Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайтаваз: Тымытык башлыгы хезмәт ветеранына ярдәм итмиләр дигән дәгъваны кире какты

Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче хезмәт ветераны, 89 яшьлек Рәсимә Шәрәфетдинованың ишегалдын кар баскан, ярдәм кирәк дип редакциягә мөрәҗәгать иткән иде кызы Рузилә ханым. Авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева бу дәгъва белән килешмәвен белдерде.

news_top_970_100
Кайтаваз: Тымытык башлыгы хезмәт ветеранына ярдәм итмиләр дигән дәгъваны кире какты

«Авыл урамнарын чистартмыйлар дигән сүз дөрес түгел.

Авыл җирлегенең тракторы бар, урамнарны чистартып торабыз. Тымытык - Азнакай районындагы иң зур авыл, бездә 2 меңгә якын кеше яши. Моңа кадәр урамнарны чистартмыйлар дип зарланган кеше булмады.

Авыл башлыгы һәр кешенең ихатасын чистартырга тиеш түгелдер бит инде? Аларның беркетелгән социаль хезмәткәре бар. Рузилә апа үзе дә ихатаны чистартырлык. Ул авырыйм дип әйткән, мин моны беренче тапкыр ишетәм. Ул бик актив хатын, гел урамда йөри, авылда беркем дә ул авырый дигән сүз белән килешмәс. Рузилә апаның улы бар, кайтып йөри, туганнары авылда яши, ярдәм итеп торалар. Урамда бик актив йөри, бөтен чараларда катнаша. Монда эш урам чистартмауда түгел, кешесе шундый.

«Капкадан үрелеп карадым, урам чистартылмады», - дигән. Бүген дә барып карадым — урам чистатылган. Трактор йөреп тора. Аларның өе иң кырыйда, Ык ягыннан кар күмәдер инде ул, әмма урам чистартылган. Ә ихатасын алар үзләре дә чистартырлык. Ул апа әнисе белән яши, энесе әле генә үлмәде инде, күп вакыт узды, ул гел монда яши, сарыклар асрыйлар. Мал карарлык булгач, ихатаны гына чистартырлыктыр бит инде?

Ул социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Дамир Рашатовичка шалтыраткан булган. Дамир Рашатович дөрес әйткән бит инде — урамнар чистартыла. Шәхсән миңа, авыл җирлегенә ул хатынның быел ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәне булмады. Башка елларны мөрәҗәгать иткәч, ихатасына керерлек итеп капка төбен дә трактор белән чистартып бирә идек.

Безнең администрация турында «ярдәм итмиләр» дип язу дөрес түгел. Безнең администрация бик ярдәмчел. Социаль хезмәткәр ихатаны, капка төбен системалы рәвештә сукмак салып чистартып тора. Социаль хезмәткәрләре дә әйбәт аларның.

Авыл урамнарын чистарта торган трактор үзарасалым акчасына тотыла. Үзарасалым акчасына зиратлар чистартыла, урамнар тәртиптә тотыла. Аларның үзарасалымны күп еллар буе түләгәне юк. Халыкка да түләмәскә куша. Әмма түләми дип ярдәм итмичә калган юк», - диде Тымытык авылы җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100