Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Милләтләребезне берләштерә торган язгы тантана»: Казанда Нәүрүз ничек узды?

Узган шимбә Казан ипподромы алдындагы мәйданда төрки халыкларның милли бәйрәме булган Нәүрүзне бәйрәм иттеләр. Язгы кояш нурларын чәчеп торган көнне иртә таңнан бәйрәм тантанасы үтәчәк мәйдан шулап-гөрләп торды. Шәхсән үзем дә бу бәйрәм тантанасын беренче тапкыр тамаша кылдым.

news_top_970_100
«Милләтләребезне берләштерә торган язгы тантана»: Казанда Нәүрүз ничек узды?
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фәрит Мөхәммәтшин: Күпмилләтле халкыбызның дуслыгы һәм бердәмлегеннән мөһимрәк нәрсә юк

Нәүрүзгә җыелган халкны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Республикабызда дустанә яшәүче барлык ватандашларга рәхмәт белдерәсем килә. Махсус хәрби операция барган һәм күпсанлы санкцияләр гамәлдә булган шартларда күпмилләтле халкыбызның дуслыгы һәм бердәмлеге, туган республикабыз иминлегенә хезмәт итүдән дә кадерлерәк, мөһимрәк нәрсә юк. Казанлылар һәм республика кунакларының төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы Нәүрүз бәйрәменә ел саен килүләрен күрү бик күңелле. Милли-мәдәни автономия вәкилләренең гореф-гадәтләре белән шатланып уртаклашулары, милли ризыклар әзерләүләре, үз халыкларының киемнәрен киюләре, җырларын һәм биюләрен башкарулары сөендерә, – диде ул.


Шулай ук парламент җитәкчесе мәйдан кунакларын Нәүрүз бәйрәме белән котлап, барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек, ә республика аграрийларына язгы кыр эшләрен уңышлы башкаруларын теләде.


Бәйрәм мәйданында шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, профильле комитет рәисе урынбасары Ирина Терентьева, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Авзалов, ТР Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, генераль консуллыклар җитәкчеләре булды.

Төрки халыклар җыелган бер мәйданда: «Болай иткәч, пылау тагы да тәмлерәк, үзенчәлеклерәк килеп чыга»

Әлбәттә, бәйрәм мәйданчыгында бик күп төрле милләт вәкилләрен күрү мөмкин иде. Бихисап ишегаллары үзләренең милли мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтеп торды. Тик шулай да күңел, әлбәттә, үзебезнең татарлар янына тартты.

Хәер, СММ-белгечебез, журналист Милена Новикова белән аларны бик тиз арада таптык! Ничек инде тапмыйсың да, күрмисең! Менә бит алар, баян һәм гармун моңнары таратып, җырлап-биеп кенә басып торалар.

Нәүрүз бәйрәме барыбызга да шатлык-сөенечләр алып килсен! Ул бит – гаилә бәйрәмнәребезнең берсе! Милләтләребезне берләштерә торган язгы тантана, – диде Эльвира Әхәтова.

Чарада Азия якларыннан төрле милләт вәкилләре дә күп иде. Шуларның берсе Ерлан Туралиев:

Минем өчен дә Нәүрүз – чын-чыннан гаилә бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән мәл. Матур һәм тәмле ризыклар белән сыйлана торган бәйрәм.

Әйтергә кирәк, чарадан һәркем үзенә кызык таба алды. Хатын-кызлар өчен төрле бизәнү әйберләре дә күренә иде, ә ир заты бу вакытта дегустацияләр ясый алды. Мәсәлән казы яки үзбәк пылавы белән.

Рената Исмурзаева этнобизәгечләр тәкъдим иткән өстәл янында иде. Шулай ук ул Казахстанның милли ризыгы булган «казы» турында да сөйләп үтте. Ул ат итеннән ясала. Әлеге тәмле, «телне йотарлык» ризык ничек ясалуы турында казах милләтеннән булган шәһәрдәшебез Жанна Шунгарина бәян итте: кабырга өлешендәге йомшак ит кулланыла.

Әлбәттә, Нәүрүзнең төп бәйрәм сыйлары арасында төрле төрки халыкларның рецептлары буенча әзерләнгән пылау һәм 20-24 сәгать дәвамында шыттырылган бодай бөртекләреннән казанда пешерелгән сумалак тора.

Мәсәлән, Хәятхан апа Рәхимова чын үзбәк пылавын пешереп тора иде. Әлбәттә, һәр хуҗабикәнеке сыман, аның да пылау пешергәндә үз серләре бар. Ул ногыт борчагын куша икән, ләбаса. «Болай иткәч, пылау тагы да тәмлерәк, үзенчәлеклерәк килеп чыга», – ди.

Ә сумалак турында Камилә Исраилова сөйләде. Сумалак хәтта ки 12 сәгать дәвамында пешә икән.

Шулай ук Азәрбайҗан халыкларының нарды уеннарын уйнаучы иптәшләр дә күренде. Шулкадәр кызу турнирлары барса да, вакыт табып, бәйрәм белән дә котлаштылар. Әлбәттә, Нәүрүзнең – асылын югалтмаган, матур милли бәйрәм булуын ассызыкладылар.

Чарага гаиләләре белән килүчеләр да хәтсез күренде.

Нәүрүзгә беренче тапкыр килдек. Без Башкортстаннан. Үзебез Казанда инде 4 ел яшибез. Искиткеч матур бәйрәм, безгә нык ошады. Әти-әниләребезгә биредән видеолар да җибәрдек, – диделәр Фәйзуллиннар гаиләсе.

Казанда яшәүче башкортлар диаспорасы вәкиле Земфира Галләмова – якташым, Башкортстанның Илеш районыннан булып чыкты. Ул исә әлеге чараның халыкчан булуын, олы күңелле вакыйгага әверелүен билгеләде. Милли киемнәрне киеп чыгарга да менә дигән форсат булуын әйтте.

Әссәламегаләйкем, Нәүрүз мөбарәк булсын! Безнең көтеп алынган бәйрәмбез, безнең язгы Яңа елыбыз! Ничек инде шундый матур кояшлы көндә өй түрендә ятасың! Бүген дә милли рухтагы кием-салымнан килдем. «Интертат» укучыларына саулык-сәламәтлек һәм ак өметләр телим! Ак өметләребез һәрчак гамәлгә ашсын, – ди шагыйрь Хәмид Вәлиди. – Элек-электән үк халкыбыз бу бәйрәмне бәйрәм иткән бит, Советлар Союзы чорында да сакланып калган.

Хәмид Вәлиди

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Нәүрүз – табигатьнең уяну, җылылык һәм язгы кыр эшләренең башлану чоры, һәм ул «яңа көн» дигәнне аңлата. Һәр бәйрәмнең үз тәртибе, гореф-гадәтләре, кыйммәте бар. Әле бәйрәмнең алга таба да милли йолаларын шулай бергәләп үткәрсәк, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмас.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 март 2025
    Исемсез
    Милләтне дәуләтчелек, дин һәм туган тел берләштерә. Берсе дә юк дәрәжәсендә буген.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100