Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сорауларыбыз эленеп калды, яки Удмуртиядәге татар язучылары ничек яши?

12 гыйнварда Ижау шәһәренә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә Идел буе Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучылар Факил Сафин, Рафис Корбан​ килде.​

news_top_970_100
Сорауларыбыз эленеп калды, яки Удмуртиядәге татар язучылары ничек яши?

 Башкалабыз кунаклары Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия, Хөсәен Фәезхан исемендәге лицей, 107нче «Энҗе» балалар бакчасы, Муса Җәлил исемендәге китапханәдә булдылар. Биредә Удмуртиядә иҗат итүче татар язучыларының китапларыннан күргәзмә оештырылды һәм иҗат, әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы «түгәрәк өстәл» булып узды. Очрашуга Удмуртия язучылары гына түгел, «Яңарыш» газетасының даими авторлары булган Әгерҗе районы «Күңел чишмәләре» әдәби түгәрәге әгъзалары да килгән иде.

«Түгәрәк өстәл» кунакларны Удмуртиядә яшәүче татарларның иҗади эшчәнлеге, җирле язучылар белән таныштырудан башланды: «Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсе нигезендә Удмуртиядә яшәп иҗат итүче авторларга игътибар арткан иде. 2005 елның 16 декабрендә Татарстан Язучылар берлеге һәм Удмуртия Язучылар берлеге арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү дә төзелде. Ул вакытта Удмуртиядә иҗади тормыш бик җанланып китте: әледән-әле китаплар чыкты, Удмуртиядә иҗат итүче 5 язучы Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләренә алынды. Удмуртия Язучылар берлеге каршында Риза Шәфи исемендәге татар язучылары бүлеге оешты. «Яңарыш» газетасы каршында «Балкыш» иҗади түгәрәге эшләде. Җирле авторларыбыз «Яңарыш» газетасында каләм чарлады. Ләкин вакыт үтә, һәм соңгы дистә еллардагы үзгәрешләр безнең иҗади тормыш файдасына түгел.

Бүгенге көндә «Яңарыш» газетасында иҗатка багышланган 2 бит атна саен дөнья күрсә дә (проза һәм шигърият), дөресен әйтергә кирәк, бүген иҗади учак элекке кебек ялкын бөркеп тормый. Чөнки учакка утын өстәп тору кирәк. Ә өлкән буынга алмашка яшьләр килми. Риза Шәфи, Ибраһим Биектаулы кебек шәхесләр кабызган иҗади ялкын сүнмәсен өчен бар тырышлыгыбызны куйсак та, өметләребез акланмый».

Удмуртиядә татар язучыларының әдәби бүлекчәсен җитәкләүче Гөлфия Исхакова да бу хакта үзенең борчулары белән бүлеште:

2007 елдан бирле Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы булып торсам да, бернинди үзгәреш булганы юк. Язучылар берлеге тарафыннан Удмуртиядә яшәүче бер генә татар язучысының да китабын чыгарганнары юк. Кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, «акча юк» дип җавап кайтаралар. Удмуртия Язучылар берлегеннән, гомумән, безгә игътибар да, кызыксыну да юк. Күпме сорап та, үз идарәләре составына да кертмиләр. Ә җыелышлар узганда, безне ара-тирә чакырсалар да, ул чаралар күпчелек удмурт телендә уза, һәм без ни турында сүз баруын да аңламыйбыз. Удмуртия Язучылар берлеге өчен килмешәк булсак, соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан да безгә игътибар кимеде. Китапларыбыз басылмый. Бүгенге көндә Язучылар берлегенә алынырдай авторларыбыз бар, аларны да Татарстан Язучылар берлегенә кертәсе килә. Язучылар берлегенә алыну ул безгә ышаныч, иҗат итәргә дәрт бирер иде. 2019 елда ук бастырырга дип, Удмуртия авторларының җыентыгын әзерләгән идек. Татарстан Язучылар берлегенең элекке рәисе Данил Салихов аны бастырырга булышырга вәгъдә иткән иде. Ләкин ул вәгъдә һавада эленеп калды...

Чыгышларны игътибар белән тыңлаганнан соң, Ркаил Зәйдулла сүз алды:

Әле яңа гына Башкортстанда, Уфа шәһәрендә булдык. Анда нинди мәсьәләләр күтәрелсә, Ижаудагы язучыларны шундый ук сораулар борчый икән. Нәкъ шул ук дәгъваларны ишетергә туры килде. Башкортстан Язучылар берлегендә 60лап татар язучысы бар. Ел саен аларның 6-7 китаплары дөнья күрүе хакында әйттеләр. Аларны бу гына кәнәгатьләндерми. Сездә хәл аннан да катлаулырак. Әмма сез Удмуртия җирлегендә яшәп, биредә салым түләгәч, китапларны чыгару мәсьәләсен сезгә Удмуртия Язучылар берлеге хәл итәргә тиеш. Удмуртиядә гомер итүче башка халыкларның китаплары чыккач, татарлар да читтә калырга тиеш түгел, – дип сүз башлады ул.

Татарстан Язучылар берлегендәге вазгыятькә ачыклык кертеп, китап чыгару мәсьәләсендә үзләренең дә мөмкинлекләре чикле булуы турында сөйләп үтте.

Гөлфия ханым, сез бутыйсыз бугай, Татарстан Язучылар берлегенең үз китап нәшрияты юк. Элек бар иде ул, хәзер Татарстан китап нәшрияты безгә буйсынмый. Без бары теге яки бу авторның китабын чыгаруны сорап, алар исеменә хат кына яза алабыз. Ә ул китапларның күбесе чыкмый. Ни өчен чыкмаганын да аңлата алам. Узган ел Татарстан Хөкүмәте китаплар чыгару өчен 53 миллион сум дотация биргән, шуларның 23 миллионы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты китапларын нәшер итүгә сарыф ителгән.

Китапны чыгару гына түгел, таратуы да зур мәсьәлә. Казанда 3 китап кибете бар. Район үзәкләрендә кибетләр юк. Басылган китапның 75 проценты китапханәләргә таратыла. 15 проценты конгресска китә. 15 проценты – кибетләргә (суммада 105 процент килеп чыга, Ркаил Зәйдулла якынча саннар әйткәндер, мөгаен – автор). Китап чыгару шундый кыйммәт. Мисал өчен, күптән түгел Татарстан Язучылар берлегенә кергән язучыларның җыентыгы дөнья күрде. Аның хакы 800 сумга чыкты. 800 сумга кем китап сатып алсын?! – дип аңлатты ул.

Ркаил Зәйдулла үзләренең эшләре белән дә таныштырып үтте:

Узган елда без әдәби тәрҗемә үзәге ачтык. Төркиянең Анкара шәһәрендә төрек телендә татар язучылары әсәрләренең антологиясен чыгардык. Хәзер менә Президент делегациясе белән Азәрбайҗанга барып, азәрбайҗан телендә антология чыгару турында сөйләшеп кайттым. Әсәрләрне төрекчәгә тәрҗемә итү бүтән халыкларга караганда яхшырак куелган. Мисал өчен, Төркиянең үзендә татар теленнән төрек теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче Фатих Котлы исемле автор бар. Ул 15ләп китапны, шул исәптән Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» әсәрен тәрҗемә итте. Бу әсәр төрекләр тарафыннан төрекчәдән инглиз теленә дә тәрҗемә ителде. Әсәр Американың «Амазон» дигән атаклы нәшриятында басылып чыкты. Ленар Шәех тырышлыгы белән, Парижда татар хикәяләре антологиясе француз телендә дөнья күрде.

Ркаил Зәйдулла китаплар чыгару, аны тарату кыен булса да, бүгенге көндә үз иҗатыңны халыкка таныту өчен мөмкинлекләр күп булуын сөйләп үтте.

Татарстанда үзеңне төрле юнәлештә сынап карау өчен бик күп бәйгеләр оештырыла. Аларның приз фонды да шактый зур гына. Татарстан Язучылар берлеге зур әдәби конкурслар оештыра, аларның приз фонды 9 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Беренче урын өчен, мәсәлән, 500 мең сум премия каралган. Менә шундый конкурста сезнең каләмдәшегез Наилә Харисованың беренче урын алуын үзегез күрдегез. Конкурсларда катнашып җиңә алмаган кайбер авторлар «бәйгеләр гадел бәяләнми» дип үпкәләп йөрсә дә, бернинди танышлык, яклау дигән нәрсә юк. Наилә Харисованың, мисал өчен, нинди танышлыгы булсын Казанда?! Ул хәтта Язучылар берлегендә әгъза да түгел. Тәҗрибәле, танылган язучылар белән иҗади көч сынашып, беренче урынны алды. Безгә бәйгегә җибәрелгән эшләрнең авторларының исем-фамилияләре күрсәтелми, без аларның кемнеке икәнен белмибез. Наилә Харисова зур осталык белән язылган документаль әсәре белән жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте, үзен зур әдәбият өлкәсендә танытты.

Бәйгеләрдә катнашыгыз, грантлар языгыз, иҗатыгызны газета-журналларга юллагыз, яхшы әсәрне әле бер генә җирдә дә кире какканнары юк, – дип, актив булырга өндәде Ркаил Зәйдулла.

Казанда узган иҗади кичәләрне Интернет аша күреп торабыз, яшьләр төрле чаралар үткәрә. Алдан хәбәр итеп, шундый бер чарага безне дә чакырсагыз иде. Без сезнең тәҗрибәне үзебездә кулланыр идек. Мин инде күп еллар «Яңарыш» газетасында «Әдәби сәхифә»не алып барам. Казанда узган «Иделем акчарлагы» бәйгесендә 2 тапкыр катнашып, күп яңалык, яңа сулыш алып кайткан идем, редакциядә иҗат эшен оештыруда ул тәҗрибә безгә бик кирәк, – дип, үз үтенечемне белдердем Язучылар берлеге рәисенә.

Безнең Тукай клубында төзекләндерү эшләре башланды. Ул тәмамлангач, моны эшләргә мөмкин. Истә тотарбыз, – диде ул.

Факил Сафин Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе тарафыннан оештырыла торган эшләр белән таныштырып үтте. Әдәбият, иҗат яратучылар өчен «Ләйсән» әдәби берләшмәсе, Язучылар берлеге каршында «Иҗат» әдәби студиясе эшли икән.

Без талантлы язучылар белән өметле каләм ияләренең иҗатын тикшерәбез. Аларның әсәрләрен башта «Мәйдан» журналына тапшырабыз, аннары «Казан утлары»на юллыйбыз. Журналларда басылганнан соң, җыентык итеп әзерлибез. Ә китап булып чыкканнан соң, әлбәттә, аның тәкъдир итү кичәсен үткәрәбез. Моңа кадәр без Ижау белән дә актив эшләдек. Сезгә күп тапкыр килдек, китаплар бүләк иттек. «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары – ул сезнең өчен дә. Языгыз, әсәрләрегезне юллагыз. Лаеклы авторларга Илдар Юзиев премиясе бирәбез. Ә «Көмеш кыңгырау» газетасында иҗат белән актив шөгыльләнүче балалар өчен Шәүкәт Галиев премиясе булдырылды. Лена Шагыйрьҗанның: «Язучы буласың килсә, бул!» дигән шигырь юллары бар. Дөрестән дә, язучы буласы килгән кешегә чикләр юк, – дип сөйләп үтте.

Рафис Корбан үз чыгышында «Казан утлары»нда нәшер ителүче «Кесә китаплары сериясе» турында сөйләде. Инде 17 китап дөнья күргән. Аларның унҗиденчесе – «Яңарыш» газетасы укучыларына яхшы таныш Наилә Харисованың «Бәллүр тозак» дип аталган повесть һәм хикәяләр җыентыгы. Киләсе айда «Казан утлары»нда яңа конкурс башлана, ул укытучылар, остазлар темасына багышланачак. Рәфис Корбан мондый конкурсларда актив катнашырга чакырды.

Газета укучылар игътибарына шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Муса Җәлил һәм Рафис Корбан шигырьләрен татар телендә яттан сөйләү буенча Ижау шәһәрендә бәйге узачагы игълан ителде. 10 февральгә кадәр әлеге шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләгәнне төшергән видеоязманы Муса Җәлил китапханәсенең «ВКонтакте» социаль челтәренә – https://vk.com/lib.galil аккаунтына җибәрергә кирәк. Видеоязмалар барысы да әлеге социаль челтәргә куелып барылачак. Барлык катнашучылар диплом белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы сөйләүчеләр Рафис Корбанның үзеннән бүләк алачак! Рәфис Корбан белән очрашу 15 февральдә Ижауда үтәчәк.

Бераз соңрак әңгәмәбезгә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, Удмуртиянең Милли сәясәт министры Эдуард Петров та кушылды. Аларны очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр белән таныштырганнан соң, Васил Шәйхразыев: «Әгәр сез Удмуртиядә яшәп, биредә хезмәт итәсез икән, үзегезне килмешәк итеп тоеп яшәргә тиеш түгелсез. «Безнең мәсьәләләрне хәл итәрләр» дип көтеп утырудан файда юк», – дип, китап чыгару һәм башка мәсьәләләрне хәл итү юлларын күрсәтте. «Әгәр дә хәл ителми икән, әлеге мәсьәләләрне чишүдә үзебездән өлеш кертербез», – диде.

Эдуард Петров исә мәсьәләне контрольгә алырга вәгъдә итте. «Язучылар берлекләренең, Китап нәшриятларының мөмкинлекләрен чагыштырып, бертөрле таләпләр кую дөрес түгел. Һәр республиканың үз бюджеты. Әмма республикаларда һәр милләтнең мәнфәгате кайгыртылырга тиеш. Бүгенге кебек очрашулар, фикер алышулар, борчыган сорауларны күтәрү – бик мөһим. Күп вакыт халыкны борчыган мәсьәләләр турында җитәкчеләр белми. Шуңа күрә үзегезгә дә актив булырга кирәк. Үз чиратыбызда без Россия субъектларында яшәүче татарларга иңебезне куярга тырышабыз. Аларга ярдәм итү өчен миллионнар сарыф ителә. Әмма, салымнар түләүче буларак, татарлар үзләре яшәгән төбәк җитәкчелегенең игътибарын тоеп яшәсәләр, безгә сөенеч булыр иде», – диде Васил Шәйхразыев.

Татарстан кунакларының республикабызга килүе күптән борчыган мәсьәләләрне кабат күтәрергә этәрде. «Түгәрәк өстәл»дә катнашкан һәрбер каләм иясенә дә уйланырга җирлек туды. Безнең төп максат – «Яңарыш» каршында эшләүче «Балкыш» әдәби түгәрәгенең, Удмуртия Язучылар берлеге каршындагы татар язучылары бүлегенең эшен җанландыру. Моның өчен кунаклар килүен көтеп утырмыйча, үзебезгә активрак булу, ешрак җыелышып аралашу кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100