Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан гаиләсе ярдәм сорый: «Улыма беренче адымын ясарга булышсагыз иде»

Казанда яшәүче Яковлевлар гаиләсе белән мин инде бер ел элек аралашкан идем. Алар миңа төпчек уллары Максимга зәгыйфьлек ничек килгәнен, ДЦП диагнозы ничек куелганын сөйләгән иде.

news_top_970_100
Казан гаиләсе ярдәм сорый: «Улыма беренче адымын ясарга булышсагыз иде»
Яковлевларның шәхси архивыннан

Инде әллә ничә шәһәрдә дәваланып, күпмедер алга китеш булган. Моңа кадәр гаилә бөтен чыгымнарны үз җилкәсендә тартып барган, халыктан ярдәм сорамаганнар. Тернәкләндерү өчен аена 80-90 мең сумлап акча кирәк булгач, гаилә башлыгы Игорь Яковлев җан-фәрманына эшмәкәрлек эшен тартып алып барган. 

Ә хәзер 9 яшьлек уллары Максимны аякка бастыру өчен Америка табибына операциягә барырга җыеналар. Барлык реабилитацияләрне исәпкә алып, клиника 4,4 млн сум акча сораган. Гади генә тормыш белән яшәүче гаилә өчен бу — кесәләре күтәрмәслек сумма. Шуңа күрә Яковлевлар тәүге тапкыр ялварып диярлек ярдәм сорый.

«Улыбыз бер килолы булып туды»

Максимның җитлекми тууы гына түгел, дөньяга килгәндә имгәнүе дә ДЦП га йогынты ясаган

— Хатынымның 30 атнада суы китте, ашыгыч рәвештә хастаханәгә илттек. Ике көннән генә бала таптырдылар. Ике көн бала сусыз булган дигән сүз. Бала тапканда пересменка вакытына эләккән ул. Балага туарга бирмәгәннәр, кире тыгып куйганнар дип әйтергә була инде. Шунда 1-2нче умырткаларына зыян килгән, монысы 2-3 елдан гына ачыкланды.

Прививка да роль уйнады. 3-4 прививка берьюлы ясалды, — дип уртаклашты Игорь.

Тормыш иптәше Екатерина баланың нинди интегүләргә дучар булганын сөйләде.

— Максим йөклелекнең 30 атнасында 1 кг 100 грамм булып туды. ИВЛ аппараты астында ятты. Ике айлык вакытта, 2 кг нан аз гына артыграк авырлык җыйгач, өйгә кайтардылар. Алты айда күз басымы күтәрелеп, глаукомага китергәне ачыкланды. Ул вакытта гемоглобины да бик түбән иде.

Башкортстанда имплантат таптык та, тиз арада Казанга кайтарттык. Алты сәгать эчендә ДРКБга барып җитәргә өлгердек, ашыгыч операция ясадылар, күзен саклап калдылар. Инде анысы уңышлы узды дип сөенүләр иртәрәк булган, күрәселәр алда көтеп торган икән әле.

Улым бәбиләр телендә гү-гү килеп бик яратып сөйләште, ул яктан актив булды, ләкин хәрәкәт ягыннан сүлпән иде. Неврологлар безне: «Ярар, куып җитә әле ул», — дип юаттылар. Тик бер яшендә ДЦП диагнозы куйдылар, Максим ул чакта гәүдәсе белән борылып та ята алмый иде.

Шулай итеп, реабилитация курслары башланды. Өч яшеннән диспорт кулланабыз, спастикасын (тән мускуллары тартышуы, көзән җыеру) киметү өчен 3-6 ай саен кадап торырга кирәк, алты елда 20 ләп инъекция ясалды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбург өлкәсендә, Кырым, Пензада дәваландык. Бер тапкыр Төркиягә дә эләктек. Ул гәүдәсен барыбер туры тота алмый. 2019 елда ДРКБда арка миенә нейростимулятор куйдылар.

Окулист, невролог, ортопед, нейрохирургларның күрсәтмәләрен тыңлап, шактый уңышка ирештек, алга китеш бар. Улым өченче сыйныфта гадәти программа буенча бары тик «4ле» һәм «5ле» билгеләренә укый. Мөстәкыйль утырып тора, ашый, дүрт аяклап мүкәли, бер кулы белән тотынып, раковинада кулын юа, стенага тотынып, аз гына атлый ала, ходункида өйдә дә, урамда да йөри, суда гәүдәсен тотып тора ала, — дип уртаклашты Максимның әнисе Екатерина Яковлева.

«Моңарчы операцияләрдән гел качарга тырыштым»

Яковлевлар улларының мөстәкыйль хәрәкәтләнә алачагына өметен өзми.

— Мин һәрвакыт башка дәвалау алымнарын кулланып, операцияләрдән качарга тырыштым. Ләкин хәзер бала буйга да үсеп китеп, мускуллар тартышуы көчәйгәч, оча-бот сөяге буыннары начарайган, бот сөяге каймыккан халәттә, дип аңлаттылар. Шуңа балага инвалид коляскасында утыру да кыен.

Россиядә безгә ортопедик операция тәкъдим иттеләр, ләкин тирән җәрәхәтле булачак дип кисәттеләр, аннан соң тернәкләнү дә озакка сузыла икән. Мондый операция кичергән балаларны күргәнем бар, еллар узган саен ул операцияләр тагын кирәк булырга мөмкин, чөнки көзән җыеру барыбер кала икән. Хәзер ничә еллар тернәкләнү курсларында ирешелгән нәтиҗәләрне югалтасы килми бит. Шуңа күрә дәвалауның куркынычсызрак алымнарын эзләдем.

Бер елдан артык Америкадагы Сент-Луис шәһәрендә балалар клиникасында доктор Паркта операция ясаткан балаларны күзәтеп киләм. Россия балалары да бар анда. Ата-аналарның операциядән соң сөенечле сүзләрен, уңай бәяләмәләрен карап барам, балалар да тиз тернәкләнә. Доктор Парк ортопед һәм физиотерапевтлар белән эшли икән, операцияләр ясау тәҗрибәсе 30 елга якын

Операциянең максаты — мускуллар тартышудан мәңгегә коткару, баланың йөреп китешенә ирешү. Кечкенә генә кисем аша башкарыла торган ортопедик операциядән соң икенче көнгә үк бала җиңеллек кичерә, аякка ортез әзерләү, 1 ай реабилитация һәм консультацияләр дә керә шул түләгән суммага. Ул табиб бик авыр хәлдәге балаларны үзенә операциягә алмый дип аңлаттылар, бары тик өметле булган балаларны гына кабул итә. Максим бик күп балалар арасыннан сайлап алынды һәм безгә клиникадан чакыру килде.

Моңарчы без бөтен дәвалануларга гел үзебез түләдек, мөмкинлегебез бар иде. Ә хәзер клиника куйган сумма бик зур. Безгә инде болай да бер тапкыр операцияне соңрак датага күчерделәр. Безне клиникада майда көтәләр, ә операция өчен датага кадәр 45 көн алдан түләргә кирәк. 29 мартка акча җыелып бетәргә тиеш.

Минем улыма беренче адымнарын ясарга булышсагыз иде. Кем күпме булдыра ала… Бик үтенеп сорыйбыз, — дип мөрәҗәгать итте безнең редакция аша Екатерина.

Чыннан да, Америкадагы ул клиникада үзенеке төсле үк балаларның дәваланып, үз аякларында чыкканын күргән ананың үз баласы белән дә шунда ничек ашкынганын күз алдына китерүе кыен түгелдер! Әллә аның күрәсе килмиме улы Максимның йөгереп йөргәнен, мөстәкыйль булганын?!

Быел май аенда беренче юбилеен — 10 яшьлеген билгеләп үтәчәк Максим өчен үз аякларында йөреп китүдән дә зуррак бүләк булмас төсле. Күмәк көч тау күчерә, ди халык. Әйдәгез, игелек үзебезгә меңләтә әйләнеп кайтачагын истә тотып, Яковлевларга булдыралганча ярдәм итик. Кирәкле акча суммасы шактый зур, ә вакыт бик кыса…

Матди ярдәмне Екатерина Александровна Яковлева исемендәге Саклык- банкы, Тинькофф, ВТБ банклары карталарына күчерергә мөмкин. Карталар 8 904 763 23 47 номерына беркетелгән.

Оешмалар өчен сылтама — bumerangfond. ru/dcp-2022.

Шулай ук, Яковлевларның дәвалану турында барлык документлары һәм клиникага чакыру хаты да редакциядә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100