news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан авиация заводында эшләүче үрнәк гаилә: «Завод безне эшле һәм ашлы итте»

Һәр хезмәт оешмасы үзенең тырыш эшчеләре, анда хезмәт куйган уңган һәм булдыклы гаиләләре белән дан тота. Хезмәт һәм хәрби фидакарьлек елы уңаеннан Казан авиация заводында эшләүче Хәйсәровлар гаиләсе белән таныштык.

news_top
Казан авиация заводында эшләүче үрнәк гаилә: «Завод безне эшле һәм ашлы итте»
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Казан авиация заводында озак еллар эшләгән кешегә иң башта «Сыйфат отличнигы» дигән исем бирелә. Аңардан соң да озак еллар дәвамында намуслы эшләгән кешегә шәхси келәймә бирү каралган. Бу исә аерым бер документ һәм хөрмәт билгесе. Аңа ия булган эшче башкаларның эшен тикшерә, процессларны контрольдә тота. Әнә шундый мәртәбәле исемнәргә ия дә инде Даларис Шәйхи кызы Хәйсәрова. Ул Апас районының Кызыл Тау авылында туып-үскән. Әтисе – Бөек Ватан сугышыннан каты яраланып кайта, хәрби инвалид була. Сугыштан соңгы елларда әтисе авыл Советы рәисе итеп сайлана, ә әнисе кибеттә эшли.

Ә Казан авиация заводына эшкә ул 1981елның октябрь аенда килгән. Хәзерге көндә полировкалаучы булып эшли.

– 1979 елда кияүгә чыктым. Иң башта декрет ялында да булып алдым. Быел инде заводка эшкә килүемә дә 45 ел тула. Эшемне бик нык яратып башкарам. Кавышып, гаилә корган елны тормыш иптәшем дә авиация заводына эшкә килде. Хәзер инде кызларыбыз да үсте, олы кызыбыз район җирендә кияүдә. Ә кечесе шушы ук заводта эшләп йөри. Ул икенче цехта контролер вазифасында, – дип сүзен башлады Даларис ханым.

Хезмәт алдынгысы үзенең эшчәнлегенең нечкәлекләре хакында да сөйләп үтте.

– Детальләргә шлифовка, полировка ясау белән шөгыльләнәм. Эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Самолётларның эчке салоны бездә эшләнә. Комплектация җиһазлары безнең куллар аша үтә. Еллар узу белән заводта эш шартлары да яхшы якка зур үзгәрә тора. Яшьләргә остаз булабыз, ярдәм итәргә тырышабыз. Менә ике яшь малай эшкә килде. Үзебез белгәнне өйрәтергә омтылабыз, – диде ул.

«Гомерне шушы заводка багышладым»

Даларис апаның ире Әбрар Афзал улы тумышы белән Буа районыннан. Ул да әлеге заводта ремонтчы-слесарь булып эшли.

– 10нчы сыйныфны тәмамлаганда, миңа 17 яшь юк иде әле – заводка килеп эшкә урнаштым. Ә 1977нче елда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайттым. Гомерне шушы заводка багышладым. Завод безне эшле һәм ашлы итте. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, бөтен төр профессияләрне дә үзләштердек. Яшь вакытта оешмадан футбол, хоккейлар уйнарга йөри торган идек. Заманында дружинниклар да булдык инде, – дип сөйләде ул.

Килешерсез, Әбрар абыйның исеме үзенчәлекле. «Исем җитмәгәндер, сигез-тугыз бала (көлә). Дөресен әйткәндә, үзем башта исемемне яратмадым», – дип җаваплады ул.

«Балалар үскәндә төрле сменаларда эшләдек»

Бу матур һәм үрнәк гаиләгә сокланырлык. Буш вакытларын да заяга уздырмыйлар. Авылга кайталар, бакчаларны җәйләрен шау чәчәккә күмәләр.

Алты онык, оныкчыклары бар һәм тагы икесе дөньяга аваз салырга тора икән.

– Күпләр, икегез бергә бер заводта эшләү кыендыр, ди. Ләкин бер дә алай түгел ул. Чөнки балалар үскәндә төрле сменаларда эшләдек, бик җайлы булды. Беребез эшкә килә, икенчебез өйгә кайтып китә. Хәзер, яллар җитү белән, эш сәгатьләребез тәмамлангач авылга кайтып китәбез. Бәхетле һәм үткән гомер юлына, язмышка чиксез рәхмәтле чагыбыз, – ди Хәйсәровлар гаиләсе.

Ә киләсе мәкаләләребезнең берсендә Хәйсәровларның кече кызлары, Казан авиация заводында контролер булып эшләүче Эльвира Хәкимова турында да сөйләп үтәрбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар