Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакай районында хезмәт ветераны ярдәм сорый: өен кар баскан

Рәсимә апага 89 яшь, өен кар басу сәбәпле, ул ишегалдына чыга да алмый, диделәр.

news_top_970_100
Азнакай районында хезмәт ветераны ярдәм сорый: өен кар баскан

«Тыл һәм хезмәт ветеранының ишегалдын кар басып китте.Чәршәмбедән бирле буран котырды. Ярдәм кирәк», — дип хәбәр иттеләр Азнакайдан.

Тымытык авылында Шәрәфетдинова Рәсимә Сәлим кызы өенең ишегалдын һәм капка төбен кар баскан. Рәсимә апага 89 яшь. Ул кызы Рузилә белән яши, кызына инде 61 яшь. Авыру булу сәбәпле, кулларым күтәрелми, әнигә ярдәм итә алмыйм, диде кызы.

«Ишегалдына керерлек түгел, маллар янына бата-чума чыгып йөрисе. Су юк. Әни хәзер өйдә генә утырып тора, ишегалдына да чыгып йөри алмый. Әле монда аның сарыклары да бар. Әни элек энем белән яшәгән иде, шул карады сарыкларны. Энем үлгәч, мин Бөгелмәдән әнине карарга кайттым, хәзер шул карга бата-чума малларны да карарга чыгам», — диде Рузилә ханым.

«Социаль ярдәм бүлегеннән бер кыз килеп йөри, ул да көрәрлек түгел, инде катып бетте кар. Урам якка керерлек тә түгел. Ничә көннәр чаң сугам, зинһар, ярдәм күрсәтегез әле дип, ишетүче генә юк. Админстрациягә дә чыктым кичә, ярар хәл итәрбез, диделәр. Бүген социаль яклау бүлегенә төшереп җибәрдем, анда да хәл итәрбез, диделәр, әмма көн кичкә авышты — тынлык. Урамда да йөрмәле түгел, билдән көрт, ник бер трактор тавышы ишетелсен», — ди Рузилә ханым.

Аның әйтүенчә, ишегалдыннан урамга да чыгып булмый — кар баскан. «Капка өстеннән үрелеп кенә фотога тешердем. Урам да чистартылмаган. Берәр куркыныч хәл булса, Алла сакласын!» — ди Рузилә ханым.

Без авыл җирлеге башлыгы Гыйләҗева Эльвира Хәдисовнага шалтыраттык. Әмма аның белән сөйләшә алмадык — телефонын алмады.

Азнакай районы башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән сөйләштек. «Ул әбинең социаль ярдәм итүчесе бар. Капка төпләрен көрәп торалар. Урамны бүген чистартырга тиешләр, мин команда бирдем. Тымытыкның үзендә генә дә 39 урам. Ишегалдында йөрмәслек түгел дигән сүз дөрес түгел, социаль ярдәм итүче көрәп тора. Эш бара», — диде ул.

Ачыклап бетерер өчен, кабат Рузилә ханым белән сөйләштек. «Социаль хезмәткәр кичә килде, ул сукмак кына салып китте. Бүген бит шимбә, ул килми, кар бүген дә яуды. Ул бит килеп күрмәде, каян белеп әйтә? Койма биеклеге кар. Тагын кар ява, сукмак та күмелеп бетте. Социаль хезмәткәр эшләми димәдем, ул гына чистарта алырлык түгел», — диде Рузилә ханым.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100