news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Казан тавышлары» – Түрәләрнең ачыклыгы символы... һәм тамашачының тигезлеге символы

«Голоса Казани – Казан тавышлары» – Татарстанда август аенда үтүче күптөрле мәдәни чараларның берсе – Казан мэриясе балконында үтүче перформанс. Тамашаны безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова һәм фотограф Салават Камалетдинов та күзәтте.

news_top
«Казан тавышлары» – Түрәләрнең ачыклыгы символы... һәм тамашачының тигезлеге символы
Фото: © Салават Камалетдинов

Быел «Голоса Казани – Казан тавышлары» перформансы бишенче мәртәбә узды – бу инде беренче юбилей дигән сүз.

«Голоса Казани – Казан тавышлары» перформансы – уникаль проект – Гүзәл Сәгыйтова проекты, Казан шәһәре башкарма комитетына эшкә килгән елны аның инициативасы белән башланган гаҗәеп проект.

«2021 елда – Туган телләр елында – төрле проектлар уйладык. «Казан тавышлары» башта мондый форматта уйланылмаган иде. Кремль урамы буйлап көндез барасың һәм төрле балконнардан шигырьләр укыла, дип уйлаган идек. Режиссер белән очрашкач, маппинг идеясе дә тугач, ул, әлбәттә, бер генә бинада калды. Күптөрле балконнарны карап йөрдек: Кабан күле буенда да, Опера театры балконында да, Казан Ратушасында да... Мэрия балконнарында калу иң дөресе булгандыр, чөнки ул Мэриянең брендына әйләнде. Бу – түрәләрнең ачыклыгы символы да. Бу – түрәләрне һәм иҗатны берләштергән тарих», – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова әлеге перформанска багышланган матбугат конференциясендә.

ххх

Тамаша Казан шәһәре башкарма комитеты урнашкан бинаның (Кремль урамындагы 3 нче йорт) өч балконында (артистлар) һәм бинаның диварларында (маппинг) бара. Данияр Соколов җитәкчелегендәге Камал театры оркестрына кушылып Артур Исламов, Татьяна Ефремова, Илгиз Шәйхразиев, Марина Карпова һәм Рузил Гатин җырлады. Әйе, La Scala һәм «Большой театр» солисты Рузил Гатин – тамашаның махсус кунагы булды.

Артистларның сәхнәсе – өч балкон, ә оркестр чокыры – бина алды булса, тамаша залы – бөтен Кремль урамы иде. Әлеге тамашаның зур плюсы – тамашачының статусларга бүленмәве. Биредә бейджиклы оештыручылар да кеше аерып йөрми, тасма белән бүлеп куелган яки «фәләнгә-төгәнгә» дигән кәгазь беркетелгән «вип» кәнәфиләр дә юк. Хәтта «алдан килгән урын өчен» дип яхшы урын сайлау да үзен акламый – кайда гына бассаң да, башыңны күтәреп, балконнарга текәләсең, кайда да бертөрле күренә.

Тамаша Казанга караңгылык иңгәч башлана, чөнки бу – утлы шоу: караңгылыкта яктылык аша тамашаның мәгънәсен иңдерү – бар декорация шул.

Перформанс нигезенә Австрия композиторы Иоганн Штраусның данлыклы «Летучая мышь» опереттасы алынган. Дөрес, билгеле либреттодан байтак кына читкә киткәннәр, чөнки режиссер Айдар Җаббаров һәм аның командасының хыянәт турында түгел, мәхәббәт турында эшлисе килгән: «Җыелышып сөйләшкәч торгач шундый фикергә килдек», – диде сценарий авторы Резеда Гобәева.

Мәхәббәт – биредә ир белән хатын мәхәббәте генә түгел, барыбызның да Казаныбызга мәхәббәте дә чагыла. Казан урамнарына, Казан йортларына, ниһаять, Казан кешеләренә мәхәббәт.

Шулай итеп, без Генрих фон Айзенштайнның үз хатынына гашыйк булуын тамаша кылдык. Җыр аша түгел, чөнки төп рольләргә драма артистлары куелган. Ягъни, сюжетта тормыш прозасы. Төп рольләрдә – Илья Славутский (Качалов театры), Искәндәр Хәйруллин (Камал театры), Алсу Густова (Казан ТЮЗы) һәм Лилия Нурель-Әхмәтҗанова (Камал театры). Тагын бер линия – «Золушка линиясе» – театрга гашыйк асрау кыз театр директорына үзенең талантлы актриса булуын раслый алды.

Ә поэзия сюжетка тыкшынмыйча гына аны бизәде, көчәйтте, киңәйтте, зурайтты...

Татарча сүзне дә шигъри форматта ишеттек – ул төп сюжетка кагылмады. Динар Хөснетдинов, Булат Гатауллин Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Кадыйр Сибгатуллин һәм башкаларның шигырьләрен сөйләде.

Димәк, Туган телләр елында балконнарда шигырь уку хыялы белән башланган проект тормыш прозасына күчә бара.

Тормыш прозасы дигәннән, перформанс фотоларын карагач, балконнарга ремонт кирәклегенә игътибар иттем. Сезнең/безнең хрущевка һәм сталинкаларга гына түгел, түрәләр балконына да ремонт кирәк. Хәтерлисезме, «елак телесериллар» башланган вакытта «Богатые тоже плачут» дигән әллә Мексика, әллә Бразилия сериалы бар иде. Шул искә төшеп китте.

Дөрес, тамаша барышында аны беркем дә күрмәгәндер, күренми ул. Шунысы да бар: әлеге уникаль тамашада фото-видео, гомумән, мәҗбүри шарт түгел, чөнки перформанс – билгеле бер урында һәм билгеле бер вакытта үтә торган заманча сәнгать формасы. Видео аша күзәтелә торган түгел, артистлар белән бер дулкында булып карала торган тамаша. Без аны бер ел күңелдә саклыйбыз да, киләсе елда тагын киләбез – олылар-кечеләр, озыннар-кыскалар, байлар-акчасызлар, дәрәҗәлеләр-дәрәҗәсезләр, атказанганнар-казанмаганнар, медальлеләр-медальсезләр – барыбыз да бердәм булып басып торып, утлы перформанс караячакбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар