Казан бистәләрендәге урамнар кайчан якты булыр: депутатлар шәһәрдә үзара салым кертүне сорый
Казан яны бистәләрендә ник караңгы? Еш кына анда яшәүчеләр “ лампочка алып булмыймыни” дип сорый. Бистәләр сафы киңәя бара, андагы юллар сыйфаты, яктырту һәм башка проблемалар да үрчи тораы. Бу проблеманы Казан шәһәре Думасы үзара салым кертеп хәл итәргә тәкъдим итә.
Казанның Киров районы депутаты Сергей Черепанов шушы мәсьәләне күтәрде.
– Бистәләрне төзекләндерү буенча иде сорау. Әле күптән түгел генә Түбән Камадан коллегаларыбыз “бездә авыл җирлекләрендә Лас-Вегастагы кебек якты. Төнлә энә табарлык” дип сөйләделәр. Илсур Рәисович, сез Түбән Камада эшләгән кеше. Казанда да шулай булсын иде, - дип депутат Казан читендәге бистәләрдә төнлә “кара урман” күк булуына ишарәләде.
Черепанов республика районнарындагы үзара салым системасын искә төшерде. Районнарда билгеле булганча, халыктан җыелган 1 сумга дәүләт 4 сум акча өстәп, төрле кискен ихтыяҗлы эшләр башкарыла, проблемалар чишелеш таба.
Казанда мондый программа юк. Бистәләрдә проблемаларны хәл итү өчен максатчан программалар кирәк. Бүген аларда Казан халкының биштән бер өлеше – 170 меңләп кеше яши, - дип депутат 500 дән артык урамның яктыртылмаганын, шактый юлларның сыйфатсыз булуын билгеләп узды.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйтүенчә, очрашуларда бу тема еш яңгырый.
– Бездә 83 торак массивы бар, аларда 220 мең кеше яши. Еш кына “нүжәли лампочка алып булмый” дип сорыйлар. Казан бистәләрендә һәр өченче урам яктыртылмаган. 140 километр кабель сузарга кирәк аның өчен, - ди шәһәр башлыгы.
Казан бистәләрен яктырту 448 млн сумга төшәчәк. Ә программа буенча әлегә 30 млн сум акча гына бирелүе билгеле булды.
Әлеге проблеманы чишү буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та фикерен җиткерде.
– Бу мәсьәлә үзара салым механизмы белән бәйле. Авыл җирлекләрендә җыеннар оештырыла, халык үзләре хәл итәргә теләгән сораулар буенча карарлар кабул итә. Без шәһәр округында мондый җыеннар уздыра алабызмы, юкмы икән – белмим. Бакчачылык ширкәтләре буенча да җаен табарга телибез – анда халык биргән 1 сумга хөкүмәт 2 сум бирә, - ди ул.
Рөстәм Миңнеханов үзара салым кертелгән урыннарда да проблемалар булгалаганын әйтте. Бер җирлеккә кергән күрше авыллар арасында да төрле ихтыяҗларны аерып чыгаручылар, фикерләре туры килмәгән очраклар була, ди ул. Шуңа күрә, җыеннарны авыл җирлегенең аерым территориясендә уздыру буенча төзәтмәләр кертелү, кулай булуын билгеләп узды.
Илсур Метшин “Казанда мондый җыеннар уздырып була, моның өчен бары тик бөтен шәһәрнең тавыш бирүе кирәк” дисә дә, бу сорауга төгәлрәк җавапны мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бирде. Дәүләт Советы депутаты булган вакытта шушы сорау белән тирәннән шөгыльләнгәнлектән, ул ачыклык кертте.
– Шәһәр буенча әлегә моны эшли алмыйбыз. Моның өчен Казанның генераль планына үзгәрешләр кертү кирәк, - диде.
Рөстәм Миңнеханов Казан бистәләрендә дә бергәләп финанслау идеясен хуплады, әмма сүздә барысы да җиңел генә кебек, тик берьюлы ал да гөл итү ансат түгел.
– Дәүләт Думасындагы депутатларыбызга шушы бурычны куярга кирәк. Әмма могҗизалар булмый. Барысын да тиз генә тәртипкә китереп булмаячак. Ничек кенә булса да, бу проблеманы чишәргә кирәк. Ел саен аерым бистәләргә лимитлар билгеләп булыр иде. Бу шактый колачлы проблема. Барысының да Казан тирәсенә күченәсе килде, аңа карап яктырак түгел. Зур-зур бистәләр стихияле генә калкып чыкты, ә күп кенә сораулар уйланып бетмәде. Хаталар ясалды. Шуңа күрә җиңел генә хәл итеп булмый, әмма бу теманы өлешчә-өлешчә игътибарга алачакбыз, - дип вәгъдә бирде Президент.