Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Гыйльметдинов: «Президент атамасына кагылышлы төзәтмәне комитет якламады»

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Клишас-Крашенинниковның «Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проектына бертавыштан каршы килеп, аның буенча 18 төзәтмә керткән иде. Кичә алар буенча Дәүләт Думасының профильле комитетында фикер алышу булды.

news_top_970_100
Илдар Гыйльметдинов: «Президент атамасына кагылышлы төзәтмәне комитет якламады»

Искәртеп үтик, закон проекты беренче укылышта 9 ноябрьдә каралды, 9 декабрьдә икенче укылышка чыгарыла.

Татарстан депутатлары төзәтмәләре,  тәкъдим итү вәкаләте РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка бирелгән иде. Ул Татарстан парламентарийлары керткән 18 төзәтмәнең яртысы диярлек бер үк темага багышланганын искәртте. «Алар бер юнәлештә: Хөкүмәт структурасын төзү буенча вәкаләтләрне парламентта калдыруга кагылышлы», — диде. 

— Бу бирелгән законда Хөкүмәтне тулысынча — системасын, структурасын да республика башлыгы — президент билгели дип әйтелгән. Парламент үз ягыннан  «туктале, бездә дә бар иде бит ул вәкаләтләрнең бер өлеше, бездә калсын ул вәкаләтләр» дигән позициядә.

Минем үземнең фикерем: ул вәкаләтләр Президент ягында булырга тиеш. Бөтен ил буенча, федераль югарылыкта шулай ул. Хөкүмәтнең структурасын һәм системасын республика җитәкчесе расларга тиеш. Фикер алышу барышында, без Хөкүмәт системасын билгеләү төбәк җитәкчеләре кулында булу дөрес була дигән карарга килдек, ләкин барыбер тәртибе, формалашуы республика Конституциясендә күрсәтеләчәк, шуңа күрә парламент та бу эштә катнашачак. Беренче укылышта ук бу дөрес күрсәтелгән дип саныйм.

Иң принципиаль төзәтмә — Президент атамасына кагылышлы. Кызганыч, аны бездән башка беркем яклап чыкмады һәм кабул ителми торган төзәтмәләр рәтенә керттеләр. Беренче укылышта ничек кабул ителсә, шул килеш калдырдылар. 

Әле парламент карамады, ахыргы сүз пленар утырышта әйтеләчәк, анда төзәтмәләр таблицасы пленар утырышка чыгарыла, ләкин күп очракта, гадәттә, комитет фикере исәпкә алына. 9 нчы декабрьдә тагын бер тапкыр игътибарны җәлеп итәргә тырышачакбыз, — дип ышандырды.

Илдар Гыйльметдинов үзе Президент атамасы үзгәртелү әллә ни борчу тудырмас дип саный. 

— Мин үзем ике куллап риза бит Президент атамасына. Тик Президент атамасы булмавы белән нәрсә үзгәрә? Республика җитәкчесе вәкаләтләре кимемәсен — шул турыда, киләчәк турында уйларга кирәк. Шушы закон безгә илне, республиканы нәтиҗәле алып барган җитәкчене өченче срокка калдырырга мөмкинлек бирә.

Президент атамасы булмаса да, башкортлар да эшли чит илләр белән, Чечня, башкалар да эшли. Инвестиция бер безгә генә килми бит, — диде.

Калган тәкъдимнәр Президент атамасына кагылмый. «Алар я кабул ителделәр, я башка төрле редакциядә кабул итүне күздә тота, — диде Илдар Гыйльметдинов.

Финанс, мәгариф, сәламәтлек саклау министрлыклары башлыкларын билгеләп куюда федераль үзәк катнаша алуына бәйле төзәтмәгә килгәндә, депутат түбәндәгечә аңлатма бирде. 

— Ул күптәннән тармак законнарында шулай кабул ителгән, 5-6 ел эшләп киләләр, ул яңа норма түгел. Шушыннан алынган нормаларны болар кәгазьгә генә салып куйдылар. Алар элек тә бар иде, безнекеләр бит аны «алып ташлагыз» дип тәкъдим итми, ә биш позициядәге министрларны килешүләр аркылы раслыйк, дип әйтәләр. Федераль законнан тыш килешү төзик, шулар аркылы раслыйк, диләр. Ә монда килешү аркылы эшләүгә риза түгелләр, нәрсәгә кирәк федераль законнан тыш, өсте өстенә нәрсәгә кирәк, диләр. 

Безнең фикерне аңлап, төзәтмә булды: законда каралган шушы министрлар гына раслануга ризалык алачак, бүтән өстәмә рәвештә министрлыклар кермәячәк. Киләчәктә ниндидер өстәмәләр кертү бары тик федераль закон аркылы гына мөмкин. 

Бу норманың кыенлыгын күрмим. Ул бит инде практикада, ничә министрны килештереп куйдылар, бернинди каршылык, ыгы-зыгы килеп чыкмады.

Без дә бит территориябездәге федераль ведомство, структура җитәкчеләрен Татарстан җитәкчесе аркылы раслыйбыз. Ә алар 60 тан артык. Барысы да республика аркылы килештереп узалар. Алар да алайса, сезгә килештерергә бирмибез, дип әйтә алалар бит.

Алты юнәлешнең бишесе буенча парламент фикере ишетелде һәм исәпкә алынды. Безнең белән аерым эшләделәр, безне тыңладылар, без комитет утырышына кадәр белгечләр, юристлар белән шушы төзәтмәләр буенча күпме эш башкардык бит», — диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100