news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан Сабан туе хөрмәтенә ат чабышлары: «Бер башласаң, туктап була торган түгел»

Сабан туе бәйрәмен ат чабышларыннан башка күз алдына да китереп тә булмый. Халыкта хәтта ансыз узган Хезмәт туе – гармунсыз туй кебек, дигән әйтем дә бар бит әле. Казан шәһәре ипподромына Юлай Низаев та барып кайтты.

news_top
Казан Сабан туе хөрмәтенә ат чабышлары: «Бер башласаң, туктап була торган түгел»
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев, Юлай Низаев

Казан Сабан туе иртәгәсе көнне Хезмәт бәйрәменең төп тантаналары көнне үтәчәк кичне үк башлана инде ул, гадәттә. Быел исә ат чабышларына 200дән артык җайдак теркәлгән. Аларның һәркайсы илнең төрле төбәкләреннән килгән иде.

Әйтергә кирәк, кичә һәм бүген көн буена яңгырлар җәфаласа да, бүгенге кич белән табигать тә һава торышы берникадәр аязлануы белән теләктәшлек иткәндәй төсле булды. Халыкны һәм җиңүчеләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сәламләде.

Ярышлар 13 чабыш-узышларга бүленгән. Беренчесе, әлбәттә, «Сабантуй – 2026» бүләгенә иде. Аңарда Казан егете булган Айрат Ишназаров Марий Эл аты белән җиңүгә иреште. Җилдәй җитез чапты гына шул! Әлеге бүләккә дәгъва кылганнар өчен 700 мең күләмендә приз фонды билгеләнгән иде. Алар 2 мең метрга узышты.

«Без бик озак әзерләндек һәм бу җиңүне көттек. Бу Марий Элдан бик яхшы бия аты, ул хәтта күп айгырларга да өстенлек бирерлек. Әлбәттә, һава торышы яңгырлы бераз борчыган иде, әмма чабышлар узу мәйданы бик яхшы булды. Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы», – дип билгеләп үтте ул журналистлар белән аралашканда.

Алга таба шулай ук «Аргамак» призына ярышучыларның узышын күзәттек. Гомумән, чабышлар башка еллардагы кебек бик тә дулкынландыргыч, дәртләндергеч мизгелләргә бай булды бу ярыш. «Аргамак» бүләгенә дә 2 мең метр дистанция куелган иде, ә приз фонды күләме – 300 мең сумны тәшкил итте.

«Ат та дуламады. Тыныч кына чаптык. Җиңүгә ирешүнең сере бик гади – көн саен атка атланып йөрергә, бу малны яратырга гына кирәк. Атта узышлар – азартлы уен шикелле ул. Бер башласаң, туктап була торган түгел. Горурланам җиңүем белән. Көндәшләр дә көчле иде, өметләнеп тордым. Ат чабышында һәр спорт төрендәге кебек – бөтен көчеңне биреп тырышырга кирәк. Ярый әле яңгыры коеп явып тормады, бераз кояшы да чыкты», – дип сөйләде «Аргамак» призына абсолют чемпион булып танылган Лениногорск районыннан Илнур Вафин.

Шулай ук «Татнефть», «Алтын чакрым», Казан мэриясе, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россия горурлыгы», ТР Атчылык һәм ат спорты федерациясе һәм башка призларга ярыштылар. Тарантасларда узышучылар ярышын да карадык.

Татар аты борынгы заманнардан ук билгеле: кытайлар аларны белән кояшка охшатып хәтта «күк атлары» дип атаганнар икән. Бу чыдамлы атларны Алтайда, Монголиядә һәм Кытайларда да үрчеткәннәр икән!

«Гомер-гомергә кешенең ышанычлы малкае, акыллы хайваннарның берсе булган атка ихтирам бетмәгән!»

Авыл халкының якыннарына, туган-тумачасына көч биреп дәррәү көтү көтүләр дисеңме, кызыксыну катыш дәрт белән атларга атланып яланнарга вә болыннарга чыга. Без – зумерлар буыны берникадәр әле атларда атланып чабарга да, атны тугарып җигәргә дә өйрәнеп үстек. Электр ярдәмендә эшләүче «электропастух» дигән җайланмасы да юк иде. Аннан соң авылга кайтканда, яңгыр явып болай да батып калган, күпме авылдагы бердәнбер трактор белән өстерәп чыгарылган «Жигули» белән «Москвич» белән дә көтүгә чыгулар ай-һай! Ат инде әлбәттә!

Ә бүгенге көндә ат ярышы трибуналарында күпчелек өлкән буын вәкилләре утыргандай күренде. Шулай да сирәк-мирәк булса да яшүсмерләр, балалы гаиләләр булуы шатландырды. Димәк, гомер-гомергә кешенең ышанычлы малкае, акыллы хайваннарның берсе булган атка ихтирам бетмәгән!

Бәйрәм булгач – бәйрәм булсын! Аш-су, күңел ачу зоналары да кирәк инде ул. Анда халык бигрәк күп иде. Сәхнәдә исә татар эстрадасы йолдызлары Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасыйхов, Әлфинә Әзһәмова, Илгиз Шәйхразыев һәм Malsi Music иҗат дуэт чыгышларын үз эченә алган бай программа көтте. Әлфинә апаның соңгы арада аеруча нык популярлыгы сокландыра. Иҗади экспериментларга һәрвакыт әзер икәне күренеп тора. Хитларга әверелгән җырлары да бихисап.

Әлфинә апа сәхнәдә чыгыш ясаганда «Онытмаган», «Төнге урам» җырларын җырлады да шешәдән су эчеп куйды. «Пенсия яшендә мин. Ничәмә җырны рәттән җырлаулар!» – дип тә куйды әле. Хаклы ялда да димәссең, татар яшьләренең төнге дискотекаларында да чыгыш ясап йөри бит ул!

Атларны тәрбияләү, аларны Сабан туена әзерләү, кунакларны сокландыру бик күп чыгымнар, сабырлык һәм көч таләп итә. Барлык чабышкылар хуҗаларына Сабан туен олылап, малкайларны яхшылап тәрбияләп алып килгән өчен рәхмәт. Киләсе елларда да Хезмәт туйларын, ат чабышларын шулай гөрләтеп, исән-имин үткәрергә насыйп булсын. Безгә дә узган бәйрәмнең якты хатирәләрен күңелләрдә саклап, алдагы елларда да Сабан туен сагынып көтеп алырга насыйп итсен Ходай!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар