news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Казан егетләре»: «Пискуновлар» һәм башкалар яки «Тәлгать белән Гөлнара» җыры

news_top
«Казан егетләре»: «Пискуновлар» һәм башкалар яки «Тәлгать белән Гөлнара» җыры
фото: © Тинчурин театрының матбугат үзәге

Тинчурин театрының премьерадан соңгы иртәнге чәе журналистлар өчен популяр һәм анда эләгү репутациясе өчен «дело чести» булган чарага әверелеп бара. Бәлки, артистлар өчен дә шулайдыр, әйе, шулай кебек тоела.

Тинчурин театрының «Казан егетләре» комедиясе ике состав белән күрсәтелгәнән соң да җыелдык. Театр ягыннан кунаклар: театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров, директор Фәнис Мөсәгыйтов, әдәби бүлек мөдире Резеда Зәйниева, артистлар Артем Пискунов, Эльвина Кәримова, Рәшит Вәлиуллин (яңа алынган артистларның берсе) һәм Эльвина Насыйбуллина (Айдар Җаббаровның хәләл җефете, яңа алынган актриса).

Әйе, бу юлы Фәнис Мөсәгыйтов үзе дә бар иде, Айдар кереп җиткәнче Фәнис Наилевич белән театрдагы хуҗалык эшләре турында сөйләшеп алдык.

«Бинаның өске ягы ялтыраса да, аста бик күп торбаларын алыштырасы бар – су торбалары, канализация торбалары, җылылык торбалары, вентиляция... 2-3 ел безгә тәүлегенә 24 сәгать эшләргә кирәк булачак. Аннан соң бераз... шул ук вакытта капиталь ремонтка әзерләнә башларга кирәк булачак, анысы әле тиз генә була торган әйбер түгел», - диде ул.

Резеда Зәйниева театрга яшь кан кирәклегенә басым ясап, Пискуновларның «буыннары ката башлый» дип башта шаяртып алды, аннары театрга яшьләр килүен мактап алды.

Аннары Айдар Җаббаров белән спектакль турында сөйләшә башладык.

Әйбәт форма тапкан театрның Луиза Закирова җитәкчелегендәге матбугат үзәге. Искә төшеп китте: бервакыт бер театрда бер директор премьерадан соң: «Бөтенесен монда әйтеп бетереп кайт, яме», – дигән иде, янәсе, спектакльдән соң бөтен уйлаганыңны язу мәҗбүри түгел. Монда да парыбызны чыгарып бетереп яки аңлашылымаганын аңлап кайтабыз да, барысы да ал да гөл булып күренә башлый.

Бу сөйләшүдә өскә чыккан берничә тема: нигә егетләрне сәхнәдә бик каты кыйныйлар (кыйнаган итеп күрсәтәләр) – монысын ике егет әнисе Мөршидә Кыямова сорады. Туйдырдыгыз иске-москы пьесаларыгыз белән, моның ише беркатлы пьесаның яңасын яздырсагыз да була инде – монысын мин «таләп иттем». Халыкчан куйгансыз, алга таба шул юнәлештә дәвам итегез – монысын иң халыкчан блогер һәм журналист Фагыйлә Гатупова әйтте. Париклар артыкка китмәдеме – монысы блогер Эльвира Садриева сүзләре. Һәм, әлбәттә, әлеге дә баягы ностальгия инде...

Журналистлар һәм блогерлар белән сөйләшү Айдар Җаббаровның үзенә дә кызыклыдыр дигән ышаныч белән чын күңелдән сөйләштек инде.

Спектакльнең финалында «Дәвамы бар» дигән язу чыга. Айдар спектакльнең дәвамын яңа елга таба куярга планлаштыра – чөнки «Тагын Казан егетләре»ндә вакыйгалар яңа ел төнендә бара. Кызлар авылны оныткан егетләрне үзләре эзләп килә. Бусын да Пискуновлар буыны чыгарырмы икән – анысы билгесез. Яшьләр үзләре генә уйнаса да ярый инде, алар өчен театр тормышына кереп китү өчен бераз гына хулиганланып та булган, импровизациягә урын да калган мондый әсәр менә дигән. Дөресрәге, яңасы булмаганнан ярый инде шунда. Ә менә җитди һәм мәгънәле әсәрләр өчен өлгереп җиткән Пискуновларга (әйе, театрда кырыкка таба баручылар буынын журналистлар шулай дип атадык – авт.) саллырак эшләр табыгыз!

Болай диюем, мәгълүм мәзәктәгечә баласына мәгънәсез исем кушкан агайның «ярамаган тагын бала-чагага» дип яңгырамасын. Бу спектакль яшь артистларга (гәрчә бигүк яшь булмасалар да) тамашачы белән бер дулкында яшәргә өйрәнү өчен, аларны тояр өчен менә дигән күнекмә.

Шушы урында спектакльнең икенче составы турында языйм әле, чөнки бер үк «Казан егетләре» турында ике тапкыр язуымның максаты шул иде. Яңа гына театрга килеп кергән яшьләр (бигүк яшь булмасалар да) турында мәгълүмат булсын.

Театрның әдәби бүлек мөдире Резеда Гобәева әйтмешли, менә ул - театрга кан яңартырга килүчеләр:

Альфред Илнар Хөсәенов (беренче составта - Артем Пискунов), Алмаз — Рәмис Абдуллин (беренче составта – Эдуард Никитин), Тукай — Марсель Салихов (беренче составта – Зөлфәт Закиров), Фирдәвес — Рәшит Вәлиуллин (беренче составта – Салават Хәбибуллин).

  • Илнар Хөсәенов – 1997 елгы, Казанда туган. 2019 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. «Татар радиосы»ның алып баручысы буларак билгеле.
  • Рәмис Абдуллин - 1998 елгы, Әтнә районының Ключи-Сап авылында туа. 2019 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
  • Рәшит Вәлиуллин – 1997 елгы, Лаеш районының Пәрәү авылыннан. 2019 елда Казан театр училищесын, 2020 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый. Рәмис белән Рәшит Илдар Хәйруллин курсын тәмамлаганнар.
  • Марсель Салихов - 2003 елгы. Яшел Үзән шәһәреннән. Быел Казан театр училищесын тәмамлаячак (Лилия һәм Илнар Низамиевлар курсы).

Кызлар икәү: Эльвина Насыйбуллина, Миләүшә Зәкиева – алар ике составта чиратлашып Фирдәвес ролен башкаралар. Беренче составта ярымъялангач (күлмәксез) Салават Хәбибуллинның аркасына көрәк сабы терәп авылдагы бөтен эшне эшләткән бөтерчек кенә кызны Эльвина башкара, икенче составта Рәшит Вәлиуллинга көрәк сабын Миләүшә тери.

Җәмәгать, кайсы гына составка эләксәгез дә, үкенерлек түгел, яме - икесен дә караган кеше буларак әйтәм. Беренчесендә Пискуновларның тәҗрибәсе булса, икенчесендә яшьләрнең энергетикасы бар, спектакльнең икенче өлешендә ул аеруча сизелә.

ххх

Азактан әлеге чәй янындагы сөйләшүдән бер мәгълүматны гына җиткерәсем килә. Спектакль куелыр алдыннан Азат Хөсәенов җырлары калачагы игълан ителгән иде һәм ул калды да. Әмма көтмәгәндә соңгы җыр бөтенләй башка стилистикада булып чыкты һәм ул тамашачыны җәлеп итте.

Айдар Җаббаровтан җыр тарихы турында эксклюзив: «Финал җырының тарихы бар - ул җыр әтием белән әнием тарихы. Алар икесе дә Әлки районыннан һәм 1974 елда әнием 9 класста укыганда танышканнар. Икесенең авыллары арасы 4 кенә километр. Бу аларның мәхәббәт җыры – алар яшәгән авылларда аны «Тәлгать белән Гөлнара» җыры дип атыйлар. Әнием аны җырлап йөргән, теләсә нинди мәҗлестә әнидән бу җырны сорап җырлаталар. Яздырам-яздырам ди йөрдем дә, 28 февральдә әтиемнең туган көнендә аңа бүләк ясау өчен әнигә шалтыраттым да диктофонга җырлаттым. Ул җырлады, ә без аранжировщик Илдар Харисов белән бергә ясалма интеллект аша үткәреп яздырдык. Җыр миңа шундый ошады - Илдар ике вариант ясаган иде, икесе дә ошады. Машинада тыңлап йөргәндә аның сүзләре «Казан егетләре» сюжетына да туры килүен күрдем. Әлбәттә, ниндидер спектакль куйганда дөнья шул спектакль аша күренә.

Җырны финалга туры килә дип уйладык. Артем Пискунов кына бик дулады, аның белән дә килешәм. «Ишетәсезме, дөрес җырламый, без бит татар театры, без бит татар телендә ничек сөйләшергә кирәклеккә үрнәк булырга тиеш, аранжировкасы калсын, икенче кешедән җырлатыйк», – диде. Минемчә, аны бердәнбер Татьяна Ефремова җырлый алыр иде, аның тембрын яратам... Бу җырны яңгырату әниемнең дә бераз күңеленә тиде, чөнки алар өчен бу бик интим тарих. Спектакльне килеп карагач, килеште».

ххх

Пискунов белән дә килешәм, әмма бу вакыйгада минем өчен икенче фикер өстен чыкты: талантлы балалар бары тик мәхәббәттән генә туа. Айдар Җаббаров һәм аның әти-әнисенә ишарә ясап, «Тәлгать белән Гөлнара» җыры турында әйтүем...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 апрель 2026
    Луиза Закирова
    Зур эш башкарганнан соң (спектакль чыгару, өстәвенә ике составлы спектакль чыгару), мондый сүзләр ишетү канатландырып җибәрә. Шулай да безнең очрашуларның төп максаты журналистлардан, блогерлардан һәм киң җәмәгатьчелектән чын, ихлас кайтаваз алу. Бу фикерләр һәрвакыт комплиментар булмаска да мөмкин. Без төрле карашларга ачык, фикер алышудан курыкмыйбыз һәм конструктив тәнкыйтьне дә рәхмәт белән кабул итәбез. Нәкъ менә шундый ачык диалог үсешкә этәргеч бирә. Премьера турында фикер алышуларда катнашкан һәр медиашәхескә, битараф булмаган һәркемгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең фикерләр безнең өчен бик кадерле!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар