Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы депутат Президент атамасына каршы тавыш биргән?

Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов Татарстандагы иң төп вазифаны «Президент» дип атауга каршы тавыш биргән.

news_top_970_100
Кайсы депутат Президент атамасына каршы тавыш биргән?
"Татар-информ" архивы

Бүген Дәүләт Думасы Россиядә төбәк хакимияте турындагы законны икенче укылышта кабул итте.

Закон проектын кабул итү өчен 332 депутат тавыш бирде, 87 парламентарий каршы чыкты, тагын икесе тыелып калды.

Президент атамасын юкка чыгару турындагы законга Татарстан депутатлары ничек тавыш биргән соң?

«Президент» атамасын бетерүгә каршы тавыш биргән депутатлар: Татьяна Ларионова, Рөстәм Кәлимуллин, Марат Нуриев, Айрат Фәррәхов, Азат Ягафаров, Артем Прокофьев.

«Президент» атамасын бетерүне яклап тавыш биргән депутатлар: Олег Морозов, Илдар Гыйльметдинов, Айдар Метшин, Әлфия Когогина, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев.

«Президент» атамасын бетерүгә каршы закон уңаеннан тавыш бирүдән катнашмаган депутатлар: Ирек Богуславский и Илья Вольфсон.

Артем Прокофьев — КПРФтан, калган депутатлар — «Бердәм Россия» партиясеннән. Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев — «парашютчылар», ягъни башка төбәкләрдән булып, Татарстан исемлегеннән сайланучылар. Хәзер инде Казан белән араларын аерган дип әйтеп булырлык тагын бер депутат бар — Олег Морозов. Калганнар — татарстанлылар.

9 ноябрь көнне, беренче укылышта тавыш бирү үзгәрәк булды. Айдар Метшин Президент атамасын үзгәртүгә каршы тавыш биргән иде.

Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров, Ирек Богуславский тавыш бирүдә катнашмады.

Олег Морозов, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев каршы тавыш бирделәр.

Шулай итеп, Азат Ягафаров Президент атамасы тарафдарына әйләнгән, Илдар Гыйльметдинов, Айдар Метшин, Әлфия Когогиналар, киресенчә, каршы тавыш биргәннәр.

— Катнашмадым, кирәк дип тапмадым, бу закон проектын карарга дип тавыш бирмәдем. Кемдер каршы тавыш бирде, кемдер яклады, кемдер катнашмады. Минем бу закон проектын яклыйсым килмәде, тавыш бирәсем килмәде, — диде Илдар Гыйльметдинов, үз позициягезне аңлатыгыз дигән сорауга. Сорауны «Сез Президент атамасына каршымыни?» дип тәгаенләдек. Ул барыбер бу сорауга туры җавап бирмәде — яклап тавыш бирмәгәнмен икән, димәк, каршы түгел дигән фикер әйткән иде Илдар Гыйльметдинов.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Клишас-Крашенинниковның «Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проектына бертавыштан каршы килеп, аның буенча 18 төзәтмә керткән иде. Шулар буенча Дәүләт Думасының профильле комитетында фикер алышу булды. Татарстан парламентының төзәтмәләрен тәкъдим итү эше Илдар Гыйльметдиновка йөкләнгән иде. Депутат төзәтмәләрнең берсе дә кабул ителмәвен әйтте.

«Интертат» журналистына Илдар Гыйльметдинов Президент атамасы яклы булуын, әмма аның юкка чыгуын куркыныч түгел дип санавын әйткән иде.

— Мин үзем ике куллап риза бит Президент атамасына. Тик Президент атамасы булмавы белән нәрсә үзгәрә? Республика җитәкчесе вәкаләтләре кимемәсен — шул турыда, киләчәк турында уйларга кирәк. Шушы закон безгә илне, республиканы нәтиҗәле алып барган җитәкчене өченче срокка калдырырга мөмкинлек бирә.

Президент атамасы булмаса да, башкортлар да эшли чит илләр белән, Чечня, башкалар да эшли. Инвестиция бер безгә генә килми бит, — диде ул.

Тавыш бирү күрсәткәнчә, Илдар Гыйльметдиновның бу сүзләре чынбарлыкка туры килми, ул Президент атамасына каршы булып чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100