Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Казан" халыкара аэропортына исем сайлыйбыз: Тукаймы, Җәлилме яки башкортлардан үрнәк алырга кирәкме?

Россиянең 48 халыкара аэропортына атаклы шәхесләр исеме бирү буенча финал тавыш бирү көннәре. “Казан” халыкара аэропортына финалдагы өч шәхеснең исемен бирү өчен үз тавышын 41 932 кеше калдырган. Авиаконструктор Андрей Туполев өчен 9670 кеше, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга – 27755, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил өчен 4507 кеше тавыш биргән. 

news_top_970_100
"Казан" халыкара аэропортына исем сайлыйбыз: Тукаймы, Җәлилме яки башкортлардан үрнәк алырга кирәкме?

Әйтергә кирәк, кичәге нәтиҗәләрдән соң бүген аларның үзгәрүен күрәбез. Беренче ике көн буенча Туполев алда барган булса, соңрак Тукай беренче урынга чыкты. Әмма нәтиҗәләр ясарга әле иртә.

Яңа акча купюраларында Казан Кремле сурәтләнүе өчен көрәштә җиңелүдән соң да сусаган ахыры безнең халык җиңүгә. Без сораштырган шәхесләрнең күбесе аэропортка Тукай исеме бирелергә тиеш дип саный. Без сораштырган кешеләр арасында ике генә "җәлилче" бар - Роберт Миңнуллин һәм Алик Локманов.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та республикадагы аэропортларга Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәре өчен тавыш бирергә өндәде. 

– Әгәр Тукай – бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле халкының горурлыгы булса, Лемаев - республиканың сәнәгать егәрлеге һәм берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы. Горурланабыз һәм сайлыбыз, - диелгән Рөстәм Миңнеханов текстында.

Кардәш республика Башкортстанда тавыш бирүчеләр активрак булуы күренә. Уфа аэропорты өчен барлыгы 52 мең 227 кеше тавыш биргән. Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев өчен – 19731, язучы Мостай Кәримгә – 27176, Башкортстанның милли каһарманы Салават Юлаев өчен 5320 тавыш бирелгән.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Башкортстанда финалга чыккан өч шәхеснең дә башкорт булуына игътибар итә. "Башкортлар өчен аэропортка кем исеме бирелер икән дип кайгырасы юк", - ди алар, чөнки кем генә җиңсә дә, нәтиҗәдә башкорт халкы вәкиле җиңеп чыга. Татар җәмәгатьчелеге, билгеле, Казан аэропортына татар шәхесе исемен бирү яклы. Әмма исемлектә ике татар кешесе булу тавыш бирүчеләрне икегә бүлә.

 "Тукайдан да кулайрак исем бүгенге көндә юк"

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, гомумән алганда, аэропортларга исем бирүгә каршы булуын әйтте.

– “Казан” сүзе үзе дә татарны таныта торган исем, әмма ләкин Тукай исеме бирелсә, билгеле, куаначакмын гына. Казан күбрәк – Татарстан символы, Тукай дигәч, татар күз алдына килеп баса. Татарны дөньяга таныту өчен Тукайдан да кулайрак исем бүгенге көндә юк. Әгәр аэропортка Тукай исеме бирелсә, татар халкы хуплап каршы алачак. Самолет ясаучылар күп ул дөньяда, әмма Тукай - бердәнбер. 

Тукай исеме бирелмәү татар өчен бик зур җиңелү булмаса да, бик зур сабак булачак. Татар халкы беркайчан җиңелмәгән, үлмәгән дә, аның рухы бар, әмма милли аңы тиешле дәрәҗәдә түгел.

Башкортларда, күрәсең, милли рух көчлерәктер. Тел турында матавыклар килеп чыкты бит узган елда. Халыктан имза җыйдылар. Башкортстанда туган телләре буларак башкорт һәм татар телләрен яклап 17 меңнән артык имза җыелды. Ә Татарстанда 3 меңгә дә җитмәде. Шуннан күз алдына китереп була инде безнең халыкның милли аңы ни дәрәҗәдә булу турында. Халыкны гаепләргә җыенмыйм, ни өчен шулай дип уйларга тырышам күбрәк. Чөнки 500 елга якын буйсындырылып, милли аңыбызны шактый түбән дәрәҗәгә төшергәнбез. Ә Башкортстанга андый ук басым булмаган Мәскәү тарафыннан, шуңа күрә алар үзләрен иркенрәк хис иткән. 

Аннары алар дала халкы, иркенрәк шартларда яшәгәннәр. Җитәкчелек читтә булган. Ә безнең халык бер җирдә укмашып яшәгән. Шуңа күрә безнең халык милли аң дәрәҗәсен түбәнәйтергә мәҗбүр булган. Халыкны гаепләмим, ләкин бүгенге шартлар белән дә килешеп булмый.

Әгәр халыкның милли аңы югары булмый икән, бик күп мәсьәләләрне хәл итә алмаячакбыз. ЮНЕСКО рәсми хәбәрләренә караганда, әгәр гомумхалыкның 10 проценттан да ким булмаган өлеше милләтен кайгыртмый икән, киләчәге өметле түгел.

"Бөек Тукай исемен бирүгә бөтен кавемебез белән ябырылырга кирәк"

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров:

– Тукай исеменең әһәмияте зур. Татар милләтенең визит карточкасы бит инде ул. Әлбәттә, Тукай – милләтебез өчен берләштерүче шәхес, милли рухны саклаучы да. Аэропортка Тукай исеме бирелсә, бу татар милләтенә зур көч бирәчәк. Әле вакыт бар, тавыш бирергә бөтен халкыбызны өндәргә кирәк. Без дә шул мәсьәлә белән шөгыльләнәбез – шунсыз булмый. Тукай исеме бирүгә барысы да риза, тавыш бирү мәсьәләсен аңлап бетермиләр, шуңа күрә халкыбызга аңлатырга кирәк.

Соңгы елларда бөтен халык тавыш бирү процессында нәтиҗәле катнашкан мисаллар бар, шуңа бердәмлек күрсәтеп, бөек Тукай исемен бирүгә бөтен кавемебез белән ябырылырга кирәк.

Ни өчен ике татар кандидаты килеп чыкканын әйтүе кыен инде. Бездә, Татарстанда ул мәсьәләдә һәрвакыт аерым мохит, нәрсә өчен икәнен аңлату да кыен.

"Казан - шундый шәһәр"

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин:

– Аэропортларга, зур корылмаларга исем бирү иҗтимагый яктан мөһим әйбер, хәтер белән дә бәйле ул. Без нәрсәне истә тотарга, кемне хөрмәтләргә тиешбез... Хәзерге заманда һәйкәл кую гына җитми. “Кешене онытасың килсә, аңа һәйкәл куй” дигән фраза да бар. Залларга, аэропортларга исем бирү – ул дөньякүләм уңай тәҗрибә. Сәфәр кылучы кунаклар аэропортның исемен күреп торачак. Төркиядә Ататөрек исемен, башка аэропортларның исемнәрен беләбез. Россиядә шәхесләрне танытып тора торган урыннар күп. Татар кешесе Казанда гына була ала, әлбәттә. 

Тукайга тавыш бирдертүне дәвам итәбез. Бөтен кеше дә бер фикердә булып, аңа кешегә тавыш бирсәк, ул бүленмәс иде, җиңү яулар иде. Мессенджерлар аша хатлар, рассылкалар юлладык, социаль челтәрләргә урнаштырдык. 30 ноябрьгә кадәр бу хәрәкәтне кыздырып торырга уйлыйбыз.

Мин Казан шундый шәһәр, үз үзенчәлекләре бар дип уйлыйм. Уфа белән чагыштырмас идем Казанны.

"Тукай исеме татарларны берләштерәчәк"

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова фикеренчә, аэропортка Тукай исеме бирү татарларны, төрки халыкларны берләштерәчәк, төрле илләрдән татарларны җәлеп итәчәк. 

- Габдулла Тукай исеме дөньяның һәр почмагында билгеле. “Безнең Тукаебыз” дип Габдулла Тукайга дөньяның төрле җирләрендә яшәүче татарлар гына түгел, төрки халыклы барлык милләтләр, Урта Азия халкы, башкалар да “үзебезнеке” дип эндәшә. Тукай исемен Казан аэропортына бирү шагыйрьнең иҗаты әһәмиятен тагы да арттырачак. Габдулла Тукай исеме барлык татарларны үзенә чакырып торачак. 

Тукайның гади шагыйрь генә түгел, берләштерүче символ буларак кулланылуы мөһим. Универсиада, башка спорт ярышлары, иҗтимагый, сәяси чаралар вакытында да бу күренеп торды. Музейга килгән һәркемнең “Тукаебыз” дип эндәшүе, Тукай шигырьләрен укуы, шигырьләре төрле телләргә тәрҗемә ителүе, Тукай сүзенең киң таралуы – болар барысы да Тукай исеменә Казан аэропорты лаек булуын раслый, - ди Гүзәл Төхвәтова.

"Мин “Казан” аэропорты итеп калдыру ягында"

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла:

– Гомумән, мин бу акцияне кычытмаган җирне кашу дип уйлыйм. Мин бернинди исемсез, “Казан” аэропорты итеп калдыру ягында. Шәхесләр алар бит үзгәреп тора, берәүләр онытыла, икенчеләр калкып чыга. Бездә гел исем алмаштыру белән мәш киләләр. Кемгәдер кирәктер инде бу бәлки. 

Сораштыру Россия күләмендә булгач, рус әһелләренең алга чыгуы табигый. Бездә, гомумән, идеология алда йөри. Менә бу исем алмаштыруга күпме акча китәчәк. Тавыш бирү күз буяу гына бит ул. Әле аны безнеке алга чыкса да чыгармыйлар. 2 меңлек купюрада Казан Кремлен чыгармакчылар иде бит. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, безнекеләр җиңеп чыккан булган – барыбер үткәрмәделәр. Татар тагын бер кат үзенең гаделсез рәвештә кимсетелүен күрәчәк – шул гына. 

Уфада башкача, алар ирешкән шуңа. Ә безнекеләр толерант.

"Казан" исеме мәңгелек!"

Язучы, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов:

– Мин үзем Казан исемен калдыру ягында. Кеше исемен бирү – вакытлыча күренеш. Хакимият алмашынгач, икенче исемгә алмашыначак. Ә Казан исеме мәңгелек, без тарихта Казан исеме белән билгеле. Казан исеме данлырак.

Уфа да дөрес эшләми. Алар үзләренең Уфа исемен саклап калу өчен тырышырга тиеш. Хакимият алмашынса, ул вакытта нәрсә була.

Шулай да, Вахит Имамов аларның берникадәр өстенлегенә игътибар юнәлтте.

– Аларның хәленә көнләшерлек. Димәк, алар бердәмрәк. 

илләтне бер шәхес белән генә бәйләү дөрес булмас иде дип саныйм"

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин да “Казан” аэропорты итеп калдыру яклы. Тик инде шәхес исеме кушкан очракта, Габдулла Тукайга караганда Муса Җәлил исеме кулайрак дип саный.

– “Казан” аэропорты болай да матур яңгырый дип исәплим. Кайсын куйсаң да – Җәлил дә, Тукай да бик килешеп торыр иде, ләкин, миңа калса, Муса Җәлил исеме бу очракта туры киләдер дип уйлыйм. Беренчедән, батырлык, шигърият, романтика белән бәйләнгән. Икенчедән, Җәлилнең кабере дә юк бит дөресен генә әйткәндә. Кабере булмаган шагыйрьгә нәкъ менә шушы аэропорт исеме, күк галәм белән бәйләнгән исем Муса Җәлилгә ныграк та туры килер иде. 

Тукайның без инде бердәнбер икәнен яхшы беләбез, кая барсак та, Тукайга һәйкәлләр куела, шулай булырга тиеш тә. Ләкин милләтне бер шәхес белән генә бәйләү дөрес булмас иде дип саныйм. Безнең кебек бөек халыкта бөек шәхесләр бик күп. Аларны шул дөньякүләм әйләнешкә кертеп җибәрергә кирәк. Бу очракта Җәлил исеме дөньяга танытуга ныграк мохтаҗ. Ул Татарстан, мең еллык шигъриятебез, татар халкының рухы, батырлыгы белән дә бәйләнгән. Безгә батыр татар шәхесләрен алга чыгарырга кирәк дип саныйм. Күңелем белән Муса Җәлил исемен ныграк яклыйм.

Роберт Миңнуллин Уфада тавышлар саны буенча алда баручы Муса Гәрәев кандидатурасы тәкъдим ителү тарихын яхшы белүе турында әйтте.

– Моннан 3-4 ел элек “Кызыл таң” газетасы редакциясе Уфа аэропортына Муса Гәрәев исемен бирү турында кампания башлап җибәргән иде. Әле ул вакытта Россиядә аэропортларга исем бирү юк иде, шуңа күрә тоткарланып та калды бу мәсьәлә. Шул вакытта сәяси мөмкинлектән файдаланып исем куелган булса, бөтен Россиягә үрнәк булыр иде, ләкин республика җитәкчелегенең батырлыгы җитмәде ул вакытта. Муса Гәрәев – данлыклы очучы. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Бөек Ватан сугышы каһарманы. Исем биргәндә символик мәгънәгә дә ия булырга тиеш. Очучы-каһарман исеме аэропортка бик килешеп тора, ул, беренчедән, күк, очкычлар белән бәйләнгән.

Роберт Миңнуллин фикеренчә, бездә татар шәхесенә күмәк булып тавыш бирмәү халыкның битарафлыгын күрсәтә торган әйбер.

– Тел турында күп шаулаштык. “Казан” аэропортына исем бирү вакыйгасында да без үзебезне ничек күрсәтәбез, халкыбызның милләтпәрвәр, әллә битараф булуы шуннан күренәчәк.

"Чираттагы уен кебек"

Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева бу проектта Габдулла Тукай исеме яклы булса да, аның сүзләреннән акциянең гаделлегенә шиге булуы аңлашылды.

– Теге вакытта акча рәсемен сайладык. 200, 2000 леккә Казан чыга дидек. Монысы да чираттагы шул уен кебек. Без чарасыздан шунда катнашырга тиеш, шунысына гына үртәләм. Ул башка шәһәрләрдә дә шулай ук. Себергә Ермак исемен бирмәкче булалар. Ермак бер юлбасар бит инде ул. Себерне яулап алыр өчен ялланып җибәрелгән кеше.

Бездә бердәмлек җитми торгандыр инде. Тукай белән Җәлилне кушсак та, 2 меңнән артык кеше генә тавыш биргән (ул вакытта шулкадәр тавыш бирүче иде - ИТ) , ә интернет кулланучы татарлар күп бит. Туполев ярый дигән фикерләр дә ишетәм, ул чыннан да самолетлар төзегән кеше дип караучылар бар.

"Җәлил исеме бирелсә, дөресрәк булыр иде дип уйлыйм"

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов:

– Тукайны болай да бик яхшы беләләр, бөтен телләрдә аның исеме яңгырый, исеме мәңгеләштерелгән. Муса Җәлилнең кем икәнен онытып барабыз. Миңа калса, Җәлил исемен бирү дөресрәк булыр иде дип уйлыйм, юкса яшьләр бөтенләй онытып бара. Тукай исеме яңгырый, Җәлил исеме онытылмасын өчен әйбәт булыр иде дип уйлыйм. Ә Туполевка инде башка җирләрдә дә тавыш бирә алалар бит.

"Татарстан халкының үз фикере"

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов һәр өч кандидатның да хөрмәтле абруйлы шәхесләр булуын әйтте.

– Мостай Кәрим исемендәге театр, Салават Юлаевка һәйкәл бар, шуңа күрә Муса Гәрәевны тәкъдим итәбез.

Мин монда Татарстан халкының үз фикере дип уйлыйм инде. Алар ничек саный, шулайрак булырга тиеш. Бөтенесе дә данлыклы, әһәмиятле инде. Без мораль яктан кысыла да, гаепли дә алмыйбыз. Бу республиканың эчке сәясәте. 

Бездә баштан ук моңа кадәр булган генерал Шәйморатовка һәм хәзерге өч кандидатка күпләп тавыш бирелде. Алар дүртесе дә лаеклы, ләкин очучы һәм икеләтә герой булгач, Муса Гәрәев дип барабыз инде без. Халыкны өндәү эшләре актив бара.

"Тукай хәзер яшәсә, аэропорт аша йөрер иде"

Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев:

– Миңа калса, әлбәттә, аэропорт Тукай исемендә булырга тиеш. Аны татарыбызның атасы диимме икән. Гәрчә Тукайның самолетлар белән бернинди бәйләнешләре булмаса да, Казан аэропорты Татарстанның иң игътибарга лаек урыннарының берсе. Тукай заманында аэропорт булса, я безнең заманда Тукай булса, һичшиксез, аэропорт аша йөрер иде. Шуның белән бәйле булыр иде ул, чөнки ул актив шәхес.

Башкортстанда өч кандидатның да башкорт булуы очраклы хәлдер ул, мөгаен.

  • Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин: 

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100