Казан мәктәбендә атыш турында эш буенча хөкем ителүче Илназ Галәвиев адвокатын алыштырган
Бүген Татарстанның Югары Суды Казандагы 175нче гимназиядә атыш турында эш буенча процессны кичектерде. Хөкем ителүче Илназ Галәвиевның сак астында булу вакытын тагын ярты елга озайттылар.
«Татар-информ» хәбәрчесе Елена Сәләхова судтан язганча, Галәвиев адвокатын алмаштырырга карар кылган. Билгеләнгән адвокат урынына аның мәнфәгатьләрен Алексей Васильев яклаячак.
Бүген Васильев судка килмәде. Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков сүзләренчә, адвокатның гамәле этикага туры килми. Шулай да, прокуратура үтенече буенча, процессны 15 ноябрьгә күчерделәр, диелә бу хәбәрдә.
- Тугыз кешенең гомерен өзгән Илназ Галәвиевка карата суд процессы өзелде.
- Илназ Галәвиевнең әтисен суд залына кертмәделәр.