, акустика ягыннан бик үзенчәлекле материал. Элек шундый кагыйдә булган – чит кешеләр яшәгән тирмәгә атта якын килергә ярамаган. Кунакка якынча 20 метр кала аттан төшәргә һәм җәяү барырга кирәк булган. Әлеге кагыйдәне барысы да белгән, әгәр хуҗа ниндидер ят тавыш ишетсә, шул мизгелдә үк дошманнар килгәнен аңлаган. Монда бу аеруча сизелә, әгәр кемдер тирмә янында буталып йөри башласа, аңа кулы, аягы белән тисә, тирмәдә булган кеше моны шуда ук ишетә, һәм бу куркыта да башлый (көлә).
Объект рәсми рәвештә ничек теркәлгән?
Туристик объектларны теркәү реестрында ул «глэмпинг» буларак туры килә, шулай теркәдек. Һәр ай саен җир өчен аренда һәм салым түлибез.

«Киезне төрле җирдә төрлечә ясыйлар, хәтта һәрбер гаиләнең, нәселнең – үз киез ясау ысулы».
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Кайбер көннәрдә туристлар бөтенләй булмый»
Әлеге проектка дәүләт тарафыннан ярдәм булдымы?
Юк, проектны мин тулаем шәхси акчама эшләдем. Күпмедер җыйган акчам бар иде, якынча санагач, алар эшнең яртысын башкарырга да җитмәгәнен аңладым, машинамны саттым, берничә кешедән бурычка алып торырга туры килде. Әлегә керем буенча «плюска» чыкмадык, «нульгә» эшләп барабыз. Әлегә түзәбез, күпмедер вакыттан эш акча китерә башлар, дип уйлыйм, якынча 4-5 ел эчендә алга китеш булуына ышанам, әлеге проект күпләрне кызыксындырды, алга таба да монда төрле чаралар, очрашулар булып торыр, дип уйлыйм.
Монда күбрәк туристлар киләме, яки Казан халкы да кызыксынамы?
Төп контингент, әлбәттә, туристлар, ләкин Казанда яшәүчеләр дә килә. Кайбер көннәрдә кунаклар арасында туристлар бөтенләй булмый. Кайбер чакта баштан әти кеше – гаилә башлыгы карарга килә, күреп, кызык икәнен аңлагач, барлык гаиләсен, балаларын алып килә. Өлкән яшьтәге апалар да, мәктәп укучылары да килә. Казанлылар өчен махсус ташламалар да булдырырга уйлыйбыз, пропискаңны күрсәтәсең, һәм ниндидер бүләк яки ташлама була, башта шундый уйлар да бар, минемчә, кызык алым булыр ул.
Кунакларга гадәти экскурсиядән башка тагын ниләр тәкъдим итәсез?
Бездә Камал театры актеры, режиссер Артур Шәйдуллин куйган спектакль бара, төгәлрәк әйтсәк, «этно-шоу». Баштан без аны спектакль дип тәкъдим иткән идек, халык бик атлыгып тормады, спектакль никтер барыбер искелек буларак кабул ителә, соңрак исемен «этно-шоу» дип үзгәрткәч, тамашачылар күбәйде, мәгънәсе үзгәрмәсә дә, заманчарак яңгырый бит. Тагын бер проектыбыз – «квартирниклар». Шулай ук төрле форматтагы лекцияләр һәм иҗади очрашулар да оештырабыз.

Марат Рамазанов: «Әлегә керем буенча «плюска» чыкмадык, «нульгә» эшләп барабыз».
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов