«Казан нуры» мәчетендә корбан чалу: «Хәйриячелек аша тормышта бәрәкәтне арттырабыз»
Бүген Казанда ике дистәгә якын ноктада корбан чалу оештырылды. Чистай һәм Фатих Әмирхан урамнары киселешендә урнашкан «Казан нуры» мәчетендә корбан чалуның ничек узуын «Интертат» журналисты күреп кайтты.
Бүген Корбан гаетен бәйрәм итәбез, Татарстанда – ял көне. Бу – күпләр өчен, авылларына, туган нигезләренә кайтып, корбан чалу мөмкинлеге. Авылларда һәр хуҗалыкта, гадәттә, мал чалу урыны була. Шәһәрдә, район үзәкләрендә исә мондый урыннар махсус оештырыла.
Корбан чалуның асылы, аның өчен нинди саваплар булу турында хәзрәтләребез бәйрәм алдыннан аңлатып килде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исә бәйрәм вәгазендә әлеге көннең мөһимлеге турында: «Корбан гаете – Аллаһка якынаю бәйрәме ул. Корбан чалып, без, пәйгамбәр Ибраһим галәйһисәлам кебек, Раббыбызның сынауларына һәм әмерләренә буйсынуны күрсәтәбез. Корбаннан мохтаҗларга, туганнарга, күрше-күләнгә өлеш чыгарып, Аллаһыга биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылабыз», – диде.

«Районнарда сарыклар үрчетүчеләргә мөмкинлек бирәсебез килә»
«Казан нуры» мәчетенә килгәндә, «Татнефть» арена буеннан ук анда үзгә бер җанлылык сизелә иде.
Мәчетнең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов та бик ачык йөзле шәхес булып чыкты. Әле тегендә, әле монда йөгергәләсә дә, үзенә бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә туры килсә дә, сөйләшеп алу мөмкинлеге булды.
«Казан нуры» комплексында инде 10 елдан артык корбан чалу эшләре оештырыла. Бездә ел саен 2 меңнән артык сарык чалына. Без гадәттә, Татарстанның төрле районнарындагы авылларда сарык үрчетүчеләргә, монда сарыкларын алып килеп урнаштыру өчен, утарлар бирәбез. Һәм инде алар үзләренең сарыкларын сата. Районнарда сарыклар үрчетүчеләргә мөмкинлек бирәсебез килә. Бүген мәсәлән: Лаеш, Биектау, Яшел Үзән, Әлмәт һәм башка районнардан алып килделәр. Шулай ук чалучы егетләребез бар, алар тулысынча эшкәртеп бирә. Мәчеткә кергән җирдә үк аерым палатка куелган, кем тели, итенең бер өлешен, мохтаҗларга дип, анда калдыра ала. «Сәбил» дигән хәйрия фонды белән берлектә таратуны оештырабыз, – дип сөйләде хәзрәт.

Хәзрәт сүзләренчә, элек күбрәк өлкәннәр чалдырырга тырышса, хәзергесе көндә яшьләр һәм яшь гаиләләрнең артуы күзәтелә. Бәйрәм намазларына мәчеткә 2 меңнән артык кеше килә икән, ә җомга намазларына 1200ләп мөселман җыела, ди хәзрәт.

Шәһәрнең ветеринария берләшмәсе дә монда кизү тора, һәр әйбер күз уңында.
«Терлек чирләрен булдырмау мөһим. Шуңа күрә һәрвакыт малларны да, итне дә тикшерәбез. Анализлар алып торабыз. Без һәр ел бу мәчет мәйданчыгында булабыз. Һәм мин шаккатам! Мондагы масштаб һәм ажиотаж сокландыру хисләре уята», – диде ветеринария табибәсе Әминә Гарипова.

«Оештыручыларга Аллаһның рәхмәтләре булсын»
Мохтаҗлар өчен ит өләшелә торган палаткага да кешеләр килә торды. Күпчелеге бик күп рәхмәтләрен җиткерде, әмма кулдагы камера белән микрофонны күрепме, минем белән озак сөйләшергә теләмәделәр.

Казаннан хезмәт ветераны Фәймә апа Низамова 55 яшьләрендә мәчеткә йөри башланган. Хәзер исә аңа 85 яшь!
«Ходай ризалыгы өчен безгә шулай ит таратуларына, без – өлкәннәрне хөрмәт итүләренә шатланганымны белсәң, балакаем! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Ел саен шулай оештыралар бит. Оештыручыларга Аллаһның рәхмәтләре булсын, исәнлек бирсен Аллаһым», – диде ак яулыклы әби, ихлас йөрәктән рәхмәтләрен белдереп.

Алмаз хәзрәт үзе үк билгеләп киткәнчә, бүгенгесе көндә яшь егет-кызлар да күпләп дин юлына баса. Шундый егетләрнең берсе дә мохтаҗ гаилә өчен ит алып тора иде. Ул аны илтеп тапшырырга уйлаган булып чыкты. Соклангыч!
«Мине мәчеткә әтием алып килде. Балачакта ничек алып килгәнен дә хәтерлим әле. Ул вакытта ныклап аңлап та җиткермәгәнмендер, үсә төшкәч догалар өйрәндем, намазлар укыйм. Шуннан соң, сыйныфташларым һәм дусларым арасында да мәчеткә килүчеләр һәм намазга басучылар булды. Бернинди каршылыклар булмады. Бүген дә бәйрәм намазына сыйныфташлар белән бергәләп килдек. Мондый игелекле чаралар нык кирәкле, дип саныйм. Чөнки, хәйриячелек аша үзебезнең тормышта бәрәкәтне арттырабыз һәм динебезнең нинди матур булуын күрсәтәбез», – диде Казанның татар телендә белем бирүче 13нче гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Абдулла Хәмзәев.

Яшь егет алдында имтиханнар тора.
«Әлбәттә, чыгарылыш кичәбез бик әхлаклы узды. Икенче июнь көнне беренче Бердәм дәүләт имтиханы көтә. Математика фәненнән белемнәребезне тикшерәбез. Болай инде 11нче сыйныфка кадәр укыйсым килә һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенә укырга керәсем килә», – ди ул.

Кылган изге гамәлләребез кабуллардан булсын иде, Корбан гаете мөбарәк булсын!
