Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кызы Камилла Ямайкадан килгән булачак табибка кияүгә чыккан

news_top_970_100
Казан кызы Камилла Ямайкадан килгән булачак табибка кияүгә чыккан
https://vk.com/kznlife

Казан кызы Камилла Ямайка гражданины Девар Ромиерга кияүгә чыккан. Бу хакта «ВКонтакте» сәхифәсендә «Казань Онлайн» төркеме хәбәр итә.

Девар Ромиер белән Камилла 3 ел элек интернет аша танышканнар. Күпмедер вакыттан соң яшьләр очраша һәм бер-берсенә бер күрүдән үк гашыйк була.

Девар Ромиерның Казанга килгәненә 3 ел. Кияү егете Казан дәүләт медицина университетында табиб булырга укый. Уку процессы инглиз телендә булуга карамастан, рус телендә дә яхшы гына сөйләшә.

Ел ярымнан яшь пар, кияүнең туган ягы һәм якыннары белән танышу өчен, Ямайкага очарга җыена.

Фото: © https://vk.com/kznlife

Пабликны карап баручылар бу уңайдан төрле фикерләр язып калдырганнар. Күпчелеге, әлбәттә инде, Камилланы тәнкыйтьләгән.

«Беренче күрүдән гашыйк булган диме…..»;

«Чыраена карарлык та түгел бит»;

«Нигә татар канын бозасыз? Болай да татарлар бетеп бара»; «Менә хәзер афротатарлар барлыкка киләчәк инде»;

«И, Аллам, Казанда өйләнмәгән егетләр беткәнме? «, - дип аптырашкан халык.

«Татар егетләре бөтен татар кызларына да җитмәячәк. Күпхатынлылыкны рөхсәт итсәләр генә»; «Гашыйк булган бит»; «Яхшы буйдак егетләр калмады хәзер. Статистикага ышанмагыз, бары тик шәһәр буйлап йөреп чыгыгыз һәм үзегез дә инанырсыз», - дип аклаганнар Камилланың бу адымын кайберәүләр.

«Минем янәшәмдә генә дә 25-30 яшьлек күпме егетләр! Алар табиблар, стоматологлар булып, суд өлкәсендә эшлиләр. Берсе дә өйләнмәгән», - дип кире каккан бер ханым алда язылган фикерне.

Бу вакыйгага гаҗәпләнеп: «Әстәгъфирулла, тәүбә. Дошманыма да теләмим», - дигән комментарий калдыручыдан: «Кара кеше күргәнең юкмы әллә?» - дип кызыксынганнар. «Бар, брат, ләкин яныннан тизрәк үтеп китәм», - дип җавап язган аларга алдагы интернет кулланучы.

Кайберәүләр, әлеге парның балалары да кара тәнле булып туачагына ишарәләп, Камилланың әти-әнисен кызганган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100