Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында карны чистартмасалар, кемгә зарланырга?

news_top_970_100
Ишегалдында карны чистартмасалар, кемгә зарланырга?
Владимир Васильев

Татарстанда көчле бураннардан соң, ишегалларын да кар басты. Белгечләр кар көрәмәүгә зарланып кая мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлата. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Яуган карны шунда ук чистартып бетереп барып булмавы да искәртелә.

Йорт ишегалларында кар көрәлмәүгә зарланучыларга Татарстанның Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Казан халкы «Открытая Казань» диспетчерлык хезмәтенә дә шалтырата ала. Биредә кар чистарту турында мөрәҗәгать калдырып була. «ЖКХ-Контроль төбәк үзәге» оешмасының башкарма директоры Дмитрий Романов шул хакта әйткән.

«Шул вакытта шәһәр кешеләре шуны аңларга тиеш – бөтен ишегалларын кар яугач ук чистартып бетерү мөмкин түгел. Билгеле бер вакыт кирәк. Эшләр башкарылганын бераз көтеп торырга кирәк», – ди эксперт.

Белгеч карны вакытында чистартмагач өчен идарәче компанияне җаваплылыкка тарту мөмкинлеге турында да искәртә. «Барысын да оператив эшләп булмый. «Йорт яны территориясен җыештыру» дигән пункт бар. Аңа карны күчерү, механик җыештыру, материалларга чыгымнар, тозлы катнашма, көрәкләр һәм карны чыгару керә», – ди Романов.

Шулай да оператив эшләүче компанияләр бар һәм кар чистарту тоткарлана торган ишегаллары да күзәтелә. «Зур идарәче компанияләрнең үз техника паркы бар. Алар техниканы шунда ук эшкә чыгара. Ишегаллары кечкенә ТСЖларга караган йортларда кар чистартылмаска мөмкин, акчалары җитми, бөтен кеше сорый. Барысы да индивидуаль тәртиптә һәм кешеләргә бәйле. Ләкин кешеләр моңа игътибар итә алмый – һәркем счет-фактура буенча түли, шуңа күрә сыйфатлы хезмәт күрсәтүне көтә. Сыйфатсыз хезмәт күрсәтсәләр, Татарстанның Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була», – ди ул.

Романов ишегалды чистартучы хезмәткәрләр җитешмәвен дә әйтә. Шулай ук ишегалдын чистартырга кирәк булганда, бар кеше дә чыгып, машиналарын күчереп куймавын да искәртә. «Аннары зарланалар», – ди.

Тапшыруда парковка урыннарын чылбыр белән бикләп куярга маташучылар турында әйтелә. «Болай эшләргә ярамый, ишегалды – уртак урын», – ди белгеч.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 декабрь 2022
    Исемсез
    Авыл жирендэ чистартабыз зарланмыйбыз, саф хавада, бергэлэп чыксалар бердэ авыр булмас узлэренэ дэ кунелле булыр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100