news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан кызы Камилә Вәлиева дөнья рекорды куйды

14 яшьлек Камилә Вәлиева Россия кубогының бишенче этабында җиңде.

news_top
Казан кызы Камилә Вәлиева дөнья рекорды куйды
https://www.instagram.com/kamilavalieva_oficialnew

Казанда туып-үскән 14 яшьлек Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Россия кубогының бишенче этабында җиңде. Бәйге 6 декабрьдә Мәскәүдә узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Камилә дә, Алинә Заһитова кебек үк, тренер Этери Туберидзе белән шөгыльләнә. Кыска программаларда туплаган очколары саны буенча ул дөнья рекорды куйды. Моңа кадәр рекордны Европа чемпионы Алена Косторная (85,45) куйган иде.

Ирекле программа йомгаклары буенча Камилә Вәлиева 168,66 очко җыеп, хатын-кызлар арасында беренче урынга чыкты.

Икенче урында Ксения Цибинова (198,44), өченче урында Анастасия Тараканова (195,27).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар