«Казахстан хәлләре безгә дә сабак булсын иде»
Казахстандагы вазгыятькә экспертлардан кайбер фикерләр.
Социаль челтәрдәге иң популяр юмор — вирусологларның тиз арада казахологларга әверелүе. Казан «казахологларыннан» иң популяр тәкъдим — Назарбаев урамының исемен алыштыру. Дөрес, Казахстанга катышы булганнар дәшми. Кемдер хокукларын яклап урамга чыкканда икенче берәүләрнең дәшәргә дә куркуы кызганыч та инде. Икенче яктан караганда, сәгать саен вазгыять үзгәреп торганда ниндидер эксперт фикере әйтүе дә катлаулы. Шуңа да үз фикерен әйтүчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Рамил Төхфәтуллин: «Хакимият халык фикеренә күбрәк колак салырга тиеш»
ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин: «Бу темадан бөтенебез хәбәрдәр һәм аналитика бик көчле бара. Казахстанда милләттәшләребез дә күп яши. Без алар белән хәбәрдә булып торабыз. Үзем дә элемтәгә чыктым. Барыбызны да борчый торган ямьсез вакыйгалар барлыкка килде. Аның нигезендә күп сәбәпләр ята. Әлбәттә, ягулык бәясе үсүдән генә тормый, ул бер сәбәпче – катализатор гына, югыйсә каршылыклар локаль булыр иде. Каршылык бөтен республиканы биләп алган икән, аның нигезендә зуррак, мәгънәлерәк, түзелгән-түзелгән дә, инде ташып чыккан мәсьәләләр ята. Шуларның берсе — хакимиятнең халыктан, аның мәнфәгатьләреннән ерак булу. Бу дөрес түгел: халык фикерен ишетү, аны кайгырту, аның мәнфәгате белән яшәү аксиома булырга тиеш.
Әлбәттә, чит куллар да сизелә, чөнки оешканлык бик көчле, әзерлек барлыгы беленә. Әйтәләр бит инде — андый мәсьәләләрне романтиклар уйлап чыгара, фанатиклар гамәлгә ашыра. Ике яктан да корбаннар булуын да күреп торабыз. Бу очракта инде криминаль элементлар да башларын күтәрә башлый, мародерлык очракларын нигездән бетерергә кирәк. Урамга чыгып тыныч кына таләпләрне әйтү бер нәрсә, ә инде мародерлыккка киткәч, башлар киселгәч… Халык интернетсыз, су буе чиратлар, ашау-эчүгә мохтаҗлык күбәйгән. Хаоска әйләнгән кебек. Бу туфанны, тайфунны тыныч кына туктатып булырмы икән дигән борчылу бар.
Кемдер моны кулланырга да тырыша. ОДКБ гаскәрләрне кертү ни дәрәҗәдә аклана? Максат сәнәгать оешмаларын саклаумы, чынлыкта нәрсә икәнен белеп булмый. Гомумән, куркыныч. Безнең бит Казахстан белән 7 мең чакрым чик үтә. Әгәр радикаль элементлар барлыкка килә икән… әфган радикаллары үткән дигән фикерләр дә бар.
Пандемия мәсьәләсе дә үз коррективаларын керткәндер. Киеренкелек барлыгын күреп торабыз бит, халыкның туйганлыгы сизелә. Безнең мөнәсәбәтләр бозылмасын гына инде — ике ил арасында һәм тугандаш халыклар арасында. Минемчә, хакимият халык фикеренә күбрәк колак салырга тиеш. Халык безнең идарә итүче көч, хакимият халык кулында».
Ирек Шәрипов: «Казахстан төзелеше буенча да, сәяси, икътисади процесслар буенча да ул уйлап, дөрес корылган дәүләт»
ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: «Бик кайгырабыз, бик борчылабыз. Казахстан Советлар Союзы таркалганнан соң барлыкка килгән иң көчле дәүләтләрнең берсе. Дәүләт төзелеше буенча да, сәяси, икътисади процесслар буенча да ул уйлап, дөрес корылган дәүләт. Шуңа күрә аның потенциалы бик зур. Ни кызганыч, андый дәүләттә дә проблемалар килеп туарга мөмкин. Казахстан бу ситауциядән минималь югалтулар белән чыга алыр дип ышанам. Мин аны халык фикерен исәпкә алып, галимнәр белән киңәшеп корылган дәүләт дип саныйм».
Илдар Габдрафиков: «Казахстан хәлләре Россия хакимияте өчен дә сабак булсын иде»
Тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр Академиясенең Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафиков: «Хәлләр әйбәт түгел инде анда, кан түгелгәч, әйбәт була алмый. Күпме кешенең гомере өзелә бит. Андый хәлләр экспертлар тарафыннан алдан чамаланып чаралар күрелергә тиеш иде. Ә инде сәбәпләренә килгәндә, минемчә, социаль-икътисади сәбәпләр. Чөнки кешегә, бигрәк тә яшьләр арасында эш юк яки бик аз хезмәт хакы түләнә торган эш кенә тәкъдим ителә. Коррупция һәм кланнар тамыр җәйгән. Назарбаев кланы баеганнан-баеды, башкалар бөлгәннән-бөлде, мондый вакытта газга бәя күтәрелү детонатор кебек тәэсир итте. Чуалышлар Актаудан Алматага күчкәч сәясәт китте инде: Хөкүмәт таркатылды, Президент иминлек советын үз кулына алды. Әмма кланлыкны алай тиз генә алып ташлап булмый, ул өстан өскә кадәр сеңгән. Аннары — ОДКБ, безнең десантниклар… Бу вазгыятьне күпмедер тынычландырыр.
Ләкин бит таяк ике башлы — русофоблыкны, антироссия карашларын көчәйтергә мөмкин. Рус теллеләргә безнең татарлар да керә. Алар анда бар бит әле.
Мин казах халкының зирәклегенә өметләнәм. Тиз арада безнең гаскәрләр чыгар дип уйлыйм. Чөнки аларның булуы антироссия кәефе тудыра. Моның кирәге юк. Без дустыбызны, союзнигыбызны югалтырга тиеш түгел.
Бу хәлләр Казахстан Республикасына реформалар кирәклеген ачык күрсәтте. Россиядә бер кеше 20 ел җитәкләсә, анда бит инде 30 ел утыра. Власть яңартылмый. Кешеләр арыган инде. Башкала исемен Нурсолтанга әйләндерү, аэропортка исемен бирү, һәйкәлләр кую — кешеләр өчен өстәмә ярсыткыч иде. Хәзер Президент рычагны үз кулына алмакчы, ә Назарбаев кланы моңа каршы.
Бу хәлләрдән кланлылыкның ил үсешенә зур зыян салганлыгы күренә, идарә сыйфатына зыян килә. Казахстан бу сынауны зур югалтуларсыз кичеп чыгар дип өметләнәм, югыйсә озакка сузылган гражданнар сугышына да күчергә һәм дәүләтнең таркалуына да китерергә мөмкин. Алла сакласын!
Казахстан хәлләре Россия хакимияте өчен дә сабак булсын иде. Бездә дә власть торгынлыгы билгеләре бар. Россиядә бу хәлләр кабатланмасын иде дип телим.
Соңгы фикерем — экспертлар кирәк. Алар идарә тирәлегендәге кешеләрдән генә тормасын иде. Реаль картинаны һәм вазгыятьнең кая таба барганын күрсәтә торган чын экспертиза кирәк. Ни кызганыч, Назарбаев тирәлегендә андый кешеләр булмаган яки булып та аларның сүзенә колак салынмаган. Моннан сабак алып, бездә объектив экспертиза булдыру зарури».
Рамай Юлдашев: «Бу — ярымач халыкның нәфрәте: бик аз керем, түбән эш хаклары Казахстанда инкыйлаб башлануына сәбәп булды»
Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашев: «Казахстандагы вазгыятьне инкыйлаб дияргә була. Беренчедән, социаль сәясәт, коррупция… Халык Назарбаевның 30 елдан артык хакимияттә булуына каршылык күрсәтеп, курыкмыйча кулларына дубинкалар, щитлар тотып чыга…
Назарбаев та, Токаев та, Россиядәге кебек, фиркаларны да бетерде, үзләренә лояль структуралар булдырды, доминант оешма да юк. Халык арасында лидерлар бар, ләкин гомуми бер лидер юк дияр идем.
Халыкта хакимияткә нәфрәт, чөнки бик күп дәүләт компанияләре Кытайларга бирелде — элеккеге Советлар Союзыннан калганнары — газ, нефть, күмер, тимер рудасы һәм башка тармаклар да… Шулай ук, яхшы җирләр кытайларга жир эшкәртергә бирелде. Казахстанда коррупция бик көчле: бөтен дәүләт, административ чиновниклар, МВД структуралары шуның белән чолганып алынган. Нурсолтан Назарбаевның кланы да һәм аның туганы Булат Назарбаев, кияве Кулибаевның кулларында бик зур милек тупланган.
Бу — ярымач халыкның нәфрәте: бик аз керем, түбән эш хаклары Казахстанда инкыйлаб башлануына сәбәп булды.
Казахстандагы Жанозенда, Мангистауда элеккеге ногайлар яшәгән. Бүгенге көндә казах милләте составына кергәннәр җирендә инкыйлаб беренче булып башланды һәм үрнәк буларак икенче регион һәм шәһәрләргә күчте.
Шулай ук сәяси тоткыннар да бик күп Казахстанда, инкыйлабчылар аларны азат итүне дә таләп итә».