Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каз өмәсе йолалары: канатны урлап аласы, хәрәм йонны читкә куясы, каз үрчесенгә нишлисе?

​​​​​​​Кышка кергәндә, татар авылларында каз өмәсе башлана. Ул кайбер авылларда күңел ачуларга корылган, уенлы-көлкеле күмәк бәйрәм кебек уза. Шунысы кызганыч, бу йола күп җирдә инде югала, онытыла башлады. Яшьләр авылдан шәһәргә ашкынган заманда, бу матур гореф-гадәтне саклап калу җиңел түгел. Әмма кирәк...

news_top_970_100
Каз өмәсе йолалары: канатны урлап аласы, хәрәм йонны читкә куясы, каз үрчесенгә нишлисе?
Илүзә Галимҗанова

Авыл кызы буларак, мин кечкенәдән әнинең: «Иртәгә каз өмәсе була яме, иртә торасы», – дигәнен ишетеп үстем. Иртәнге сәгать 7дә тәмле йокымнан бүлеп уятыр иде дә, тиз-тиз җыенырга кушып, өмә буласы урынны әзерләргә чыгып китәр иде. Сездә ничектер, без казны җылы мунчада чистартырга күнеккән. Су кайнаган арада, әти белән абый казларны суеп, безгә китереп куялар һәм һәркем үз эшенә тотына. Ул арада инде туган-тумача апалар килеп җитә. Бүгенгәчә бездә каз өмәсе шундый җылы аралашулар белән үрелеп бара.

Хисләнеп, читкә киткәнмен. Бу язмада мин сезгә үзем өмәче булып баруым турында сөйләмәкче идем. Әле дә ярый әни мине «эшләвең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен» дип үстергән. Менә, түбән очта яшәүче Сабировлар гаиләсендә узган каз өмәсенә дә чакырдылар үземне! Сабирова Рәгыйдә апа ел саен диярлек каз өмәсен йоласына туры китереп оештыра. Быел да авылның уңган апаларын чакырды ул. Бу язманы укыганда, сез дә үзегезне Саба районы Явлаштау авылында узган каз өмәсендә итеп хис итәрсез…

Көн башы

Өмәчеләр җыелып беткәндә, сәгать иртәнге 8 тулып киткән иде. Рәгыйдә апаның улы Рәзил мунча өлгерткән – уңайлы урын әзерләп куйган. Үзе читтә генә утын яру белән мәшгуль. Ир-атлар пычак кайраганнан соң, казлар янына чыктылар. Берникадәр минуттан соң ишегалды уртасындагы өстәл казлар белән тулды. Хәзер инде апалар, бисмиллаларын әйтеп, төп эшкә кереште. Күзәтәм: Югары оч Равилә апа каз канатын башкалардан остарак итеп сындырып җибәрә, минсиңайтим! Аның эшләгәнен башкалар да күз кырые белән генә карап ала. Минем күз аеруча аның бармаклары артыннан «йөгерә». Ничек шулай оста итеп эшләп була ул?..

– Кызлар, хәрәм йоннарын алыгыз яме? Хәрәм йоннарын... – дип, Рәмзия апа эндәшә.

Аңа Резедә апа кушыла:

– Әйе-әйе, онытмагыз. Алайса, ул башны авырттыра торган була.

(Хәрәм йон казның канат астында һәм койрык өлешендә үсә. Аны йолкый башлаганчы алып ташлыйлар. Мендәр ясаганда йонга керергә тиеш түгел).

Шулчак пакет тоткан Гәүһәрия апа янга килеп баса:

– Кызлар, канат кирәк булса, менә бу пакетка тутырып куям. Өй алдыннан урлап алырсыз, яме?

– Ничек инде, урлап? – дим мин, аптырам.

– Болай сорап алырга ярамый, сеңлем. Шундый йоласы сакланган, – ди.

Апалар сөйләшә-сөйләшә эшләгән арада, ир-атлар, бәйрәмгә ямь өстәп, гармун тавышын яңгырата башлады. Рафаэль абый гармунда оста уйный безнең! Әле аңа моңлы Ринат абый да кушылып җырласа… Ничек кенә кушылды әле – бергәләшеп «Уфтанма»ны җырлый башладылар. Аларга апалар да кушылды. Әмма озак җырлап басып торып булмый, казларны җылы мунчада чистартып бетерергә кирәк. Өмәнең иң кызык өлеше шул аның! Гадәттә күмәк эшләрдә уен-көлкесе дә кушыла, кызыклы хәлләр дә сөйләнелә…

Каз йонын йолку

Казның башын, канатларын кискәннән соң, апалар җылы мунчага кереп утырышты. Аларны ир-атлар җыр-моң белән озатып бардылар. Ринат абый, онытылып, ияреп керде:

– Кызлар, җыр-биюне эштән соң дәвам итәрбез. Мин яхшы чакта чыгыйм әле – йә үземне йолкырсыз! – дип, шул арада юк та булды.

– И, йоның калган дип беләсеңме? – дип, кызлар шаркылдап көлеп җибәрде. Бу үзенә күрә такмак әйтү булды инде. Элек бит егет-кызлар шулай такмаклар әйтешә торган булган. Хәзер инде, олыгая баргач, өмәләрдә теләкләр генә әйтелә икән. Өмәчеләр Рәгыйдә апаның казларын мактап куйдылар, киләсе көннәрнең тыныч булуын теләделәр.

– Рәгыйдә, кара әле, кызлар кияүгә чыкса, бирерсең инде казларыңны?

– Чыксыннар гына, бирәм! – диде хуҗабикә.

– Егетләр өйләнсен, диген әле син! Авылда буйдаклар калмасын! – дип, теләккә кушылды араларыннан берсе.

– Кызганмыйм-кызганмыйм, бирермен, – дип, Рәгыйдә апа казны йолкырга кереште.

Бу вакытта гармунын күтәргән Рафаэль абый пәйда булды. «Каз канаты» җырын сузып җибәрде – аңа апалар да кушылды. Менә шушы мизгелдә мин каз өмәсенең милли мохитен тойдым: мунчада алма төшәрлек урын да юк – берәр каз тоткан хатын-кызлар утыра, ә ялдында Рафэаль абый гармунда уйный. Аңа моңлы тавышы белән Ринат абый кушылып, «Каз канаты»н җырлый. Өмәчеләр барысы бергә «Каз канаты»н җырлый. Бу вакытта күңелдә авылда яшәгәнгә горурлык хисе уяна. Мин дә алар белән «Каз канаты»на кушылам.

Җырлап күңелләр бушанганнан соң, апалар каз мамыгын мендәргә тутыра башлады.

– Менә кияүгә киткәндә бирнә буларак әзерләнә инде бу, сеңлем. Аны парлы итеп тутыралар, – ди Резедә апа.

– Сез кияүгә чыкканда тутырдылармы соң? – дим. (Көләләр.)

– Миңа 4 мендәр тутырдылар! – ди Гәүһәрия апа.

– И, безнең заманда ястык иде бит. Миңа әни 2 ел ястык әзерләде, – ди Резедә апа.

– Бәби тугач, тагын 1 мендәр китереп бирә торган гадәт бар әле. Тагын туса – тагын 1 мендәр. Гаиләләр арта торсын да, балалар туа торсын инде, – дип, Рәмзия апа матур итеп җөпләп куйды.

Кызык хәлләр турында

Ишегалдында сөйләшеп басып торган ир-атлар янына чыктым. Ринат абыйдан элек каз өмәләре ничек узганын сораштым.

– Каз өмәсе – әбиләрнең яшь чагыннан сакланып калган йола. Үзебез яшь чакта без дә өмәгә бик күп йөрдек. Кызлар белән җыелгач, иң элек биеп-җырлап ала идек. Кызлар мәш килеп каз канатын сыдырган арада, сиздермичә, берәр казны яшерә торган гадәт бар иде. Кар астына! Моны кызлар белмиләр бит инде. Бераз вакыт үткәч сораган булабыз: «Без сезгә 10 каз суйган идек, санадыгызмы?» – дигәч, 1 каз җитмәгәнен аңлап алалар. И тотыналар эзләргә, ә без сер бирмибез. Вакытында чистартып бетерергә кирәк булгач, аннары әйтәбез инде... Аның, сеңлем, өмәдән соң, коймак белән чәй эчүләре күңелле. Кич белән каз бәлеше ашавын әйтеп тормыйм инде! – ди Ринат абый.

– Бүген казларны яшермәдегезме? – дип сорыйм шыпырт кына.

– Яшерергә… кар юк бит! – дип көлеп җибәрде.

«Киләсе елда казлар күп булсын!»

Апалар янына кергәндә, алар инде казның эчен чистартып бетереп маташалар иде.

Йолкып һәм чистартып бетергәннән соң, казларны көянтәгә асып, чишмәгә чайкарга төшеп киттек. «Җидегән чишмә»не җырлый-җырлый, чишмәдә каз чайкадык. Без менешкә Рәгыйдә апаның кызы һәм килене каз мае белән майлаган коймаклар пешереп, чәй белән көтеп тордылар. Табын артында апалар тагын бер йола турында сөйләргә кереште:

– Каз өмәсеннән соң, канат сыдыру дигән йола бар. Элек аны үреп, бәлеш-коймак майлый торган канатлар ясый торган булганнар. Сыдырылганнан соң калган канат очын тышка чыгып: «Киләсе елда казлар күп булсын!» – дип, су агымына сипкәннәр. Хәзер сирәк кеше генә шулай эшли инде, – диделәр алар.

***

Каз өмәсеннән зур батырлык эшләгәндәй кайттым. Батырлык булмый ни, нинди уңган-булган апалар янында утырып кара әле син! Мин аларга кушылуым белән бәхетле идем, чөнки татар халкының күпме йоласын белдем, онытыла барганын искә төшердем; гармунга кушылып җырладым, тальянга кушылып биедем. Авыл баласы өчен моннан да күңелле бәйрәм була аламыни? Өмәдән алган хис-кичерешләрне әнигә түкми-чәчми сөйләгән арада, телефон шалтырады – Рәгыйдә апа кич белән каз итеннән бәлеш ашарга чакыра икән. Бәйрәм шулай дәвам итә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100