Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каз өмәсе: Саба апаларыннан мастер-класс - каз чиста булсын өчен нишләргә?

Саба районы Корсабаш авылында яшәүче Шәйнуровлар гаиләсендә каз өмәсе дигәч, мин дә күрергә уйладым. Каз өмәсе ул көзге бер эш кенә түгел. Татарда ул элек-электән аралашу, киңәш-табыш алышу, җырлап күңел ачу чарасы да булган. Шәйнуровлардагы каз өмәсе дә шулай узды. Корсабашта каз пешеклисе суга сода салып, сугымчыны сөйләштереп каз өмәсе уздыралар

news_top_970_100
Каз өмәсе: Саба апаларыннан мастер-класс - каз чиста булсын өчен нишләргә?

“Мал суярга күрше апа өйрәтте”

Авыл урамына керсәк, бер төркем апалар, көянтә тотып, каз өмәсе булачак йортка таба теркелди. Чөкердәшеп көлешәләр. Авыл урамы тын, аяк астында ап-ак кар шыгырдый. Капка төбендә безне авылның сугымчысы Фәрит абый каршы алды. Ул йорт хуҗасы Аниянең күршесе.

–Кош-корт, мал чалырга мине күрше Тәгъзимә апа өйрәтте. Күршедә ялгызы яши иде ул апа, казларны, сарыкны да үзе чала иде. Минем егет чак, бервакыт безгә керде дә, әйдә сиңа гомер буе кирәк булачак, өйрән, диде. Казны тотып бире дә, кыйблага каратып яткыр, мә, пычак, диде, – дип сөйли сугымчы Фәрит Гарифуллин.

Казны тиз йолку серләре: сугымчыны сөйләштерү һәм... сода

Ания апалар 25 каз үстергәннәр. Бергә эшләгәндә күңеллерәк тә, тизрәк тә эшкәртелә, дип, ел саен өмә ясап үткәрәләр икән. Апалар казларны эләктереп кенә ала, шул арада сугымчыны да гел сөйләштереп торалар.

–Сугымчыны сөйләштерергә кирәк, шулай эшләгәндә каз бала йонлы булмый, тиз йолкына, ите дә дә тәмле була, – ди апайлар.

Кулларына күз дә иярми өмәчеләрнең. Кайнар суда пешекләп йолкырбыз, дип ниятләгәннәр иде. Җырлый-җырлый эшли торгач, бик тиз арада мамыктан арындырып бетерделәр.

–Мин Актаныш районы Уразай авылыннан. Килен булып төшкәнемә утыз ел. Безнең якта да шулай каз өмәләре үтә иде. Әле беркөн ашка барган идем, шунда ишетеп кайттым, пешекләгәндә ике чиләк кайнар суга бер аш калагы чәй содасы салырга кирәк икән. Шулай эшләгәндә мамык та тиз йолкына, мендәр ясаганда кабарып та тора икән, – дип киңәш бирә Ләйсән Гатауллина.


Каз-мамык мендәр күперелеп торсын өчен нишләргә кирәк?

Өмәгә дистәдән артык апайлар җыелды. Һәркемгә эш җитәрлек. Мамыгы чистартылган каз түшкәләрен җитез генә агач эскәмиягә тезеп салдылар. Йорт хуҗасы Ания апа белән, Фәридә җәһәт кенә эч маен ала. Берәү муен тирәсендә кайнаша. Кемдер тәпи, кемдер баш, кемдер канат чистарта... өмә дисәң дә өмә бу. Карап торышка бер мәшәкате дә юк икән бу каз йолкуның дип уйладым. Шул арада Халидә Галимуллина белән Миңнегөл Исламова каз канаты сыдырырга тотынды.

–Менә шушы сыдырылганын салсаң, мендәрләр күпереп тора, – ди Халидә апа.

“Карагыз әле, ничек күп әниләр”

Баксаң бу көнне өмәгә авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” клубына йөрүчеләр җыелган икән.

–Китапханәче Фәридә Нәфыйковага рәхмәт, ул безне оештыра, – диләр апалар. - Клубка да йөрибез, бәйләү дә бәйлибез. Әле шушы көннәрдә Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр клубка кунакка килде. Без бер төркем апалар бит инде, һәрберебез камыр ризыклары да пешереп алып килдек. Безне күргәч,карагыз әле, ничек күп әниләр, диләр, – дип сөйли Халидә Галимуллина.


“Калдырып киткән анама үпкәләп яшәмәдем”

Йорт хуҗасы Ания апага 65 яшь. Һич кенә дә эшләмәгән эше юк. Бәйли, чигә, аш-суга осталыгын мактап туя алмыйлар. Авылда мәет тә юа. Авылның психологы да икән әле ул, киңәш-табыш кирәккәндә аңа киләләр.

Тормыш авырлыгын күп күргән кеше кече күңелле, ярдәмчел була, диләр бит. Ания апаны да балачагында, яшьлегендә язмыш аз сынамаган. Дөньяга тудырган әнисе Дания апа, кызны 3 яшьлек чагында авылдагы икенче гаиләгә тәрбиягә биреп, үзе яңа тормыш кора.

–Үстергән әти-әнием Бикә һәм Ислам исемле иде. Аларның үз балалары түгел икәнлекне мәктәпкә укырга кергән елны Бикә әнием әйтте. Алар мине бик яраттылар, шуңа күрәдер калдырып киткән анама да үпкәләп яшәмәдем. Уфалла арбасын күп тартырга туры килде, әмма читен яшәмәдем мин. Унбиш яшьтән сыер саварга кердем, уналтыда кияүгә чыктым. Ирем үземнән тугыз яшькә зур иде, бик әйбәт, акылы кеше булды, биш бала үстердек, Ходайның биргәненә мең шөкер, – ди Ания апа.

Ания апа үз әнисе белән өч яшендә аерылыша, илле сигез яшендә кабат күрешеп, хәзер хәл белешеп яшиләр. Тудырган әнисе Дания апага 87 яшь, Арча районында яши.


Берүзенә 120 бозау

Төп нигездәге килен Айназ хуҗалыкта бозау карый. Иртәнге дүрттә бозаулары янында килә инде ул.

–Бүгенге көндә сөт эчә торган – 90, 3-4 айлык 31 бозавым бар. Ун көнлек бер бозауга көн дәвамында аз-азлап 8 литр сөт бирәм. Октябрь-ноябрьдә бозаулау күп булганлыктан, 5-6 көнлекләр дә чыкты. Аларына сөтне шешәдән эчертәм, – дип сөйли ул. – Элек бит бер терлекченең 120-130 баш бозау тәрбияләгәне юк иде. Ә хәзер берүзең торакка килеп керүеңә, шулкадәр нәни бозаулар күзеңә карап торсын әле. Әниләре кебек Айназ аларга.

Айназ 7 яшькәчә әти-әнисе белән Казанда яшәгән. Әтисенең туган нигезе буш калгач, авылга кайталар. Курсабашта – мәктәп, аннан соң Казандагы секретарь-референтлар әзерли торган лицей тәмамлаган. Арча районы Чүриле авылындагы интернатта эшләп бала ялына чыккан. Аннары фермага эшкә килгән.

–Кече улыбыз туып, дүрт ай узгач бозау карарга кеше юк, дип тагын чакырып алдылар. Баламны каенанама калдырып килдем инде, – ди Айназ, елмаеп.


Ул арада тормыш иптәше Илнар, мәктәптән Илфар, балалар бакчасыннан Айсинә, Ильяс кайтып керде. Илфар чишмәгә каз түшкәләрен юарга төшкән апаларга ияреп каз канаты таратты.

Килограммы – 400 сум

Каз өмәсе күңелле булды, үстергән маллары да бәрәкәт китерсен.

–Иң зур каз 5 килограмм 600 грамм булды, килограммын 400 сумнан сатабыз. Мамыгын да әрәм итмибез. Бер мендәр 100 сум. 25 каздан 60x60лыны ясасаң – 3, 70x70не ясасаң – 2 мендәр чыга. Эч-башын сатарга тырышмыйбыз, үзебез дә бик яратабыз. Каз үстерү күңелле, өмә оештыргач, тагын да рәхәт. Үстер генә - сатып алырга теләүчеләр күп, – ди Ания апа.


Зәмирә Сәмигуллина фотолары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100