Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәллүр бию» - Камилә Вәлиева Мәскәүдә гала-концертта дүртле сикерү белән шаккаттырды

14 яшьлек Камилә Вәлиева - Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе шәкерте.

news_top_970_100
«Бәллүр бию» - Камилә Вәлиева Мәскәүдә гала-концертта дүртле сикерү белән шаккаттырды

2022 елда узачак Олимпиадада Россиянең өметле спортчыларының берсе — юниорлар арасында дөнья чемпионы, Казан кызы Камилә Вәлиева быел Мәскәү Гран-приенда катнаша алмый әле. Аның яше җитми. Шулай да 14 яшьлек Камиләне гала-концертта ике тапкыр биеттеләр. Тамашаны Беренче канал күрсәтте.

Ул «Девочка на шаре» (кыска) һәм «Exogenesis Symphony Part 3 (Redemption)» (ирекле) программаларын тәкъдим итте. 

Кыска программада Камиләнең феноменаль сыгылмалылыгы, аякларын һәм кулларын бик киң итеп болгый алуы күренә. Икенче номерында Камилә кисәк кенә дүртле тулупны идеаль башкаруы белән шаккатырды. Бу элементны ир-атларның да күбесе ясый алмый. 

Комментаторлар Камиләнең биюен бәллүр белән чагыштыра, соңгы елларда хатын-кызлар арасында иң яхшы программа, бик матур кыз дип бәялиләр.

Былтыр декабрьдә Камилә Вәлиева Италиянең Турин шәһәрендә уза торган юниорлар арасында Гран-при финалында җиңде.  

Камилә Вәлиева 2006 елның 26 апрелендә Казанда туган. Хәзер ул Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе шәкерте. Тутберидзе — олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар Юлия Липницкая, Алинә Заһитова һәм Евгений Медведеваны әзерләгән тренер. Камилә Казанда үскән. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши. 

Былтыр 13 яшьлек Камилә Вәлиева Франциянең Куршевель шәһәрендә юниорлар арасында уза торган Гран-прида беренче урынны яулады. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100