Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан нигә карга баткан: «Эшче куллар җитми икән, хезмәт хакын арттырсыннар»

Кыш көне урам җыештыручыларның эше тагын да арта. Шәһәр халкы карның күплегенә, аяк аслары бозлавык булганга зарлана. «Интертат» хәбәрчесе Казан урамнарын кардан чистартучылар белән аралашып кайтты.

news_top_970_100
Казан нигә карга баткан: «Эшче куллар җитми икән, хезмәт хакын арттырсыннар»
Ралинә Сәлимова

Кар көрәүчеләрнең эш вакыты иртә башлана. Шуңа күрә, иртәнге җидедән дә калмыйча, урамга чыктым. 

Мәктәп елларында, имтиханны тапшыра алмасаң, урам җыештыручы булачаксың, дип куркыта иделәр. Шуңа күрә дә «дворник»лар турында дөрес булмаган фикерләү туган. Алар усал, сөйләшми торган, белемсез кешеләр сыман тоела башлый. Ялгышканмын. Аларның телләре бай, йөзләре ачык. 

«Урам җыештыручылар җитми»

Галиәсгар Камал театры тукталышында «Горводзеленхоз» дип язылган формадан бер егет кар көри иде. Эшеннән бүлдерсәм дә, ул аралашуга шат булды.

Альберт Насыйбуллин, Казаннан:

Эш вакытым – иртәнге 7дән кичке 4кә кадәр. Җәй көне без шәһәрне чүп-чардан арындырабыз, ә кыш көне кар көрибез. Кыш көне эшләве бик авыр. Безнең вазифа – Камал, Тукай, Айдинов урамнарын чистарту. Тукталышта көри башлыйбыз, аннары баскычларны чистартабыз. Төшке аш вакыты 11:30дан 13.00гә кадәр. Хезмәт хакым якынча 30 мең. Миңа ул җитә.

Бер теләгем бар: халык чүпне җиргә ташламасын иде. Безгә дә эш җиңелрәк, шәһәр дә чистарак була. Әгәр кая эшкә керергә белмәсәгез, безгә килегез! Безгә урам җыештыручылар җитми.

«Мәктәп үз акчасына карны чыгарттырырга мәҗбүр: ә ул – шәһәрнең проблемасы»

Петербург урамында бер хатын-кыз кар көри иде. Мин аны урам җыештыручы белән бутадым. Ә ул 21нче мәктәптә комендант булып эшләүче Ирина Доронина икән.

Урам җыештыручылар аена 15 мең ала. Әгәр аларга 30 мең түләсәләр, шәһәрдә бер кар да булмас иде. Иртәнге сәгать 7дә бөтен урам җыештыручылар белән тулган. Шәһәрлеләр грейдерлары белән «дружно» үтеп китә дә, керү юлы капланып кала. Әлеге урамның муниципаль парковкалары чистартылмый, карга күмелеп ята. Муниципаль хезмәтләр начар эшли.

Парковка янында чокыр бар иде. Шуны ямап куйсыннар дип, шикаять язган идек. Бер елдан соң гына төзәттеләр!

Башка шәһәрләрдә дә эшләгәнем булды. Мондый галәмәтне күргәнем булмады. Мәсәлән, Мәскәү җыештыручылары бөтен территорияне чистарталар. Ә Казанда...

Кемдер эшен җиренә җиткереп эшләмәгәнгә күрә, мәктәп үз акчасына карны чыгарттырырга мәҗбүр. Шәһәр эше ул, – дип сөйләде Ирина һәм, көрәген күтәреп, үз эше белән китте. 

Сәгать 8ләрдә урам җыештыручыларны табуы инде авыррак була башлады. Урамда формадан басып торган 4 ир-атка мөрәҗәгать иттем:

Кайда соң урам җыештыручылар? Сезнең арада бармы?

Юк, без электриклар. Бездән нигә интервью алмыйлар ул? – дип көлделәр һәм урам җыештыручы апага таба күрсәттеләр.

Әмма ул апа кызу-кызу тротуардан кар көри иде. Аңа эндәшкәч, ул нигәдер кабынмаган светофорга күтәрелеп карап, яндыру өчен көрәге белән баганага «биреп» алды да, миңа күтәрелеп: «Эшем күп әле минем!» – диде.

«Тик ятмас өчен урам җыештырам»

Аннары тимер койма буенда тәмәке тартып басып торган урам җыештыручы бабайны күрдем. Аңлавымча, ул 5нче лицейның территориясен чистарта. Исемен Андрей Давыдов диде. Үзе турында бик теләп сөйләде.

«Горводзеленхоз»да эшләүчеләр аена 25тән дә ким алмый. Аларның эш вакыты да күп инде. Мин менә 7нче яртыда эшкә чыгам да, 10нчы яртыда инде буш. Хезмәт хакы да шуның өчен минималь – 15 800 сум. Киләсе елдан хезмәт хакын 20 меңгә кадәр күтәрергә вәгъдә иттеләр. Булырмы-юкмы… Пенсиягә дә күп калмады. Тагын бер ел, Алла боерса. Яшәргә бик җитмәсә дә, түзәргә кирәк инде! Ә кая барасың?

Эшемне начар димим. Саф һавада эшлим, гел хәрәкәттә. Кыш көне иртәнге 5тә торуы гына авыр. Күзне ачасың, ә урамда караңгы, салкын.

Гомерем буе җыештыручы булып эшләдем, дип уйлый күрмәгез. Быел 4нче ел гына әле. Бу эшкә кадәр мин 10 ел каравылчы булып эшләдем. Әмма анда бик аз түләделәр. Автосервиста машина сакладым. Аннары анда җитәкче үзгәргәч, ул картларны куды.

Аена 6 меңне күзаллыйсызмы? Эт кебек кемнеңдер мөлкәтен саклап утырасы килми. Ә биредә – тәрбияле балалар! Минем белән гел исәнләшеп китәләр. Ә каравылчы нишли? Утыра да – тарта, тарта да – утыра.

Эшегез көннең беренче яртысында тәмамлана. Ә калган вакытны нишлисез? Икенче сменага чыгасызмы?

Миңа апрельдә 62 яшь була инде. Хатын 20 мең пенсия ала. 30 мең 2 кешегә азмы?! Безгә иң мөһиме – шул коммуналкага түләргә һәм ашарга җиткерергә. Яңа җиһазны яшьләр алсын. Безгә бернәрсә дә кирәкми. Тормыш иптәшем өйдә утыра, ә мин инде, тик ятмас өчен, урам җыештырам. Алайса утырыр идем шунда, боегып, телевизор каршында. Яшь барган саен хәрәкәт кирәк.

Яшьләр… яшьләр… Әнә баралар телефоннарына текәлеп! Навигатор белән генә хәрәкәтләнәләр. Үзләренең башлары эшлиме икән? Картайгач, күзләре күрмәячәк бит. Киләчәкне уйламыйсыз. Яшьләр хәзер пенсия турында да уйламый! «Нинди пенсия инде», «мин аңа кадәр яшәмим», «аңа кадәр ерак», «кем безгә пенсия түләсен», – диләр. Мин 61нче елгы. Пенсиягә эләкмәдем. 3 ел өстәделәр. Һаман эшләп йөрергә кирәк.

Лицейга таныш җыештыручы хатын аша кердем. Җитәкчегә контактларны ул биргән. Мине эшкә «по блату» алдылар. Урам җыештыручы булып эшкә керер өчен дә «связьләр» кирәк.

Торак комплексына теләсәгез, анда буш вакансияләр бар. Ә монда – балалар йөргән җирдә эшләгәч, җаваплылык күп. 

«Эчми торган урам җыештыручы – иң ышанычлы кеше»

– Урам җыештыручыларының революциягә кадәр көч һәм дәрәҗәсе булган. Ул бөтен кеше артыннан күзәткән, кем кая яшәгәнен белгән. Аны хөрмәт иткәннәр. Әгәр ул ишекләрне ябып куйса, аңа 10 тиен яки 1 сум акча биргәннәр. Бездән Мәскәүдә урам җыештыручылар күп булган. Ник дип уйлыйсың?

Хезмәт хакын әйбәт түләгәннәрме?

Урам җыештыручылар күбесе мөселман булган. Чөнки алар хәмер эчемлекләр белән мавыкмаган. Эчми торган урам җыештыручы – иң ышанычлы кеше. Эчкән кешедән бернәрсә дә чыкмый, хәтта урам җыештыру да.

Хәер, хәзер татарлар да эчә. Алдан дингә көчлерәк ышаналар иде, гөнаһтан курка иделәр.

...Мин махсус операциягә китәр идем. Ә 60 яшьтән дә өлкәннәрне үз теләге белән дә алмыйлар. Миңа: «Китүчеләрне монда алмаштырырсыз», – дип әйттеләр, ә мин...

Рәхмәт, абый. Шуңа кадәр генә иде…

«Бу эшкә яшьләр килми»

Ленар Сәлахетдинов, «М.Видео»ның җыештыручысы:

Хезмәт хакы бик аз, тормыш итәргә җитми. Кулга 20 мең бирәләр инде. Кар көн саен ява, аны эшләп бетереп булмый. 

Сез пенсиядәдер инде?

Миңа 75 яшь. Әйе, пенсиям бар.

Әле дә эшләп йөрисезме?

Әйе. Ә кая барасың? Пенсия бернәрсәгә дә җитми бит. 15 мең акчамы инде ул? Квартирага бирәсең 5 меңен һәм калган 10 меңгә торып буламы? Менә бу карны көрәп бетерсәк, тагын эш кушалар. Бу күч төшке ашка кадәр җитә. Аннары йорт артыннан көрибез. Анда кишәрлек бар.

Җәй көне эшләве җиңелрәк. Хезмәт хакы да шул ук кала. Җәйне түземсезлек белән көтәбез.

Бу эшкә яшьләр килми. 20 меңгә кем эшләп йөрсен! Алар әнә шуып кына йөри «ты-ты-ты» белән (грейдер турында сүз бара). Бетте.

Эшләмиләр генә. Эшлиселәре килми. Без Советлар Союзында яшәдек, эшләргә өйрәнгән. Өйдә тик ятасы килми, –дип сөйләде ул.

«Халык машиналарын чыгара алмыйча интегә!»

Елена, дәүләт аптекасы җыештыручысы:

Ел саен карны өеп калдыралар. Тукталышлардагы карны көриләр дә кырыйга өеп калдыралар. Мин бина эчендә җыештырырга тиеш. Хатын-кыз башым белән кар да көрәргә туры килә. Кар көрәгән өчен миңа беркем дә «рәхмәт» димәячәк. Ә бушка эшлисе килми. Намусым уянганда, барыбер, чыгып кар көрим.

Дүшәмбе көне түбәдән кар төшерделәр. Техника бар, ә кеше юк. Шуңа күрә ул авыр карларны көрәү минем җилкәгә төшә. Мин шәһәр өчен дә, үзем өчен дә эшлим булып чыга. Аена 20 мең инде ул. Шулай 15 ел буе дәвам итә.

Бер карасаң, Казанның үзәге инде, әйеме? Бөтен җирне «ялап алырга» тиешләр! Менә ул кар өемнәре нәрсәгә алай ята? Матур түгел бит инде ул.

Артларына типсәләр, грейдерлар айга бер үтеп китә. Боерык бирсәләр – алар эшләячәкләр, юк икән – шулай ятачак. Чынлап әйтәм.

Шикаятьләр язганыгыз булдымы соң?

 Ә кемгә? Кем миңа ышаначак? Алар: «Үз яныңны җыештыр да, калганы синең проблема түгел», –  диячәкләр. 

Әгәр аларга эшче куллар җитми икән, хезмәт хакын арттырсыннар. Эшчеләр чаба-чаба киләчәк. Алайса подъездан чыгасың да, халык машиналарын чыгара алмый интегә, көрәк тотып кар көри. Без бит коммуналканы түләгәндә дә, чисталык һәм тәртип булсын, дип түлибез.

Әгәр дә аларга кеше җитмәсә, бу – минем проблема түгел. Кешеләрне кызыксындырыгыз, яхшы акча түләгез. Урам җыештыручылары ишегалларын да чистартмый бит! Ишегалдында яшәүчеләр үзләре чыгып кар көри.

 Ишегалдында карны чистартмасалар, кемгә зарланырга, дигән сорауга «Интертат» материал әзерләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100