Кайтыр жирем булмады (Зәмирә Сәмигуллина)
Казаннан такси белән Сабага кайтып барыш. Шау чәчәкле матур яулыгын япкан әби дә бар янымда.
— Балаларга кунакка килгән идем, өч көн кундым. Кайтарып куябыз дигәннәр иде дә, таксига гына утыртып җибәрегез, дидем. Мәшәкатьлисем килмәде, — ди.
Таксида җыр яңгырый.
«Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре…»
–Сәбәбе нинди була бит, тиран иргә түзеп торасы түгел, җыруда җырлар ул, — дип әйтеп куйды әбекәй. — Исерек иреннән аерылып кайткан хатыннар турында ишетсәм, маладис, дөрес эшләгән аерылып, дим. Хатын-кыз да кемнеңдер газиз баласы. Бер авызына хуҗа белмәгән ирдән кыйналып яшәр өчен үстергәнмени аны анасы? Кайтыр урыны булса, ике-өч бала белән булса да кайтасы. Менә мин гомеремне исерек белән җәбер-золым күреп үткәрдем. Әле аның эчүен миннән күрә иде әнкәй.
Беренче балам тугач ук, читкә чыгып китәсе булган да бит. Кайтып та карадым, әни: «Синең караватыңда кече энең ята хәзер, сиңа урын юк монда, төшкән җиреңдә таш бул», — диде. Җитмәсә, кызым елак. Әнигә кайткан беренче төндә үк, ишегалдында бала күтәреп аякөсте йөреп чыктым. Ярый әле иптәшкә кече энем чыкты. Мескенкәем, апа, синең үзеңне генә калдырырга куркам, караңгыда куркырсың, ди. Минем караватта яткан энем, унике яшь аңа ул вакытта.
Минем урын барыбер буш чыкты ул төндә. Әнинең ни әйтергә теләгәнен аңладым инде. Кайткан төндә үк кундырып чыгарсам, чын-чынлап аерылып кайтыр бу, дип уйлагандыр. Шуңа күрә төн кунырга да рөхсәт итмәде. Күршедә генә ялгыз буш йорт бар иде. Их, мин әйтәм, шунда гына кайтып торыйммы икән әллә, дим.
Икенче көнне әтигә әйтеп караган идем. Кулындагы су чүмечен болгап кына очырды. Баш очыннан чыжлап кына үтте чүмеч. Ничек балага тимәде. Елый-елый, өч чакрымны җәяүләп кайтып киттем. Егерме яшь бит миңа ул вакытта. Яп-яшь кыз бала. Кияүгә китүем дә үзем яраткан кешегә булмады. Әти армиядә бергә хезмәт иткән дустының малаена тагып диярлек биреп җибәрде. «Армиядә шулай сөйләшкән идек», — диде әти. Кайнатам юк иде инде мин килгәндә.
Йөргән егетем калды. Минем кияүгә чыкканны ишеткәч, авыл уртасындагы чишмә янында кычкырып елаган да, читкә киткән, диделәр.
Баламны күтәреп, өч чакрымны үтеп кайтып кергәндә, ир исереп йоклап ята иде. Асты юеш. Әле анда телчән кайнана да бар бит. «Ирең була торып, кайда йөрисең өстерәлеп», — дип иң беренче ул кычкырды. Куркуымнан тиз-тиз генә иремнең юеш киемнәрен салдырып, чистаны киерттем. Урынга яткырырга күпме тырышсам да, көчем җитмәде, зур гәүдәле иде, күтәрә алмадым.
Шул көенчә төшкә кадәр йоклады да, уянгач, үземне тотып кыйнады. Юынырга кергән җирдән аралыктагы комганны алып томырды башта. Еламадым, шаккатып басып тордым. Елата алмагачтыр инде, егылганчы кул белән кыйнады да, аннан типкәли башлады.
Менә миңа хәзер җитмеш. Ничә еллар узган аңа, ә алар һаман күз алдымда. Икенче кызым тугач, бөтенләй азынды. Айныган көне бик сирәк. Фермада сыер савам. Сыерларның бозаулар вакыты җиткәндә фермага кич тә килеп, карап китәсе. Андый-мондый сыер бозаулап, бозау салкында ятмасын, чүбен салсын, дип караштырабыз. Каравылда кеше бар барын. Шулай да, һәр савымчыга үз сыеры кадерле бит. Бозауларга төнгә калганнарны караштырабыз шулай.
Берсендә килсәм, сыер бозаулаган, асларына салам салып йөрим. Артымнан күзе-башы акаеп ир килеп керде. «Каравылчыны күрергә килгәнсең», — ди. Сугып та җибәрде, мин сыер янына килеп тә төштем, башым белән рәшәткәгә бәрелдем, борыннан шаулап кан китте. Ир куркуынннан чыгып та йөгерде. Башымдагы яулыкны салып, канны сөртеп, салам өстендә, сыер янында чалкан ятып торгач, кан агуы бетте. Каравылчыга аны-моны сизермәдем, бозауны караштырырга әйттем дә киттем.
Кайтып керсәм, ир өйгә кайтып утырган. «Үлмәдеңмени син?» — дип мыскыл итеп, елмаеп утыра.
Әнкәй дә котыртты бугай инде. Гел эшемнән гаеп табып, юктан да сүз чыгарып каһәрләде. Мине рәнҗетүдән тәм таба иде бугай анысы да. Аны авыл кешесе белгәндер инде. Ничек торасың усал кайнанаң белән, дип әйтәләр иде.
Кая барыйм, кайтыр җирем юк. Милициягә әйтүдән дә курыктым. Алып китеп ябарлар унбиш тәүлеккә. Аннан кайткач, барыбер шул хәл бит, тагын да котырынып кайтып керсә нишлим?
Берсендә авыл советына әйтеп карадым. Аның өчен велосипед чылбыры белән кыйнады ишегалдында. Элек ир-атлар бик юньсез иде бит. Хәзер дә бармы икән андый әшәкеләр. Булмасын иде. Булса, ике дә уйлап тормагыз, кайтыгыз. Хәзерге тормыш безнеке белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Кайтып сыенырга кечкенә генә почмак табарга була.
Әле шул акылсыздан өч бала алып кайттым бит. Кече кызымны кечкенәдән яратмады, минеке түгел ул, диде. Хәзер телевизордан ДНК анализы алып, атасының кем икәнен раслаучыларны күрсәтәләр бит. Их, мин әйтәм, теге чакларда булган булса шушы әйберләр, анализ бир идең дә, битенә тотып ат идең, мәлгуньнең.
Бала тудыру йортыннан килеп алмады. Попутный машина белән үзем кайттым. Әнкәй исән булса, кешедән оят, дип булса да чыгарган булыр иде. Ул чакта әнкәй үлгән иде инде. Ирнең кыланмышына чыдар хәлләр юк. Баладан соң үзем дә өзлектемме, бик каты башым авырта башлады. Бер нәрсәгә күңел үсми, яшисем килми башлады.
Үземчә план кордым. Әнкәйнең, кайнананың була инде, сеңлесе бар иде. Аларның балалары булмаган. Шуларга ике кызны илтеп куйдым да, кайтыр юлда елга бар, шунда керергә минем исәп кечесе белән. Акрынлап язгы ташу кузгалыр чак. Кулымда бер айлык бала. Үзем елыйм, үзем туңам, елгага таба барам. Тамак туярлык ашаган да булмагандыр инде, кисәк егылдым шунда.
Үзем һаман баланы кочаклаганымны беләм, шунда яныма бер хатын килде. Таныш та кебек үзе. «Син мондый юлдан килергә ашыкма әле. Андый юлдан килгәннәргә бик авыр монда, менә мин дә ялгыштым», — ди. Күпме ятканымны белмим, шыбыр тиргә батып уянып киттем. Янымда беркем дә юк, каяндыр ат куалаган тавыш кына ишетелә. Ул арада, авылда ат караучы Мәрдәнша абый килеп чыкты каяндыр. Минем егылып ятканны күрде дә, икебезне дә ат арбасына салып, өйгә алып кайтып куйды.
Авылда кемнең ничек яшәгәне күренә бит инде. Кайту белән ирне күрде дә, якасыннан тотып алып, яңаклады. «Хатыныңны, балаларыңны рәнҗеткәнеңне тагын бер ишетсәм, киләм дә, менә шушы мылтыктан атам да үтерәм», — диде. Мәрдәнша абый кырыс холыклы иде ул. Мәрдәнша абый гел хәлне сорашып торды. Елга буенда егылып ятканда яныма килгән хатынның кем икәнен беләсе килә бит. Мәрдәнша абыйга тасвирлап сөйләп бирдем, шундый-шундый, ап-ак йөзле, бодай төсле калын, куе чәчле хатын-кыз, дим.
«Сеңлем, ул хатынның үлгәненә байтактан инде. Иренең көнләшүенә чыдый алмыйча үзен харап иткән, дип сөйләгәннәре истә. Ул вакытта мин дә яшь идем. Менә хәзер мин дә синең ни өчен елга буена килүеңне белдем, ул сине ялгышлыктан саклаган. Исерек ир өчен үзеңне, алма кебек кызларыңны шулай харап итәргә синең башыңда миең юкмы әллә?» — дип тиргәп тә ташлады.
Җәйге төннәрне урамда, кышын абзарда, мал янында күп уздырдык өч кыз белән. Кызлар үсә башлагач, бераз җайланды тормышлар. Мәрдәнша абыйдан куркуы булдымы, сүз белән мыскылласа да, кул күтәрүе сирәгәйде ирнең. Шулай да кыланмышлары күп булды.
Олы кыз күрше авыл егете белән йөри. Кияүгә сорап килсәләр дип, капка-коймаларны да буядым. Өйдәге иске караватны да диванга алмаштырасы килә бит. Иргә әйтеп карадык, тыңлап та тормады, кул селтәп чыгып китте. Алып кайтып куйгач, берни дә эшли алмас дидек тә, машина белешеп, районнан диванны кайтарттык. Ул вакытта машиналар да юк бит әле. Районнан авыл кибетенә товар китерүче машинаны белештек. Беренче тапкыр диванлы булдык дип, и сөендек.
Ир кайтып та керде, кулында балта, ничек булдыра ала, диванны ваткалап та бетерде. Ул вакыттагы мәшхәрләрне сөйләп бетерә торган түгел, балакаем. Олы кызны туйлап кияүгә бирә алмадык. Икесе туйлап чыкты.
Кызларымның күзләренә генә карап торам. Һәр килгәндә, атнасына өч килсә дә сорыйм. Ирең авыр сүз әйтмиме, кул күтәрмиме, дим. Кияүләргә дә алдан ук әйтеп куйдым. Аталары исерек, дип кызларымны рәнҗетәсе булмагыз, алам да кайтам. Ничә яшьтә булсалар да. Үзем сиксәнгә җитеп, кызларым 50-60ка җитсә дә, оялып тормыйм. Мин аларны кыерсытыр өчен үстермәдем. Үскәндә болай да җитәрлек авырлык күрделәр, дидем. Шылт иткән тавышлары да юк кияүләрнең. Яши-яши мин дә усалландым, кызым.
Ирем алты ел элек үлде. Әле беркөн төшкә керде. «Син кайчан киләсең инде? Синнән башка мине сәхрәгә кертмиләр монда, синең сүзең кирәк, ди. Әле анда баргач та аның белән очрашасы бар икән. Минем сүз дигәнем, гафу итүдер инде ул, име», — дип елмаеп сорап куйды әбекәй.
Чәчәкле матур яулыгы арасыннан шомырт кебек күзләре җемелдәде. Җемелдәп кенә үткән гомер юлында да нинди генә михнәтләр күрми бу адәм баласы.