Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайтарасы килә яныма» - Эльвира Фазлыева фаҗигале үлгән кызы турында җырлый

Алып баручы Эльвира Фазлыева Инстаграм битендә кызы Аидага багышлап иҗат иткән җырын тәкъдим итте.

news_top_970_100
«Кайтарасы килә яныма» - Эльвира Фазлыева фаҗигале үлгән кызы турында җырлый
Эльвира Фазлыеваның Инстаграм битеннән

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыеваның кызы былтыр яз фаҗигале вафат булды. Аида агач янында басып торган була, давыл чыгып, өстенә агач төшә. Табиблар кызны саклап кала алмыйлар.

«Кайвакыт дөньяда безнең белән кала торган бердәнбер нәрсә ул — хәтер. Җаныңның бер кисәге, иң кадерлең, иң яратканың истәлеге. Һәр нотада, һәр юлда, һәрбер хәрефтә син, кызым Аида. Ә син минем яратуым да, ярам да. Бу минем мәңгелек хисләрем, алар шушы җырда елларны узачак. Без тырыштык, нәни кызчыгым минем.

Текст: Айдар Минһаҗев

Музыка: Айдар Тимербаев.

Аранжировка: Марат Мухин.

Бу хезмәтегез өчен, тормышымның мөһим чорын хәтеремдә генә түгел, иҗатымда да сакларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә», — дип язган ул.

«Аидага дога булып барсын», «Аиданың урыны җәннәттә булсын! Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен, сеңелем», Еладым», «Бу кайгылар хакын икеләтә-өчләтә бәхет белән түләсен, Аллаһ», «Еламыйча тыңлап булмый. Бу җырда бөтен җан газабың чагыла. Аида безнең күңелләрдә», — дип яза инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100