Каз өмәсе турында сөйләшү һәм Нәҗибә Сафинадан тәнкыйть
Узган атнада Мөслим районында ике көн дәвамында «Каз өмәсе» фестивале булды. «Татар-информ»да фестивальнең нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы. Мондый форматтагы «Каз өмәсе» кирәкме? Бөтендөнья татар конгрессы ни өчен бу өмә хакында халыкка җиткерергә тели? Өмәләр үткәреп авылны саклап калып буламы? Очрашуда шундый сораулар да күтәрелде.
25-26 ноябрьдә Мөслим районында II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чараның Мөслим җирлегендә узуының сәбәбен аңлатты.
«Каз өмәсе» гади фестиваль дәрәҗәсендәге генә чара түгел. 2021 елда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен Мөслим муниципаль җирлегендә уздырганнан соң, шундый фикергә килдек: Мөслим – татар дөньясына күрсәтә алырдай татар яшәешенең моделен булдырган район. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы нигезендә, Мөслим районы республикада кошчылык тармагында беренче урында тора. Монда холдинглар турында сүз бармый, шәхси хуҗалыклар бик күп кош тота.
Тагын бер бик мөһим фактор – Мөслим районының Ык буенда урнашуы. Зур чараларның урынын билгеләгән вакытта ул җирлекнең татар тарихы белән бәйле булуын да күз уңында тотабыз, – дип аңлатты ул.
Җитәкче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасын Мөдәррис Әгъләм сүзләре белән башлавын искә алды.
Һәр татар кешесе өчен «туган тел» һәм «туган җир» – изге төшенчәләр, – дип дәвам итте ул. – Бүгенге көндә татар авылларын саклау һәм үстерү мәсьәләсен куябыз. Әлбәттә, дәүләтебез тарафыннан бик күп программалар эшли. Авыллар үзләре нишли ала, дип уйлыйбыз. «Каз өмәсе» проекты – шундый чараларның берсе, ул – татар авылының яшәеше, – диде.
«Каз өмәсе – татарның икенче зур милли традициясе»
Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев «каз өмәсе» сүзтезмәсендә төп мәгънә «өмә» сүзендә булуына басым ясады.
Асылына төшенсәң, фикер алышырга җиңелрәк була. «Каз өмәсе» – «өмәләү», «укмашу», «үзоешу» дигәнне аңлата. Бу, Сабантуйдан кала, татарның икенче зур милли традициясе. Ул су символы белән бәйле. Бүген татар авылларын сакларга кирәк, дибез, аның юлы бер генә. Авылдагы җир һәм су табыш китерсә, авыл саклана. Авыл эчендәге җирнең 70-80 проценты эшкәртелми икән, авылларны саклап кала алмыйбыз. Без бүгенге халәтебезне төгәл беләбез.
Бу бәйрәмдә төп башкаручы – хатын-кыз. Хатын-кыз бу бәйгедә бөтен тулылыгы белән күренеп торды. Каз өмәсе булса да, без анда рәссамнарны, татар атларын үрчетүчеләрне, туган якны өйрәнүчеләрне, «татар мамык шәле» брендын булдыручыларны да чакырдык. Анда татар мамык мендәре күргәзмәсе булды. «Татар мамык мендәре» бренды формалашып, киләчәктә Мөслим исеменнән эшләп китәр, – диде ул.
Аның сүзләренчә, Ык буенда урнашкан авылларда узган барлык чараларның бер нәтиҗәсе буларак, Ык буе татар авыллары җыены килеп чыгарга тиеш.
Ул үз нәселләрендә дә каз өмәсенә җыелу традициясе булуын әйтте. «Абыем Бохарадан күчеп кайткач, каз бәбкәләре алып биргән идем. Ул ел саен үстерә, көз җиткәч, каз өмәсенә кайтабыз. Каз өмәсе каз ашау өчен генә түгел – укмашу, оешу өчен дә. Ир-атлар – аерым, хатын-кызлар аерым җыелабыз. Бу әйбер эшли! Без үзебезнең нәселне өмәләп тотабыз», – дип сөйләде ул.
«Татар хатын-кызлары гына түгел, рус, чуваш хатын-кызлары да бәйгедә катнашырга теләк белдерде»
«Төп башкаручы – хатын-кыз» диелсә дә, матбугат очрашуында бердәнбер спикер хатын-кыз – Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова иде
Бәйгенең быелгысын төгәлләдек, киләсе елгы бәйгегә бүгеннән әзерләнә башларга кирәк. Каз өмәсен һәр җирлек үзе үткәрә иде. Без 7 номинация буенча нигезләмә төзеп бирдек, анда каз итеннән татар халык ашлары, каз продукциясеннән кул эшләнмәләре кебек номинацияләр бар. Шунысы кызыклы: татар хатын-кызлары гына түгел, рус, чуваш хатын-кызлары да бәйгедә катнашырга теләк белдерде, – дип сөйләде ул.
Кадрия Идрисова Новосибирск өлкәсе, Башкортстан республикасы, Оренбург өлкәсеннән катнашучылар булуын, аларның эшләренә шаккатуын әйтте. Күргәзмәдәге эшләнмәләрнең дә төрле һәм искиткеч булуына сокланган. «Нәрсә генә эшләмиләр! Халык бик оста, сыйфатлы итеп эшли белә», – ди ул.
Ул фестивальдә казның эчен алу, мендәр тутыру кебек эшләрнең нечкәлекләре күрсәтелүен дә ассызыклады.
«Бәләкәй чакта каз өмәсендә катнашкан юк иде, дулкынланып карадым»
Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин әйтүенчә, бу фестиваль каз тотучылар өчен зур бәйрәм булган.
Бездә фермерлар 120 меңләп каз үстерә, гомумән, ел дәвамында 2,7 миллион баш кош үстерелеп сатыла. Фермерлар бик яхшы эшли. Кызганыч, бездә сыерлар кимеп бара. Без казчылар Сабан туен да үткәреп карадык. Каз, кош-корт белән эшләүчеләрнең үзләрен күрсәтәсе килә, әлбәттә. Шәхси хуҗалыкта 30 мең каз үсә. Бер казның бәясе уртача 2000 сум дип карасак, кеше 60 миллион сум акча эшли. Акча эшләү мөмкинлеге булса гына авылны саклап була. Бу – зур мөмкинлек, күп кеше каз үстереп көн күрә. Каз асраучылар ел саен артып бара. Башта 50 каз алып карыйлар, аннары 100, аннары 1500 булып куя, – дип сөйләде ул.
Район башлыгы бу чараның күңеленә хуш килүен, үзенең дә уеннарда катнашуын бәйнә-бәйнә сөйләде. «Килгән кунаклар кочаклашалар, фотога төшәләр. Каз йолку Рәйсә апаның бәләкәй өендә булды. Анда керер өчен халык чиратка басты. Эчтә хатын-кызлар җырлый-җырлый эшли. Ишегалдында биедек, җырладык, аннан чишмәгә төштек. Бәләкәй чакта каз өмәсендә катнашкан юк иде, шуңа дулкынланып карадым. Ике көн дәвамында аерым бер атмосферага чумып яшәдек. Берләштерә торган кызыклы чара булды. Киләчәктә дә безнең районда калыр, дип өметләнәбез. Мондый чаралар бик кирәк», – ди ул.
«Мәктәпне бетерү глава өчен отышлы түгел»
Аннан соң журналистларның сораулар бирә башлады. «Мәгариф» журналыннан Таһир Сабирҗанов район башлыгына сорау бирде.
Мәктәбе булган авыл саклана, дип сөйләп йөри идек әлегә кадәр, әйеме. Хәзер авылны саклап калу өчен каз өмәсе үткәрәсез, чөнки сезнең район татар мәктәпләрен бетерә. Мәллә-Тамак авылында мәктәп ябылды. Каз өмәсе авылларыгызны саклап калырмы? Авылларда иң күп татар мәктәбен бетергән район сез.
Альберт Хуҗин:
Ике атна элек кенә, «татар телен саклау буенча көчле эш бара» дип, Марат Готовичка отчет бирдем. Җыелышларны рус телендә алып бармыйбыз. Мин үзем дә күбрәк русча сөйләшә идем, үземә дә өйрәнергә туры килде. Һәр җыелышта татарча чыгыш ясыйм. Авылда мәктәпне саклап калыйк, дисәк, анда бала кирәк. Көчлерәк белем бирик дип, ата-ана баласын үзәккә йөртә. 3 бала йөри торган мәктәпне дә бетермәү яклы без. 1 балага гына калгач, мәктәпне калдырып булмый. Дөрес аңлагыз, глава буларак, мәктәпне бетерү миңа отышлы түгел. Бу Мөслимгә генә кагылышлы сорау түгел.
Мухан авылында мәктәп бар, анда 12 бала йөри иде. Без анда гарәп телен өйрәтүне керттек, ул дини мәктәп түгел. Нәтиҗәдә тагын 18 бала йөри башлады. Мин дә төрле ысулларын уйлыйм, «бетерү яклы» дип уйламагыз, –дип аңлатты район башлыгы.
Фәрит Уразаев яхшы үрнәкләрнең булуын искәртте – Тукай исемен йөрткән мәктәп. Үз балалары укыган лицей үрнәгендә үзгәрешләрне тасвирлады. «Малаем, кызым татар-төрек лицеен тәмамлады. 25 ел элек анда бөтен бала татарча сөйләшә, аңлый, укый иде. Бүген оныкны илтеп бирдек, сыйныфта 35 бала: 6сы татарча сөйләшә һәм аңлый, 18е аңлый – сөйләшми, калганнары сөйләшми дә, аңламый да. Менә бу – 25 ел дәвамында булган үзгәреш», – диде ул.
«Бу чараны «татар авылын каз өмәсе саклап кала» дигән фикер белән уздырмыйбыз»
«Мәдәни җомга»дан Сөембикә Кашапова: «Каз өмәләре үткәрелү, әлбәттә, бик әйбәт. Әмма соңгы елларда халыкка каз үстерү өчен мөмкинлекләр бетте. Үз авылымнан да чыгып әйтәм. Мишә буен таллар, агачлар басты. Хәзер бер гаилә генә каз асрый. Шушы сорау да күтәрелсен иде», – дип теләк катыш сорау бирде.
Данис Шакиров, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туеннан соң, Татарстанның район башлыкларының Мөслим җирлегенә киңәшмәгә килүен әйтте. Аларны шулай үрнәк итеп күрсәткәннәр.
Мөслимдә – иң уңай шартлар. Ык буе булганга, кошчылык буенча беренче урында. Кайбер районнарда «үзәктә мал-туар тотарга ярамый» дигән карарлар булуын да беләбез. Бу чараны «татар авылын каз өмәсе саклап кала» дигән фикер белән уздырмыйбыз. Милләтне саклауның нигезендә – милли мәктәп, ләкин милли мәктәпне еш кына татар теле, әдәбияты белән генә бәйлибез. Татар гимназияләрендә предметларны ана телендә укыту мәсьәләсе җитди рәвештә куелмый икән, нинди милли мәктәп турында сүз алып барырга мөмкин?! Казанда Мәрҗани исемендәге гимназиядә предметлар ана телендә укытыла, минем бала, Кадрия Идрисова оныклары анда укый. Шул ук вакытта көндәлек тормыш, яшәеш бар, – диде ул.
«Каз өмәсе – ирләр хәл итә торган проблема, дигән фикердә тормыйм»
Матбугат очрашуына ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Нәҗибә Сафина да килгән иде. Аның конгресска сораулары күп иде.
Сезне тыңлап утырам да, шундый фикер туа: сезләр һәм безләр ике яссылыкта яшибез. Сезләргә бер төрле фәрман бирелгән, сез аны үтисез, элек андый кешеләр «йомышлы татарлар» дип аталган. Без шул әйбергә карап торабыз. Әле генә Башкортстаннан татар конгрессы утырышыннан кайттым, анда «69 процент укучы туган телендә белем ала» дип хисап тоттылар. Бу сүзләргә барысы да алкышлады, мин аларга борылып карадым да, чак һушсыз калмадым. Аларның күзендә бер уй да юк.
Татарстан бара, бәйрәм ясый, барысы да әйбәт, диләр. Мин барам, кайтам һәм бөтенесе начар.
Каз өмәсе элек ни өчен шулкадәр популяр булган? Беренче чиратта ул – тамак туйдыру чарасы. Халык шатланып барган һәм кышкылыкка каз әзерләп калдырган. Икенчедән – ачлык мәсьәләсен хәл итү. Өченчедән, ул рухи җыен булган, хатын-кыз өчен җыелып күңел ачу өчен мөмкинлеге булган.
Дөрес, каз белән генә телне дә, авылны да саклап булмавын беләбез. Россия һәм Татарстан конституциясендә «мәгариф системасы – муниципаль оешмаларның үз эше» диелгән, ягъни телисез икән, бөтен районыгызны туган телдә укыта алсыз.
Менә киселгән каз башларына карап утырам. Бәйрәмнең ике ягы бар. Ленар Шәехнең бер шигырен тәнкыйтьләп чыккан идем. Авыл малае мамык мендәрдә йоклый икән, мендәр эченнән «ник сакламадың» дигән сүзләр ишетә. Бу – нинди психологик травма! Эченә кереп карасаң, бу бәйрәмнең фаҗигасе күбрәк. Әлбәттә, ашар өчен каз әзерләргә кирәк, әмма болай зурдан кубып, «менә шундый зур эш эшлибез!» дип әйтерлек берни дә күрмим, билләһи. Мин аптырап карап утырам: күз тимәсен, сөбханалла, нинди ир-атлар, һәрберегезгә гашыйк булып утырам, әмма «каз өмәсе – ирләр хәл итә торган проблема» дигән фикердә тормыйм, – дип белдерде ул үз фикерен.
Альберт Хуҗин бөтен әйбернең дә ике яклы булуына мисал китереп, җавап бирергә тырышты...
Кар яуса, балалар кар бабай ясый, кемдер машинасын чыгара алмый. Бөтен әйбернең ике ягын күреп була. Әйе, бу каз өмәсен оештыру районда минем төп эш түгел, мин аның белән шөгыльләнмим. Менә «татар телендә сөйләшмибез» дип, җаныгыз әрнеп әйтәсез. Ул бәләкәй чаралардан тора. Кемнеңдер йөрәгенә шул өмә кереп калыр, кемдер берәр бәйгене исендә калдырыр. Бер каз өмәсе белән генә татарны татар итеп булмый. Новосибирскидан безгә кадәр килгән ханым өчен бу – бик мөһим әйбер иде. Кайбер кешенең йөрәгенә шул үтеп керә. Әйе, без анда каз суеп күрсәтмәдек, чистартылган казны чишмәдә юып кына күрсәттек. Күрергә дип килгән кешенең күңеленә матур ятты. Минем җавапны кабул итсәгез, шулай әйтәм, – диде.
«Без кемнеңдер эшеннән гаеп эзләргә яратабыз»
Җавап кабул ителде, Нәҗибә Сафинадан өстәмә сорау яңгырады.
Бу чараны конгресс дәрәҗәсендә үткәрү – сират күперенә кергән татарның игътибарын читкә җәлеп итүме? Бу бит дәүләт дәрәҗәсендә үткәрү дигән сүз!
Фәрит Уразаев:
Заманында «Түгәрәк уен» дигән Россия күләмендәге фольклор фестивале проектын башлап җибәрдек. Ул төбәктән төбәккә күчеп йөри. Төмән өлкәсендә башта 90 проценты өлкәннәр иде, бүген анда 14 фольклор коллективы бар, алар балалар һәм урта яшьтәгеләрдән тора. Коллективларның 60-70 проценты – яшьләр, ягъни эстафета тапшырылды. Татарның йоласы бар икән, аны татарга көчле энергетика белән кайтарырга кирәк, татар моны бүген үзе дә тели.
Мәктәп проблемасына килгәндә. Мин үземә сорау бирәм: үзем нинди өлеш кертә алам? 20 акыллы татар Россия мәгариф системасын сүгеп утырса, алга китеш булмый. Фәкать бездән генә тора. «Каз өмәсе» проекты барлыкка килгән икән, бөтен татар күтәреп ала, моны безгә беркем дә кушмый. Хатын-кыз активлыгын татар бик нык кулланырга тиеш, милләт язмышы хатын-кыз кулында», – дип җавап кайтарды.
Кадрия Идрисова да үз фикерен әйтте.
Без кемнеңдер эшеннән гаеп эзләргә яратабыз. Башта әйтергә кирәк: мин милләт өчен нәрсә эшли алам? Син эшләмисең, дип әйтү җайлы. Барлыкка килгән икән, булсын ул проектлар, –диде ул.
«Бу – конгресс эше түгел»
Нәҗибә ападан соңгы фикер: «Конгресс бит – бөтен кешенең күз алдында бик зур оешма, аңа зур хокук бирелгән. Сүз дә юк, каз өмәләре кирәк. Әмма ул сезнең эшме соң?»
Матбугат очрашуы тәмамлангач та, Нәҗибә Сафинадан: «Нәтиҗәдә, кирәкме соң ул каз өмәсе?» – дип сорадык.
Кирәк, сүз дә юк, ләкин ул бу дәрәҗәдәге ирләр башкара торган эш түгел. Бу – конгресс эше түгел. Сабантуй да конгресс эше түгел. Ул – фольклор оешмалары эше. Фәннәр академиясе бүлеге эше. Конгресс авылдан авылга каз, сарык суеп, Сабантуй уздырып йөрергә тиш түгел.
Селкенми торуга караганда селкенеп тору яхшырак, диләр. Юк, селкенеп торган әйберләрнең күбесе зыянга селкенә, – диде ул.