Казахстаннан татар чәкчәге рецепты
Усть-Каменогорск шәһәренең татар этномәдәни берләшмәсе вәкиле Оксана Калиакперова өйдә утырганда ризык әзерләү проектында тәкъдим иткән татар чәкчәге рецепты белән уртаклашабыз.
Камыр өчен ингредиентлар: 3 йомырка, 2,5 стакан он, 1 чәй калагы сода, 3 г тоз, 400 мл көнбагыш мае.
Ширбәт өчен: 4 аш калагы бал, 4 аш калагы су, 4 аш калагы шикәр комы.
Йомыркаларны күпертергә, бер чеметем тоз, уксус белән сүндерелгән сода өстәп болгатырга. Иләгән он өстәргә һәм камыр басарга. Камырны 20 минутка суыткычка куярга. Әзер камырны 3-4 өлешкә бүләргә һәм җәемнәр җәяргә. Һәр җәемне тигез тасмаларга бүләргә. Аннан ул тасмаларны токмач кискән формада телемләп кисәргә. Телемнәрне үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.
Аннан ширбәт әзерләргә. Савытка су һәм шикәр комы салырга, әкрен утта шикәр комы эреп беткәнче болгатырга. Бал өстәргә һәм 5 минут кайнатырга.
Пешкән чәкчәкне табакка бушатып, өстенә ширбәт агызырга, әкрен генә болгатырга. Аннары чәкчәкне тау формасына кертеп, матур итеп өяргә.
Оксана Калиакперова татарларга чәкчәк пешерү осталыгы каян килгәнне дә сөйләп ала: «Татарларга чәкчәк пешерү осталыгы Болгар чорыннан килгән. Болгар ханы үзенең бердәнбер улын өйләндерергә карар кыла. Хан туй өстәлендә яңа, үзенчәлекле ризык булуын теләгән. Ул ризык җиңел әзерләнергә, бозылмаска һәм туклыклы булырга тиеш булган. Төп шарты — әлеге ризык Болгар халкы символына әйләнеп, һәр тантананы бизәп торырга тиеш, дигән. Нәтиҗәдә, мондый ризык итеп Болгар ханы чәкчәкне сайлап алган».