Казан батырлары-2025: Раилнең – 40 нчы, Илмирның 1 нче машинасы һәм Нижгар баһадиры
Узган ялларда Казанда Сабантуйлар гөрләде. Милли бәйрәмнәр башкаланың 3 мәйданчыгында узды. Өч мәйданчыкта – өч батыр. «Интертат» 2025 елгы Казан батырлары белән таныштыра.

Сабантуйлар һәр елдагыча Казанның 3 мәйданчыгында – Аккош күлендә, Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге Каенлыкларда үткәрелде. Нәкъ Сабантуй көнне Саба районында көрәш буенча Дөнья чемпионаты да узды. Шуңа күрә күп көрәшчеләр Сабантуйларда көрәшә алмады. 22 июнь көнне Татарстанның 9 көрәшчесе Дөнья чемпионы исеменә лаек булды.
Казан Сабантуйлары келәмнәрендә дә көрәш кискен барды. Батырлар арасында көрәштә беренче адымнарын ясаучы яшьләр дә, инде танылган көрәшчеләр дә бар иде.
Тынычлык бистәсе баш батыры – Илмир Төхвәтуллин
Башкаланың төп Сабан туе – Тынычлык бистәсе Каенлыгындагы мәйданда баш батыр исеменә Илмир Төхвәтуллин лаек булды. Илмир инде берничә ел рәсми ярышларда көрәшми, Сабантуйларда гына бил алыша. Ул 33 яшендә үзенең беренче машинасын отты.
33 яшемә җитеп, беренче машинамны оттым, мин канәгать, Аллаһка шөкер. 80-85 килограммда көрәшкәндә, күңелдә машина оту теләге бар иде. Алга таба ничек буласын вакыт күрсәтер. Әлегә үземне көчле тренер дип әйтә алмыйм, мин әле балалар, студентлар белән эшлим, эшли башлавыма 2 ел, алга таба да эшләргә, яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә язсын. Мин гел келәмдә инде, ярышларда чыкмыйм, шул гына, ә болай һәр көн тренировкада, – диде ул безгә.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева
Илмир Төхвәтуллин:
- 1991 елның 20 ноябрендә Балык Бистәсе районы Биектау авылында туган
- 3 тапкыр дөнья һәм 8 тапкыр Россия чемпионы
- 2023 елгы Татарстан чемпионатында башка рәсми ярышларда көрәшмәвен игълан итте, үз көчен Сабантуйларда гына сыный
- Казанның «Зилант» командасының баш тренеры
- Келәмдә үзенә генә хас тынычлык белән аерылып тора, шау-шу куптарырга яратмый
- Өйләнгән, тормыш иптәше Алия белән ул үстерәләр
Дәрвишләр бистәсе Сабан туе баш батыры – Раил Нургалиев
Дәрвишләр бистәсе Сабан туеның баш батыры – Раил Нургалиев. Раил – татар көрәшендә иң танылган һәм титуллы көрәшче.
Быел гыйнвар аенда узган Татарстан чемпионатында Раил 11 нче тапкыр Татарстан чемпионы булды һәм үз рекордын яңартты. Әлеге ярышларда ул башка рәсми келәмдә көрәшмәячән, Сабантуйларга гына чыгачагын әйтте.
«Рәхмәт сезгә, җанатарларым, рәхмәт, татар халкым, сезнең алда баш иям. Башка рәсми ярышларда көрәшмим. Ә болай «Манзара»да кем дә булса минем ярышуны тели икән, иң көчле көрәшчене куйсалар, көрәшкә чыгам, әзерләнәм, әгәр кешеләргә кызык булса, уйларга мөмкин», – дигән иде ул журналистларга чемпионаттан соң.
Раил Нургалиев соңгы тапкыр рәсми келәмдә көрәште: «Рәхмәт, татар халкым!»
Раил Нургалиев:
- 1986 елның 31 маенда Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган
- 8 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә
- Соңгы елларда 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшә
- Милли көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы
- Күп тапкырлар Дөнья, Россия, Татарстан чемпионы, Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе
- Көрәш буенча ТР атказанган тренеры
- Көрәшчеләр арасында шигырьләр белүе белән дә аерылып тора, Муса Җәлил, Фәнис Яруллин, Ләйлә Дәүләтова шигырьләрен яттан белә

Фото: © https://vk.com/wall-217940930_22442
Аккош күле баш батыры – Ханнан Камалетдинов
Казан Сабантуйлары уза торган өченче мәйданчык – Аккош күле. Монда баш батыр исеменә Ханнан Камалетдинов лаек булды. Ханнан – Нижгар баһадиры, Татарстан көрәш җанатарлары өчен таныш шәхес түгел, ул – тумышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы данлыклы Сафаҗай авылыннан.

Фото: © https://m.vk.com/wall-71672068_3633?from=post
Ханнан – көрәшчеләр нәселеннән. Бу – аның беренче автомобиле түгел, 2023 елда абыйлы-энеле Ханнан һәм Хадис Түбән Новгородтагы Идел буе Сабантуенда абсолют җиңүчеләр булдылар. Анда алар берьюлы ике көрәш төрендә – классик һәм ирекле стильдә батыр калдылар һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобильләргә ия булдылар.

Фото: © https://m.vk.com/wall-71672068_3633?from=post
Ханнан Камалетдинов:
- 2001 елның 22 ноябрендә туган
- 10 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә
- Казан Сабан туенда беренче тапкыр катнашкан
- Россиянең спорт мастеры
- Фермер – туган авылы Сафаҗайда авыл хуҗалыгын үстерә