Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Галәвиевка карата суд процессы өзелде

news_top_970_100
Илназ Галәвиевка карата суд процессы өзелде
Елена Сәлахова

Бүген Татарстан Югары Суды Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм турында эшне карый башлады. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә әлеге гимназияне тәмамлаган Илназ Галәвиев утырды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, нәкъ менә ул узган елның 11 маенда гимназиягә бәреп керә һәм ут ача.

Әлеге фаҗигадә 9 кешенең гомере өзелде. Алар арасында 8 «А» сыйныфыннан 7 укучы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова һәм инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева бар. 

Илназ Галәвиев берьюлы дүрт маддә («Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү», «Ике һәм аннан күбрәк кеше, шул исәптән кече яшьтәгеләрне үтерергә омтылу», «Шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма әзерләү һәм саклау», «Чит милекне явыз ният белән юк итү һәм зыян китерү») буенча гаепләү белдерелде. Аны үз акылында дип таптылар, ул үз гаебен тулысынча таныды.

Югары Судта дәүләт гаепләүчесе позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итә. Бүген гаепләү карары укырлар, дип көтелә, шуннан соң суд зыян күрүчеләрдән (алар барлыгы 600 кеше) сорау алырга керешәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Әлеге минутларда «Татар-информ» хәбәрчесе Татарстан Югары Суды бинасында әле генә янгын сигнализациясе яңгыравын хәбәр итте. Илназ Галәвиевка карата башланган суд процессы, кешеләрне эвакуацияләү сәбәпле, өзелде.

Хәвеф сигналы судья Галәвиевне сак астында тоту вакытын озайту турындагы карарны укый башлагач яңгырады.

Приставлар бөтен кешене дә ашыгыч рәвештә залдан чыгып китәргә чакырды, дип хәбәр итте «Татар-информ» корреспонденты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100