«Казан читендә сектантлар белән землянкада яшәдем»
«Сектант булганчы, сержант булам», - ди дустым Фаил. Моннан биш ел элек ул Казан янындагы Чебакса бистәсе янындагы сәер кешеләр янында яшәп, эшләп кайтты. «23 яшемдә тормыш түбәсе киткән кешеләр белән очраштыра башлады бит әле» — диде ул, әлеге эшләре төгәлләнгәч. Эшендә нинди маҗараларга тап булганын миңа сөйләде.
Фаил һәм аның өч дустына Чебакса бистәсе янында эш тәкъдим иткәннәр. Дөресрәге, килегез дип ялынып чакырганнар. Эш дигәннәре шул - трактор белән җир сөрергә кирәк булган анда. Егетләргә бу мөрәҗәгать, хуҗаларның үгетләүләре үк сәер булып тоелган, шулай да эшкә барырга тәвәккәлләгәннәр. Акча эшләү теләге белән янып, Чебаксага юл тотканнар. Алар эшләргә тиешле авыл читтән караганда ярлы күренгән: иске йортлар, ишелеп барган коймалар, тыкрык кебек тар юллар. Халын саны да аз.
Фаилләрне кунарга бер землянкага керткәннәр. Җирдән түбәсе генә чыгып торган йортны күргәч, егетләр гаҗәпкә калган. Хәзерге заманда мондый шартларда тормыш итүчеләр сирәктер. Бүлмә уртасында бер акшарланган мич, агач өстәл һәм урындыклардан башка бернәрсә дә юк икән.
Егетләр бригадасын бер балалы гаилә каршы алган. Аталары — Всеволод, аналары — Анна. Алар шундый якты йөзле, ихлас, ачык күңелле булып тоелганнар. Һәр кунакка ихтирам белән караганнар. Бу өйдә спиртлы эчемлекләр белән ял итү катгый тыелган. Шуңа күрә егетләр үзләре белән алып килгән эчемлекләрне куллана алмаганнар.
Фаил аеруча боларның табын коруларына аптыраган. Яшелчә салатлары, бәрәңге, үсемлек мае, карабодай белән генә тукланганнар алар, ит ашамаганнар.
— Сез вегетарианнар мәллә? — дип сораган егетләр хуҗалардан. Гаилә башлыгы Всеволод: «Яратмыйм бу сорауны. Без бөтенләй ит ашамыйбыз. Күз алдына китерегез, Аллаһы Тәгалә табигатьтә безгә тукланырга бөтен нәрсәне дә биргән. Тере әйбернең канын коймыйча да тормыш итеп була. Челтер-челтер чишмә ага, үләннәр үсә, яшелчәләр, чикләвекләр, җимешләр белән тукланып була…» — дигән ул.
Бүгенге егетләрне вегетарианнар гаҗәпләндерми инде. Шушы гаиләгә юлланылганнарына гына эчләре пошкан. «Кесәгә булса да кәтлит салып киләсе калган», - дип көлешкәннәр. Ир-атның тамагын яшелчә белән генә туйдырып булса, күпме хуҗабикә шатланыр иде.
Беренче көн шулай узган. Икенче көне Фаил комбайнны кабызып ятканда, теге хуҗаларның 10-12 яшьлек малае алар янында бөтерелә башлаган.
— Пацан, ты ни разу в жизни мясо не ел? Настоящий сочный шашлык? — дип, русча вата-җимерә сораган Фаил. Малай аңа зур күзләрен төбәп, күтәрелеп караган да, башын «юк» дип чайкаган.
— Тебе родители запрещают?
— Да. Папа говорит, что все животные — святые. Как люди, но у них меньше мозг работает.
Фаил икенче юлы килгәндә бу малайга үзе белән ит алып килергә вәгъдә биргән. Әтисенең ит ашамавы шуның кадәр генә, ни өчен соң балага рөхсәт итмәскә? Аның да бит сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Шул сорау Фаилне аеруча борчыган.
Эш арасында ял иткәндә, Фаил Всеволодның нәрсәдер тырышып эшләгәнен күреп алган. Исәнләшеп килергә дип, янына барган.
Бераз сөйләшеп торганнан соң Фаилнең тәмам исе-акылы киткән. Всеволодның сүзләре буенча, кеше гел киләчәге турында уйларга тиеш. Шуны кайгыртып, ул ничәнче ел күл казый икән. Берничә дистә еллардан соң, ул чокыр су белән тулгач, биредә җәннәт урыны барлыкка киләчәк, имеш. Үлгәннән соң аларның җаннары башка тәнгә күчеп, шушы урында рәхәт чигәчәгенә ул чын күңеленнән ышана икән. Табигать кочагында озак итеп яшәячәкбез, дигән. Шул мизгелдә Фаил калтырап куйган.
— Ә бүген рәхәтләнеп яшәргә ярамыймыни? Ни өчен һаман килер-килмәс киләчәкне кайгыртырга? - дип сораган Фаил.
— Ходай шулай яраткан! Рәхәтлеккә ирешү өчен, һичшиксез, башта газап чигәргә кирәк. Тир агызып, эшләмичә булмый. Бернәрсә дә җинел генә бирелми икәненә инанырга кирәк.
Фаил кулын болгаган. Боларның башлары башкача фикерләвен аңлагач, тизрәк китү ягын караган. Егетләргә аның сүзләрен җиткергәч, тегеләре дә шомланып куйган.
Эшләрне бетереп, землянкабызга кайткач, әниләренең йөзләре караңгыланган сыман тоелган. Бераздан: «Кто из вас моему сыну мясо обещал? Надеюсь, вы не посмеете, иначе мой муж за вами с вилой погонится», — дип янаган. Всеволод:
— Ну зачем уж так грубо, Анют, не ругай гостей, — дип көлеп куйган.
Әмма шул сүзләр егетләргә җитә калган. Иртән алар бөтен эшне калдырып, өйләренә кайтып киткәннәр. Бу сәер кешеләр янында яшәргә шикләнгәннәр...
Мондый яшәү рәвеше алып баручылар турында психолог белән дә сөйләштек.
Лия Шаһабетдинова, психолог:
— Бу күренешнең нормаль яки патология икәнен аңлау өчен, бары тик күзәтүләрдән чыгып кына нәтиҗә чыгару дөрес булмас. Моның өчен гаиләнең һәр әгъзасына тулы диагностика кирәк. Тик психолог буларак, миндә, һичшиксез, сораулар туды. Өлкәннәр ит ашамаска карар кылганнар, якты киләчәккә ышаналар икән — ул үз эшләре. Әмма балалар өчен борчылуга урын бар, чөнки аларның әти-әни йогынтысы астында яшәүләре ихтимал. Бу очракта социаль яклау комиссиясенә мөрәҗәгать итү дөрес булыр.
Кешеләрнең ни өчен шундый яшәү рәвеше алып барулары турында, беренче чиратта, аларның үзләреннән сорарга кирәк. Сектага керүнең психологик алшартларына килгәндә, монда төрле вариантлар булырга мөмкин — психологик патологияләрдән алып зур авыруларга кадәр: психиканың тотрыксызлыгы, тәнкыйди фикерләү булмау һәм башкалар.