Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан җир астына китәрме?

КФУның Филология институты студенты Камилә Билалова Милли китапханәдә узган Milmax Science Kazan 2023 фәнне популярлаштыру фестивалендә катнашты. «Интертат» шул чыгышларның берсендәге төп фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
Казан җир астына китәрме?

Соңгы елларны «Казан җир астына китә», «Казан «мина кырында», сезнең астыгызда бит – тозлы карст», «Карст упкыннары «Салават Күпере»нә дә барып җиттеме?», «Асфальт төшеп китте», «Җир убылган» дигән язмаларны еш очратырга туры килә. Казан чыннан да җир астына китәрме? Нәрсә соң ул карст? Әлеге һәм башка сорауларга КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институты доценты Айрат Латыйпов җавап бирде.

Карст куркынычлыгы картасында Казанга максималь куркыныч дәрәҗәсе бирелгән

Карст – ул билгеле бер тау токымнарының эрү процессы, ә инде карст төшеп китүе, карст чокырлары һәм башкалар – шул процессның нәтиҗәсе буларак күзәтелгән күренешләр.

Карстның өч төрен аералар:

  1. карбонатлы (известьташ, доломит, мәрмәр);
  2. сульфатлы (гипс, ангидрид); 
  3. тозлы.

Казан сульфатлы һәм карбонатлы карст зонасына карый. Карст процессының үсеше бу тирәлектә эрүчән токымнарның, су йөргән урыннарның булу-булмавына бәйле.

Бу процесс нәрсәсе белән куркыныч?

Куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин геологик процессларны акрын бара, әмма карст чокырлары бик кинәт барлыкка килә. Аларны булдырмас өчен, ниндидер чаралар күреп була.Карстны ничек булдырмый калырга? Яисә бинаның җимерелгәнен көтеп утырырга гына каламы?

Бу очракта «карст мониторингы» дигән бик яхшы әйбер ярдәмгә килә. Без аны бик күп еллар оештырырга тырышабыз, әмма әлегә җитәкчелеккә кадәр «барып җитеп» булмый, – ди Айрат Латыпов.

Хәзерге заман карст куркынычлыгы картасында Казан шактый куркыныч территориягә керә, ягъни шәһәр һәм аның тирәсенә «максималь куркыныч дәрәҗәсе» бирелгән.

Легендар чокырлар

Казанның легендар карст чокырлары турындагы мәгълүмат соңгы 100 елда җыела.

Галим кайбер очракларны искә төшерде.1924 елның 21 декабрендә Дегтярная урамындагы 14нче йорт каршында диаметры 30-40 метрга, ә тирәнлеге 2 метрга кадәр җиткән чокыр барлыкка килә. Мондый хәлләр 1930-1970 еллар арасында берничә тапкыр күзәтелә. Дөрес, әлеге чокырларның берничәсе генә карст процессы белән бәйле. Калганнары башка сәбәпләр аркасында ясала.

Санап карасаң, карст чокырлары ул кадәр күп түгел, аз, ә нигә безне «карст буенча бик куркыныч зона» дип саныйлар соң?

Беренчедән, карбонатлы һәм сульфатлы токымнар бик нык булырга мөмкиннәр. Икенчедән, Казан территориясендә токымнар шактый тирән ята, шул сәбәпле, су агымнары аларга тими. Аңлашылганча, ул «мина» кебек, үз вакытын көтеп ята.

Казан җир астына китәме, юкмы?

2022 елны «Салават Күпере» территориясендә урнашкан балалар бакчасында җирнең убылуы күзәтелә. Әлеге территориядә тикшеренүләр үткәрелми, шуңа күрә җирнең убылуы сәбәбен карст дип әйтеп булмый, ләкин космостан ясалган фотосурәтләр әлеге территориядә карст процесслары баруын раслый. Шуңа күрә әлеге зонаны яшәү өчен куркынычсыз дип әйтеп булмый.

Казанда соңгы елларны җир убылуы, асфальтның төшеп китүе еш күзәтелә, әмма аларның барысын да карст процесслары белән бәйләп карарга ярамый.

«Без һәрвакыт нидер төзи, казый торган зур мегаполиста яшибез, шуңа күрә 99, 9 процент очракта җирдә барлыкка килгән чокырлар карст түгел. Һәм алар җитди куркыныч тудырмый. Казан җир астына китми», – диде Айрат Латыпов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100